Сергей Князев
Сергей Князев | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Сергей Лев улы Князев |
Туган | 12 сентябрь 1908 Дон гаскәре өлкәсе, Беренче Дон округы, Нижне-Курмоярская станицасы |
Үлгән | 31 декабрь 2002 (94 яшь) Казан |
Күмү урыны | Арча зираты |
Яшәгән урын | Большая Красная улица, 57А[d], Казан[1] |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() ![]() ![]() |
Әлма-матер | Грозный дәүләт нефть техника университеты |
Һөнәре | инженер-төзүче |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Җефет | I-? II Галина |
Балалар | улы Андрей |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() |
Сергей Князев, Сергей Лев улы Князев (рус. Князев Сергей Львович) (1908 елның 12 сентябре, Нижне-Курмоярская[2], Дон Гаскәре өлкәсе — 2002 елның 31 декабре, Казан) — фирка һәм хуҗалык эшлеклесе, КПССның Чечен-Ингуш өлкә комитетының нефть эшкәртү сәнәгате буенча сәркатибе (1942-1944), КПССның Татарстан өлкә комитетының нефть сәнәгате бүлеге мөдире (1949-1954), сәнәгать буенча сәркатибе (1956-1960), өлкә комитеты сәркатибе (1963-1974), Татарстан Совнархозы рәисе (1960-1963). Казанның шәрәфле ватандашы. 1949-1960 елларда Татарстан АССРның «баш нефтьчесе».
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1908 елның 12 сентябрендә Дон гаскәре өлкәсе (хәзерге Ростов өлкәсе Цимлянск районы) Нижне-Курмоярская станицасында туган. Грозный нефть институтын (хәзер Грозный нефть университеты) тәмамлаган (1940). 1929-1934 елларда Ерак Көнчыгышта Кызыл гаскәрдә подводник булып хезмәт иткән.
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1927-1929 елларда 3нче санлы Грозный нефть эшкәртү заводында эшче.
1942-1944 елларда Чечен-Ингуш АССРда: КПССның Чечен-Ингуш өлкә комитетының нефть эшкәртү сәнәгате буенча сәркатибе; 1944 елда Чечен-Ингуш АССР бетерелгәч, КПССның Грозный өлкә комитеты сәркатибе урынбасары.
1949-1960 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетының нефть сәнәгате бүлеге мөдире, сәнәгать буенча сәркатибе, өлкә комитеты сәркатибе — Татарстан АССРның «баш нефтьчесе».
1960-1963 елларда Татарстан Совнархозы рәисе.
1963-1974 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты сәркатибе.
ТАССР Югары шурасы (1951-1975 елларда), ССРБ Югары шурасы (1962-1966 елларда) депутаты.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Октябрь Инкыйлабы ордены
- Дүрт Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- Хөрмәт Билгесе ордены
- Казанның шәрәфле ватандашы
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ https://jitely.info/kazan/
- ↑ Цимлянск ГЭСы төзелү сәбәпле, су басу зонасына эләккән.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- Нефть Татарии: страницы истории / С. Л. Князев. - Казань :Татар. кн. изд-во, 1981.
- Нефть и газ республики Татарстан : сб. документов, цифр и материалов: в 3 т. / С. Л. Князев, Н. С. Гатиятуллин, Г. П. Абражеев. - Москва : Недра, 1993. ISBN 5-247-03422-8 (т. 1), ISBN 5-247-03436-8 (т. 2), ISBN 5-247-03444-9 (т. 3)
- Б. Ф. Султанбеков. Нефть-дело всей его жизни.
- Строители нефтяного края. Казань: Слово, 2008. ISBN 978-5-98356-068-0
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Князев Сергей Львович (1908-2002). «Республика Татарстан» (газета), № 1 (24817), 01.01.2003
- С.Л. Князев некрологы «Память и надежда» сайтында
- Б. Султанбеков. Нефть — дело всей его жизни. БИЗНЕС Online, 11.02.2017
- С. Князев: «Я не в восторге от своей комиссарской должности»(үле сылтама)
- Две жизни Сергея Князева. «Гасырлар авазы» (журнал), 2007, № 1. 2012 елның 18 апрель көнендә архивланган.
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 12 сентябрь көнне туганнар
- 1908 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Ростов өлкәсендә туганнар
- 31 декабрь көнне вафатлар
- 2002 елда вафатлар
- Казанда вафатлар
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Октябрь Инкыйлабы ордены кавалерлары
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- Грозный нефть университетын тәмамлаучылар
- Шәхесләр:Татарстан
- ССРБ Югары Шурасы депутатлары
- Казанның шәрәфле ватандашлары