Сергей Михеев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Михеев latin yazuında])
Сергей Михеев
Туган 22 декабрь 1938(1938-12-22) (85 яшь)
Хабаровск, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү авиация институты[d]
Һөнәре авиация инженеры
Эш бирүче Камов[d]
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d] (1984)
Гыйльми исем: РФА академигы[d]

Сергей Викторович Михеев (1938 елның 22 декабре, Хабаровск, ССРБ) — совет һәм Россия авиаконструкторы, «Камов» ААҖ генераль конструкторы. Техник фәннәр докторы (1984), РФА академигы (2011). Россия Федерациясе Каһарманы (1997), Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2009). Ленин премиясе һәм Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сергей Михеев 1938 елның 22 декабрендә Хабаровскта туа. 1956 елда Мәскәү авиация институтының (МАИ) авиация техникасы факультетына укырга керә[1]. 1962 елда МАИны тәмамлый һәм Ухтом боралак заводында (хәзер «Камов» ААҖ) инженер-конструктор булып эшли башлый.

1974 елда Николай Камов вафатыннан соң Ухтом боралак заводының баш конструкторы,1987 елда Н. И. Камов исемендәге боралак фәнни-техник комплексы генераль конструкторы була. 1994 елда «Камов» ААҖ президенты һәм генераль конструкторы була.

Сергей Михеев җитәкчелегендә «Камов» КБда түбәндәге җиңел хәрби боралаклар төзелә: көймәгә каршы / эзләү-коткару Ка-27, хәрби-транспорт Ка-29, радиолокацион күзәтче Ка-31, хәрби һөҗүм итүче Ка-50 «Кара акула» һәм Ка-52 «Аллигатор», күпмаксатлы Ка-60, шулай ук гражданлык боралаклар — күпмаксатлы Ка-32 һәм аның модификацияләре, җиңел күпмаксатлы Ка-226, пилотсыз Ка-37 һәм Ка-137.

1997 елның 22 августында Россия Федерациясе Президенты указы белән Сергей Викторович Михеевка Россия Федерациясе Каһарманы исеме бирелә[2].

2000 елның 26 маенда Россия фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана (Машина төзелеше, механика һәм идарә итү процесслары проблемалары бүлеге)[3].

2011 елның 22 декабрендә РФА хакыйкый әгъзасы итеп сайлана (Энергетика, машина төзелеше, механика һәм идарә итү процесслары бүлеге).[3]

Халыкара боралак ассоциациясе, Россия, Аурупа һәм АКШ боралак җәмгыятьләре әгъзасы.

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990—1993 елларда — РСФСР/РФ халык депутаты («Россия коммунистлары», «Сәнәгать берлеге» депутат төркемнәре), транспорт, элемтә һәм информатика буенча Югары Совет комиссиясе әгъзасы.

1993—1994 елларда — Россия Хөкүмәте каршындагы сәнәгать сәясәте советы әгъзасы.

1997 елдан — Россия Федерациясе Иминлек Советы каршындагы фәнни совет әгъзасы, оборона-сәнәгать комплексы проблемалары буенча Россия Федерациясе Иминлек Советының ведомствоара комиссиясе әгъзасы[4].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациясе Каһарманы (1997);
  • Ленин ордены;
  • Октябрь Инкыйлабы ордены;
  • Ленин премиясе (1982);
  • Россия Федерациясе Дәүләт премиясе (1996) — бер урынлы Ка-50 хәрби боралагын булдыру һәм серияле җитештерүгә керткән өчен;
  • Россия Фәннәр академиясенең А. Н. Туполев исемендәге премиясе (1997) — хәрби һәм граждан боралакларын булдыру буенча фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре комплексы өчен[5].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Михеев Сергей Викторович 2013 елның 8 март көнендә архивланган. на сайте клуба выпускников МАИ
  2. Указ Президента РФ от 22 августа 1997 года № 912 «О присвоении звания Героя Российской Федерации Михееву С. В.». 2020-02-08 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 Михеев Сергей Викторович на ИС АРАН
  4. Михеев, Сергей Викторович // Большая русская биографическая энциклопедия (электронное издание). — Версия 3.0. — М.: Бизнессофт, ИДДК, 2007.
  5. Премия имени А. Н. Туполева

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]