Сергей Миронов
Күренеш
| Сергей Миронов | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | Сергей Михаил улы Миронов |
| Туган | 14 февраль 1953 (73 яшь) Пушкин, Ленинград, ССРБ |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Санкт-Петербург дәүләт тау университеты, Бөек Пётр исемендәге Санкт-Петербург политехник университеты, Россия дәүләт хезмәте академиясе[d], Санкт-Петербург дәүләт университетының юридик факультеты[d] һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты |
| Һөнәре | сәясәтче, дәүләт эшлеклесе |
| Сәяси фирка | Гадел Русия һәм Русия тормыш фиркасе[d] |
| Хәрби дәрәҗә | өлкән сержант[d] |
Сергей Михаил улы Миронов (рус. Сергей Михайлович Миронов) — Россия сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, Россия Федерация Шурасы рәисе (2001—2011), 5 чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты. «Гадел Россия» фиркасе рәисе (2006—2011).
Пушкин шәһәрендә туа. 410 номерлы урта мәктәпне тәмамлый. 1969 елда Индустриаль техникумга керә. 1971-1973 елларда хәрби хезмәт үти. 1974 елда Плеханов исемендәге Ленинград таулы институтына керә.
1994 елда Санкт-Петербург парламентына сайлана. 2001 елдан Россия Федерация Шурасын җитәкли.
2011 елда Сергей Миронов «Бердәм Россия»гә карата яңгыраткан сәяси тәнкыйть өчен шактый үзе тәнкыйтьләнә[1]. 18 майда Петербург думасы аны урыныннан ала[2]. Шуннан аның эшчәнлеге актив опозицион булып билгеләнә.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сергей Миронов сайты (рус.)