Сергей Дьяконов
Сергей Дьяконов | |
---|---|
Туган | 18 июль 1937 (87 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Яшәгән урын | Достоевски урамы[1] |
Әлма-матер | Казан милли тикшеренү технология университеты |
Балалар | Герман Дьяконов |
Гыйльми дәрәҗә: | фәннәр докторы[d] һәм техник фәннәр докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор |
Сергей Германович Дьяконов (1937 елның 18 июле, Казан, ССРБ) — техник фәннәр докторы, профессор[2]. Казан дәүләт технология университеты ректоры (1988—2007). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы (1991 елдан). ТАССРның һәм РСФСРның Атказанган фән һәм техника эшлеклесе.
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сергей Дьяконов 1937 елның 18 июлендә Казанда туган. Әтисе — Герман Константинович Дьяконов — техник фәннәр докторы, профессор. А. М. Бутлеров исемендәге Казан химия-технология институтының «Җылылык техникасының теоретик нигезләре» кафедрасына нигез салучы[3]. Әнисе — Нина Александровна — ветеринария фәннәре докторы, профессор. ТАССРның атказанган фән эшлеклесе[4].
1965 елда С. М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтына (КХТИ) укырга керә, аны 1960 елның июнендә тәмамлый. 1960 елда институт аспирантурасына укырга керә. 1963—1975 елларда — КХТИның җылылык техникасы кафедрасы ассистенты, доценты, профессоры. 1964 елда техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә, ә 1970 елда техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.
1975 елда КХТИның физика кафедрасы мөдире, 1979 елда — фәнни эш буенча проректор, ә 1983 елда — химия технологияләре процесслары һәм аппаратлары кафедрасы мөдире итеп билгеләнә. 1988 елда Казан химия-технология институты ректоры итеп сайлана. 1991 елдан — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы. 1996 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы президиумы әгъзасы, аннары Татарстан Республикасы Президентының фән һәм югары белем буенча киңәшчесе була. 2007 елда Герман Дьяконов югары уку йорты ректоры итеп сайлаганнан соң, ректор киңәшчесе була.
2017 елның 9 октябрендә Казан милли тикшеренү технология университетының гыйльми советы Сергей Дьяконовка университетның атказанган профессоры исемен бирә[5].
Гаилә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны — Дьяконова Роза Рәүф кызы — техник фәннәр кандидаты.
Улы — Герман Дьяконов — химия фәннәре докторы, профессор. Казан милли тикшеренү технология университеты ректоры (2007—2017).
Бүләкләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Россиянең югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе;
- ТАССРның Атказанган фән һәм техника эшлеклесе;
- РСФСРның Атказанган фән һәм техника эшлеклесе;
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2007).
Басмалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сергей Дьяконов 250дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 5 монография авторы булып тора.
- Подготовка инженера в реально-виртуальной среде опережающего обучения / Дьяконов Г.С., Жураковский В.М., Иванов В.Г., Кондратьев В.В., Кузнецов А.М., Нуриев Н.К. // Монография / Казань, 2009.
- Теоретические основы и моделирование процессов разделения веществ / Дьяконов С.Г., Елизаров В.И., Лаптев А.Г. // Казань, 1993.
- Сопряженное физическое и математическое моделирование промышленных аппаратов / Дьяконов С. Г., Елизаров В. И., Кафаров В. В. // Доклады Академии наук СССР. — 1985. — Т. 282. № 5. — С. 1195.
- Аналитическое уравнение состояния для углеводородов / Казанцев С. А., Клинов А. В., Дьяконов Г. С., Дьяконов С. Г. // Вестник Казанского технологического университета. — 2010. — № 1. — С. 17–21.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ бирелмәләр нигезе
- ↑ Дьяконов Сергей Германович.
- ↑ ТОТ история - Механический факультет КГТУ TOT history - Mechanical faculty KSTU.
- ↑ Захоронение - Кладбища Казани.
- ↑ Артем Кузнецов, Любовь Шебалова, Алексей Лучников. Герман Дьяконов: «Я был хорошим ректором, просто нажил много врагов...».
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе сайтында профиль
- Elibrary.ru сайтында басмалар 2019 елның 13 апрель көнендә архивланган.