Сергей Мерзляков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Мерзляков latin yazuında])
Сергей Мерзляков
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Сергей Макарович Мерзляков

Туу датасы:

4 октябрь 1896(1896-10-04)

Туу җире:

РИ, Вятка губернасы, Сарапул өязе, Починок

Үлем датасы:

20 сентябрь 1960(1960-09-20) (63 яшь)

Үлем җире:

СССР, БССР, Минск

Һөнәре:

драматург, режиссер, театр директоры

Гражданлыгы:

Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР

Активлык еллары:

1935 — 1960

Сергей Мерзляков, Сергей Макар улы Мерзляков (рус. Сергей Макарович Мерзляков, 1896 елның 22 сентябре (4 октябре), РИ, Вятка губернасы, Сарапул өязе, Староникольский1960 елның 20 сентябре, СССР, БССР, Минск) ― театр эшлеклесе, режиссер-педагог, рәссам-сценограф, театр курчаклары конструкторы-механигы. Өч профессиональ курчак театрына: «Әкият» Татар дәүләт курчак театрына (1934), Чуаш дәүләт курчак театрына (1945), Белоруссия дәүләт эстрадасы курчак театрына (1954) нигез салучы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1896 елның 22 сентябрендә (4 октябрендә) Вятка губернасы Сарапул өязе (хәзерге Татарстанның Әгерҗе районы) Починок (Староникольский) авылында туган. Алабуга реаль училищесын һәм, читтән торып, СССР халык артисты С. В. Образцов җитәкчелегендәге курчак театры режиссерларының курсларын тәмамлаган[1].

Бөек Ватан сугышы вакытында госпитальдә, уку һәм төзелеш хәрби частьләрендә хезмәт иткән[2].

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан (1934 елдан), Киров (1939―1944), Чабаксар (1945 елдан) һәм Минск (1952―1960) шәһәрләрендәге театрларда эшли.

1934 елның августында Казанда, ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты секретариатының 1933 елның 15 мартындагы карары нигезендә, Сергей Макарович Мерзляков җитәкчелегендә Дәүләт интернациональ курчак театры (хәзерге Татар дәүләт «Әкият» курчак театры) ачыла.

1939 елдан Киров курчак театрында (хәзерге А. Н. Афанасьев исемендәге Киров курчак театры) эшли.

1945 елның 15 апреленнән Чуаш курчак театрының беренче директоры һәм сәнгать җитәкчесе була [3].

1948―1950 елларда ― Чуаш дәүләт филармониясе директоры.

Чуаш курчак театрында 50 дән артык спектакльне сәхнәгә куя («Бәхеткә юл», «Каштанка», «Конек–Горбунок» (1951), «Өч дус кыз» (1945) һ. б. спектакльләр) [4].

1952―1960 елларда ― Белоруссия дәүләт эстрадасы курчак театры (Минск) җитәкчесе.

Киносценарийлар, пьесалар, әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр, мәсәлләр авторы.

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1952 ― «Павлинка» («Беларусьфильм» студиясе)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]