Эчтәлеккә күчү

Сергей Когогин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Когогин latin yazuında])
Сергей Когогин
Туган телдә исем Сергей Анатолий улы Когогин
Туган 16 ноябрь 1957(1957-11-16) (67 яшь)
Олы Клүчә авылы, Яшел Үзән районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Кече Кызыл урам, Казан[1]
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре сәнәгатьче, дәүләт эшлеклесе
Җефет Әлфия Гомәр кызы
Бүләк һәм премияләре Дуслык ордены«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале - 2022
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре нәмзәте[d]

 Сергей Когогин Викиҗыентыкта

Сергей Анатолий улы Когогин (16 ноябрь, 1957, Олы Клүчә авылы, Яшел Үзән районы, Татарстан АССР) — Россия сәнәгатьчесе һәм дәүләт эшлеклесе.

2002 елның 26 апреленнән бирле "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры.

Чаллы шәһәренең шәрәфле ватандашы (2002).

Урта мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлагач, Казан авиация техникумына укырга керә һәм аны 1977 елда тәмамлый. 1982 елга кадәр Казан дәүләт университетының физика факультетында укый, радиофизик белгечлеге ала, 1988 елда Банк мәктәбен тәмамлый.

Хезмәт юлын 1976 елда Казан мотор төзү заводында фрезерчы буларак башлый. Казан дәүләт университетын тәмамлагач, Яшел Үзән машина төзелеше заводында эшли һәм биредә мөһәндистән директор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. 1990-1994 елларда Яшел Үзән машина заводы директоры.

1999 елның 30 июненнән  — "КАМАЗ" ААҖ директорлар шурасы әгъзасы. 2002 елның 26 апреленнән — "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры.

2009 елның ноябрендә "АВТОВАЗ" ААҖ директорлар шурасы составына кертелде.

"Коммерсантъ" газетасы рейтингында 2010 ел нәтиҗәләре буенча "Машина төзелеше" номинациясендә беренче урынны ала.

Дәүләт эшчәнлеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1994-1999 елларда — Яшел Үзән районы администрациясе башлыгы.

1999-2002 елларда — Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, икътисад һәм сәнәгать министры.

2004-2009 елларда — Татарстан Республикасы Дәүләт шурасы депутаты.

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе [2]

Өйләнгән, ике ир баласы һәм бер кызы бар (кечесе Максим 2009 елда туды). Хатыны Когогина Әлфия Гомәр кызы — РФ Дәүләт Думасы депутаты.

Бүләкләре, шәрәфле дәрәҗәләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәхси мал-мөлкәте

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Финанс" журналы мәгълүматлары буенча, 2010 елда Россия миллиардерлары арасында 3,3 млрд. сумлык шәхси мал-мөлкәте белән 493 нче урында булган.

Халыкара санкцияләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2022 елның апрелендә Бөекбритания Когогинга каршы, «Кремльгә якын булудан табыш алучы» буларак, аның хакимияткә аффиляцияләнгән КамАЗ ГАҖ предприятиесенең генераль директоры роле аша санкцияләр керткән, моннан тыш «Камаз Россия хәрбиләре куллана торган авыр транспорт чараларын җитештерә»[3][4].

2022 елның 6 маенда Канаданың[5], 2022 елның 28 июнендә АКШның[6][7]. санкцион исемлекләренә кертелгән.

2025 елның 20 маенда Евросоюз илләренең санкцияләр исемлегенә «РФ Кораллы көчләре тарафыннан кулланыла торган КамАЗ-5350, КАМАЗ-6350 һәм КАМАЗ-6560 автомобильләрен җитештерүче» компания директоры буларак кертелгән[8][9].

Япония[10], Австралия, Украина[11] һәм Яңа Зеландия[12].санкцион исемлекләрендә тора.

2025 елның маенда Европа Берлегенең яңа чикләүләр җыелмасына да кергән.

  1. https://jitely.info/kazan
  2. 2,0 2,1 Миңнеханов Когогинны «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләде. Татар-информ, 18.11.2022
  3. Великобритания ввела санкции против Михельсона, Кантора, Дюкова, Акимова, Когогина, Сбербанка, МКБ. әлеге чыганактан 2023-02-12 архивланды. 2025-05-21 тикшерелгән.
  4. The UK Sanctions List.
  5. Global Affairs Canada (2022-02-04). Sanctions – Russian invasion of Ukraine.
  6. U.S. Treasury Sanctions Nearly 100 Targets in Putin’s War Machine, Prohibits Russian Gold Imports.
  7. США расширили санкционный список по России (2022-06-28).
  8. ЕС в рамках 17-го пакета антироссийских санкций ввел ограничения в отношении 17 физлиц и 58 юрлиц (2025-05-20).
  9. Council Implementing Regulation (EU) 2025/933 of 20 May 2025 implementing Regulation (EU) No 269/2014 concerning restrictive measures in respect of actions undermining or threatening the territorial integrity, sovereignty and independence of Ukraine (20 May 2025).
  10. Япония расширила санкции против России, запретив экспорт вакцин и медоборудования (2023-01-27).
  11. КОГОГИН Сергей Анатольевич - биография, досье, активы | Война и санкции. әлеге чыганактан 2023-01-27 архивланды. 2025-05-21 тикшерелгән.
  12. PEP: Когогин Сергей Анатольевич, Общероссийский Народный фронт, сопредседатель центрального штаба.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]