Сергей Жаровның Дон казаклары хоры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Жаровның Дон казаклары хоры latin yazuında])

Сергей Жаровның Дон казаклары хоры (Серж Жаров, Серж Жарофф) дөньяда иң танылган хорларның берсе. 1920 нче елда барлыкка килгәннән бирле 60 еллап бу хор белән аңа нигез салучы Серж (Алексис) Жарофф, җитәкчелек итә.

Кереш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыл Армиядән качканнан соң, казаклар Константинополь янындагы Чиллингер качкыннар лагерена килеп эләгәләр. 1921 елда Серж Жарофф шунда үзенең Дон казаклары хорын оештыра. Башта хор үзләренең келәү җырларын гына башкара. Соңга таба концертлар да бирә башлый. Нәтиҗәдә хор Лемнос грек утравына күчеп китә. Анда ачык һавада үткәрелгән концертлар, бигрәк тә британнар арасында, бик популяр булалар. Тиздән казаклар диңгез юлы белән Бургас дигән болгар шәһәренә күчеп китәләр һәм хор чиркәү белән кушылып китә. Чиркәү бик ярлы булганлыктан, хорга түли алмый, шуңа күрә казаклар төрле эшләр башкарырга мәҗбүр булалар, хәтта фабрикада шырпы җитештерү белән дә шөгыльләнәләр.

София, Болгария[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Софиядә Оборона Министрлыгы карамагына тапшырылган чатырлар баракларга алмаштырыла. Бер бирелгән концерт 2$ керем алып килгән, ул вакытта якынча 4€, ә Софиядә кафедраль собор, 23 – 6 – 1923, әхлакый рухны күтәрү өчен келәү үткәргән. Бу кечкенә уңышка ирешүгә Монтаржи (Франция) фабрикасы директоры тәкъдиме ярдәм итә. Директорның хатыны рус була- алар ирле-хатынлы оркестрны үзләренең попечительлекләренә алалар. Алар атна буе эшлиләр, ә ял көннәрендә концертлар куялар. Әмма акча җитмәү сәбәпле, казаклар тиздән Венага килеп эләгәләр. Аларга анда хор эшчәнлеге белән кызыксынган халык берлеге ярдәм күрсәтә. Бу берлек Вена концерт бюросы директоры каршында концерт-тыңлаулар оештыра. Карар тиз кабул ителә: 4 – 7 – 1923 нче елда Хофбургта беренче концерт үтә. Әлеге концерт бик зур уңыш алып килә, директор алга таба да күп тапкырлар концертлар булыр дип вәгъдә итә. Нәтиҗәдә Жарофф 10 000 концертта дирижерлык иткән, хорның музыка дөньясында кабатланмас уңышы. 1930 нчы елда казаклар Америкага күчеп киләләр џәм 1936 нчы елда уртак церемония вакытында америка гражданлыгы алалар.

Икенче Бөтендөнья сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң хор Америка Кушма Штатларында сыеныр урын таба. Менеджер булып танылган импрессарио Сэл Юрок тора. Аннан соң бу вазифа 1953 нче елда Гамбургның Коллин Концерт дирекциясе тарафыннан алышынган Германиядәге Клара Эбнер кулына күчә. 1960 нчы елда Отто Хофнер хорны үз опекасына ала. Ул Серж Жароффның иң якын дустына әверелә. 1981 нче елның 20 нче мартында Серж Жарофф Америкада соңгы концерт серияләреннән соң үзенең хорын Отто Хофнерга тапшыра џәм нәтиҗәдә Джордж Маркитиш җитәкчелегендәге турнега рөхсәт бирә. Бу вакытта Хофнерга берүк артыгы кирәкми торган була.

Михаил Минский[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1985 нче елда Отто Хофнер Серж Жароффның солисты Михаил Минский белән контактка керүне эзли башлый. Михаил Минский 1948 нче елдан бирле Жарофф белән контактта була. Минский баритон-солист џәм хор дирижеры булара дан яулый. арофф вакытында ук ул хорны џәм аның традицияләрен саклап калу өчен күп көч куя. Жарофф ризалыгы белән Отто Хофнер Николай Гедда белән, кунак-солист итеп, турне оештыра. Турне бик зур уңыш алып килә, әмма Николай Гедданың көн саен чыгыш ясарга теләмәве, Михаил Минскийның авырып китүе нәтиҗәсендә Отто Хофнер хор җитәкләүне ташларга мәҗбүр була.

Ваня Хлибка[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аннан соң хор белән җитәкчелек итүне хорның яшь солисты Ваня Хлибка џәм Джордж Тимченко үз кулларына алалар. 2001 нче елда алар Отто Хофнердан хорга хокук алалар. Бүгенгесе көнгә кадәр дөньяның эре илләренең сәхнәләрендә концертлар бирелә.

Дирижерлык стиле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Серж Жарофф, үзенең рус замандашлары кебек, дирижерлык осталыгы белән аерылып тора. Ул кечкенә буйлы, шуңа өстәп, хор алдында селкенмичә дә диярлек басып тора. Үзенең башын, күзен, бармакларын гына селкетеп дирижерлык итә. Әгәр сәхнәдә казак биюе башкарылса, Жарофф беренче актларын гына дирижерлый, ә алга таба хор үзенчә эшли. Серж Жарофф турында түбәндәгеләрне язганнар: ул үзенең җырчыларын орган клавишалары кебек файдаланган. Бу күптән түгел төшерелгән фильмда бик әйбәт күрсәтелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Серж Жарофф дон казаклары хоры архивы
  • Хорлар, чиркәүләр һәм казаклар. ISBN 90-5383-57-9
  • Серж Жарофф дон казаклары хоры, бриллиант классика №8892, ДВД-фильм
  • Серж Жарофф дон казаклары хоры, ДВД-фильм, СЛАВА! № 2013, 2012
  • "Vierzig Don Kosaken erobern die Welt" Don Kosaken Chor Serge Jaroff 1921-291 ISBN13 9789081956895