Сергей Казаков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Казаков latin yazuında])
Сергей Казаков
Туган 6 август 1873(1873-08-06)
Рыбинск, Ярыслау гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 21 август 1936(1936-08-21) (63 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
РСФСР[d]
 СССР
Әлма-матер Мәскәү университетының физика-математика факультеты[d]
Һөнәре йолдызбелгеч
Эш бирүче Мәскәү император университеты[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты

Сергей Алексеевич Казаков (1873 елның 24 июле (6 августы), Рыбинск, Ярославль губернасы, Россия империясе1936 елның 21 августы, Мәскәү, ССРБ) — Россия һәм совет астрономы, Мәскәү дәүләт университеты профессоры.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сергей Казаков Рыбинск шәһәр идарәсе хезмәткәре гаиләсендә туган. 1883 елдан Рыбинск классик гимназиясендә укый, аны алтын медаль белән тәмамлый. 1891 елда Мәскәү университетының физика-математика факультетына укырга керә, аны 1895 елда тәмамлый. Профессор дәрәҗәсенә әзерлек өчен анда калган.

1900 елның 3 февраленнән университетта приват-доцент буларак укыта. 1904 елда ул Берлин исәпләү институтына стажировкага бара, нәтиҗәдә, кайтканнан соң, «Планета һәм комета орбитларын исәпләү һәм төзәтү» дигән махсус курс укый башлый (1920 елдан ул «Исәпләү техникасы һәм интерполирование» дип атала башлый)[1]. 1915 елның 11 мартыннан — университет обсерваториясенең өлкән ассистенты; 1918 елның 1 октябреннән — профессор, әмма 1917 елда тәкъдим ителгән «1904 I кометасы орбитасы» дисссертациясе гыйльми дәрәҗә юкка чыгару нәтиҗәсендә якланмаган[2]. Сергей Казаков университетта аңа Павел Штернберг тапшырган күк механикасы курсын укыган[1].

1920 елдан соң Сергей Казаков Мәскәү дәүләт университеты физика-математика факультетының астрономия кафедрасы мөдире була, I-МДУ астрономия һәм геодезия фәнни-тикшеренү институтында эшли, астрономия буенча фән комиссиясе рәисе була, ике ел дәвамында (1927 һәм 1928) МДУ физика-математика факультеты деканы вазыйфасын башкара.

Теоретик астрономия һәм астрометрия өлкәсендә эшли. Кометалар һәм планеталар орбиталарын билгеләү һәм төзәтү теориясе белән шөгыльләнә. 1904 I, 1907 III кометалар орбитларын һәм 1922 елга Перрайнның 1896 VII вакытлы кометасы элементларын исәпләп чыгара. Күк-механик өч җисем бурычында төп дифференциаль тигезләмәләрне интеграцияләү мәсьәләсен өйрәнә. 1914—1930 елларда зенит зонасында (50° тан 55° кадәр төньяк авышлык) йолдызларның урнашуын меридиан түгәрәктә билгели[3].

Механика-математика факультетының космогония һәм күк механикасы кафедрасы мөдире (1935—1936).

«Теоретик астрономия нигезләре» (1913) һәм «Сфера астрономиясе курсы» (1935) дәреслекләрен язган.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «О методе изменения произвольных постоянных». Моск. астроном. обсерват., 1908, 41с.
  • «Sur la rectification des orbites cometaires»// Bulletin Astronomique, vol. 31, 1914
  • Determination de l’orbite definitive de la comete 1904, I, «Annales de l’observatoire astronomique de Moscou», ser. II, vol. VIII, 1925
  • «Основы теоретической астрономии. [Курс лекций]». М., Шафаревич, 1913, 152с. (Изд. литогр.)
  • Tables auxiliaires pour la riductioa des cliches photographique, там же, 1929, v. 8. Appendices
  • «Курс сферической астрономии». М.-Л., ОНТИ, 1935, 313с.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Лёвшин Л. В. Деканы физического факультета Московского университета. Архивированная копия. әлеге чыганактан 2011-04-18 архивланды. 2021-11-18 тикшерелгән.
  2. Персоналии Астрономической обсерватории Московского университета и ГАИШ
  3. Астрономия в СССР за сорок лет (1917—1957). — М., Физматгиз, 1960.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Колчинский И.Г., Корсунь А.А., Родригес М.Г. Астрономы: Биографический справочник. — 2-е изд., перераб. и доп. — Киев: Наукова думка, 1986. — 512 с.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]