Сергей Колесов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Колесов latin yazuında])
Сергей Колесов
Туган 24 ноябрь 1950(1950-11-24) (72 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре химик, университет профессоры
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Сергей Колесов (24 ноябрь 1950 ел) — химик. Химия фәннәре докторы (1985), профессор (1990). Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (2004). Россия Федерациясенең мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (2013).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сергей Викторович Колесов 1950 елның 24 ноябрендә Уфада туа. 1973 елда Башкорт дәүләт университетының химия факультетын тәмамлый һәм шунда укыта башлый. Башкорт дәүләт университетының югары молекуляр берләшмәләр кафедрасы каршындагы аспирантурада укый.

1977 елда «Исследование влияния некоторых металлсодержащих соединений на термораспад поливинилхлорида» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

1984 елда «Химическая стабилизация полимеров винилхлорида» темасына докторлык диссертациясе яклый. 1990 елда профессор исемен ала.

1985 елдан әлеге көнгә кадәр Башкорт дәүләт университетының Югары молекуляр берләшмәләр кафедрасы штатында эшли (2004 елдан 2011 елга кадәр — кафедра мөдире)[1].

2002 елдан хәзерге Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Органик химия институтының лаборатория, 2011 елдан — полимерлар бүлеге мөдире. БДУ-да Д 002.004.01 (ИОХ УНЦ РАН) һәм Д 212.013.10 диссертация советлары әгъзасы булып тора. 15 фән кандидатын һәм 3 фән докторын әзерләгән.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни хезмәтләре галоидлы полимерларның һәм полимер катнашмаларының таркалуы һәм стабильләшүе, комплекслы‑радикаль полимерлашу проблемаларына багышланган. Колесов тарафыннан полимерларның химик стабильләштерү концепциясе төзелгән; аның катнашлыгында җиңел, электротехника һ.б. сәнәгать тармаклары өчен поливинилхлорид нигезендә материаллар, кече габаритлы турбулент реакторларны файдаланып химия һәм нефтехимия продуктларын (дихлорэтан, хлорлы этил,алкилбензин) синтезлау технологияләре уйлап табылган, алар "Каустик" ЯАҖ‑нда, "Салаватнефтеоргсинтез" ААҖ‑ндә кертелгән, сынаулар Яңа Уфа НЭЗ‑ында үтә торган.

Төп басмалар исемлегендә 460‑тан артык фәнни хезмәт һәм 69 уйлап табу авторы, шул исәптән 4 монография, рецензияләнгән журналларда 296 мәкәлә.

Россия һәм Башкортстан предприятиеләрендә кертелгән 13 уйлап табуы бар.[1].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (2004)
  • Россия Федерациясенең мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (2013)
  • С.Р. Рафиков исемендәге премия лауреаты (2009).
  • ССРБ ВДНХ-ның алтын һәм көмеш медальләре
  • «Соросов профессоры» исеменә лаек була
  • РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы (2010)

Мөһим хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Старение и стабилизация полимеров на основе винилхлорида. М., 1982 (автордашлар);
  • Degradation and Stabilization of Vinilchloride Based Polimers. Oxford, 1988 (автордашлар).
    • Монография К.С.Минскер, С.В.Колесов, Г.Е. Заиков «Старение и стабилизация полимеров на основе винилхлорида.» М.: Наука.1982 .
    • Монография K.S. Minsker, S.V. Kolesov, G.E..Zaikov «Degradation & Stabilization of Vinylchloride Based Polymers». London: PergamonPress. 1988.
    • Монография В.И.Манушин, К.С.Никольский, К.С.Минскер, С.В.Колесов. «Целлюлоза. Сложные эфиры целлюлозы и пластические массы на их основе». Владимир: ОАО НПО «Полимерсинтез». 2002 (2-ое изд.)
    • С.В. Колесов, Е.И. Кулиш, А.Е. Чалых. Смешение полимеров. Аспект термостабильности. В кн. Синтез и модификация полимеров. Панорама современной химии России. М.: Химия. 2003.

2010 елдан алынган грантлар һәм проектларның отышлы конкурслары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • НТП РФ «Развитие научного потенциала высшей школы» на 2008-2012 г.г. Проект «Исследование физико-химических основ создания физиологически активных полимерных материалов медицинского назначения на основе полимеров природного происхождения» (БашГУ) Статус – научный руководитель (до 2010 г.).
    • Программа ОХНМ РАН «Создание научных основ экологически безопасных и ресурсосберегающих химико-технологических процессов» 2011 г.. Проект «Научные основы приготовления высокоактивных катализаторов типа Циглера-Натта для синтеза полимерных материалов с новым комплексом свойств ». Статус — научный руководитель.
    • Программа Президиума РАН «Фундаментальные науки — медицине». Проект 2011 г. «Применение хитозановых материалов в хирургии трофических и вялотекущих ран». Научный руководитель.
    • ФЦП «Научные и научно-педагогические кадры инновационной России». ГК № 02.740.11.0648 от 29.03.2010 г. Проект «Разработка новых подходов к изучению механизмов цепной ионно-координационной, комплексно-радикальной и ступенчатой электрофильной полимеризации, управлению структурой и свойствами полимеров, созданию на их основе наукоемких материалов и инновационных технологий и подготовка научно-педагогических кадров, специализированных в этой области » на 2010-2012 г.г.
    • ФЦП «Научные и научно-педагогические кадры инновационной России». Соглашение 8444 от 31.08.12 г. Проект «Теоретическое и экспериментальное исследование процесса радикально-координационной полимеризации и ее синтетического потенциала в процессах получения функциональных полимеров» на 2010-2013 г.г. Научный руководитель.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Колесов С.В.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Газпром нефтехим Салават»

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Колесов Сергей Викторович // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.