Сергей Лавров (1950)
Сергей Виктор улы Лавров | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Серге́й Ви́кторович Лавро́в |
Туган | 21 март 1950 (75 яшь) Мәскәү, ССРБ |
Ватандашлыгы | Россия |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты һәм 1414 санлы мәктәп[d] |
Һөнәре | дәүләт эшлеклесе, Чит ил эшләре министры (2004 елдан) |
Эш бирүче | Россия Федерациясе чит ил эшләре министрлыгы[1] |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Бердәм Русия |
Җефет | Мария Лаврова[d] |
Балалар | Екатерина Сергеевна Лаврова[d] |
![]() | |
Сергей Виктор улы Лавров (рус. Серге́й Ви́кторович Лавро́в; 21 март, 1950 , Мәскәү, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе, Россия Федерациясе Чит ил эшләре министры (2004 елдан), Россия Иминлек Шурасының даими әгъзасы. Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илче. Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы (2020).
Тәрҗемәи хәл
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1950 елда Мәскәүдә туган. Әтисе — Тбилисилы әрмән (Калантаров), әнисе — рус.
1972 елда Халыкара мөнәсәбәтләр буенча Мәскәү дәүләт институтын (МГИМО) тәмамлаган.
Инглиз, француз һәм сингал (Шри-Ланка) телен белә.
1972-1976 елда Шри-Ланкада ССРБ илчелегендә стажер булып эшләгән.
1981-1988 — БМОда ССРБ даими вәкиллегенең олы киңәшчесе һәм беренче сәркәтибе булып эшләгән.
1994-2004 елларда БМОда Россия Федерациясенең даими вәкиле.
2004 елдан — Россиянең Чит ил эшләре министры.
Россия Чит ил эшләре министры Сергей Лавров белән АКШ Дәүләт сәркәтибе Джон Керри авыр сөйләшүләр нәтиҗәсендә 2013 елның 14 сентябрендә Сүрия турында (химик коралны юк итү) килешүне төзиләр.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2020 ― Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы[2]
- 2025 ― Изге апостол Андрей Первозванный ордены (Россия Федерациясе) ― Ватан алдындагы зур казанышлары, Россия Федерациясенең тышкы сәяси курсын эшләүгә һәм гамәлгә ашыруга зур өлеше, күпьеллык нәтиҗәле дәүләт эшчәнлеге өчен[3]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Dramática jornada en Kiev: ya son los 198 civiles ucranianos muertos tras el ataque ruso
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 17.03.2020 № 186 ∙ Официальное опубликование правовых актов ∙ Официальный интернет-портал правовой информации.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 21 марта 2025 года № 160 «О награждении орденом Святого апостола Андрея Первозванного Лаврова С.В.»
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 21 март көнне туганнар
- 1950 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Россия дипломатлары
- Россия Федерациясе хөкүмәте министрлары
- Бердәм Россия фиркасе әгъзалары
- Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманнары
- Шәхесләр:Украинадагы низаг аркасында шәхси санкцияләргә дучар булганнары
- Изге апостол Андрей Первозванный ордены (Россия Федерациясе) кавалерлары