Сергей Заһидуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Заһидуллин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сергей Заһидуллин
С.И. Заһидуллин.jpg
Туган телдә исем Сергей Илгиз улы Заһидуллин
Туган 16 май 1965(1965-05-16) (55 яшь)
Казакъ ССР, Алматы өлкәсе, Чилек районы, Кара-Кемир
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Әлма-матер Пирем хәрби ракета гаскәрләре институты[d]
Һөнәре хәрби, депутат, федераль инспектор
Җефет Лариса, икътисадчы
Балалар ике баласы: улы, кызы
Бүләк һәм премияләре 2нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
Хәрби дәрәҗә майор

Сергей Заһидуллин, Сергей Илгиз улы Заһидуллин (1965 елның 16 мае, Казакъ ССР, Алматы өлкәсе, Чилек районы, Кара-Кемир) — һөнәри хәрби, III чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты (1999-2003). РФ президентының Үзәк федераль бүлгедәге вәкиле аппаратының Мәскәү өлкәсендәге баш федераль инспекторы (2009 елдан).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1965 елның 16 маенда Казакъ ССР Алматы өлкәсе Чилек районы Кара-Кемир авылында татар гаиләсендә туган. Әтисе — хәрби әфисәр, әнисе — математика укытучысы. ССРБ ЭЭМ Пирем югары хәрби командирлар укуханәсен тәмамлаган (1986). Таллинда 7519нчы хәрби бүлектә взвод командиры, 1990 елдан Ленинградта 3526нчы хәрби бүлектә рота командиры булып хезмәт иткән. Майор дәрәҗәсендә Сумгаит, Таулы Карабах, Фәрганә, Көньяк һәм Төньяк Осетия кебек «кайнар нокталар»да була. 1993 елда хәрби хезмәттән китә, коммерция оешмаларында җитәкче вазифаларда була. 1999 елдан Ярыслау «Собос» ассоциациясе иҗтимагый берләшмәсе президенты. 1999 елның 19 декабрендә 189нчы Киров территориаль сайлау бүлгесеннән өченче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлауларда катнаша һәм, 86 499 тавыш (23, 56 %) җыеп, 17 көндәшен җиңеп чыга. Сайлау алды агитациясендә: террорга каршы «Гром» махсус бүлгесен җитәкләвен, хөкүмәт бүләкләре алуын, чечен мөһаҗирләре аның башы өчен 80 мең $ вәгъдә итүләрен әйтә. Икенче урында калган намзәт журналист А.И. Цветков, «Заһидуллинның әлеге мәгълүматлары ялган» дип, сайлау нәтиҗәләрен судка бирә, ләкин оттыра.

РФ Дәүләт Думасында регламент буенча комитет рәисе урынбасары, халыкара мөнәсәбәтләр комитеты рәисенең урынбасары, дәүләт бурычы һәм чит илләрдәге активлар буенча комиссия әгъзасы, РФ саклану һәм дәүләт куркынычсызлыгы өчен федераль бюджет тотылышын карау буенча комиссия әгъзасы, «Халык депутаты» депутатлар төркеме әгъзасы.

2003 елның ахырында үзен Ярыслау өлкәсе губернаторы вазифасына намзәт итеп күрсәтә һәм 68 715 тавыш (10, 35%) җыя, җиңгән А. И. Лисицын 478  701 тавыш (73,2%) җыйган. Суд бу юлы Заһидуллинның дәгъвасын кире кага. 189нчы Киров территориаль сайлау бүлгесеннән дүртенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлауларда катнаша һәм, 42 582 тавыш (13, 07%) җыеп, өченче урынны ала.

2003 елның 31 декабрендә депутат вәкаләтләре беткәч, дәүләт хезмәте резервына күчерелә. 2004 елда РФ суд приставлары федераль хезмәтенең судларның тиешле тәртиптә эшчәнлек алып баруын тәэмин итүне оештыру идарәсе башлыгы. 2009 елдан РФ президентының Үзәк федераль бүлгедәге вәкиле аппаратының Мәскәү өлкәсендәге баш федераль инстпекторы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Лариса, Ярыслау университетын тәмамлаган икътисадчы, улы һәм кызы бар.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]