Сергей Руденко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Руденко latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сергей Руденко
Сергей Иванович Руденко.jpg
Туган 29 гыйнвар 1885(1885-01-29)
Харкау, Русия империясе
Үлгән 16 июль 1969(1969-07-16) (84 яшь)
Питырбур, РСФСҖ, ССҖБ
Күмү урыны Шувалов зираты[d]
Ватандашлыгы Русия империясе
Flag of the Soviet Union (1924–1955).svg ССҖБ
Әлма-матер Питырбур дәүләт университеты
Һөнәре антрополог, археолог, тарихкача дәверне өйрәнүче
Эш бирүче Питырбур дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Сергей Иван улы Руденко (укр. Сергí́й Іва́нович Руде́нко, 29 гыйнвар 1885 — 16 июль 1969) — галим-археолог, антрополог, этнолог һәм гидролог. «Башкиры. Историко-этнографические очерки» монографиясе (1955) авторы.

Югары мәктәп укытучысы. География магистры (1917), техник фәннәре докторы (1945), профессор (1919), Русия география җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы (1911), Париж антропология җәмгыяте әгъзасы (1914). «Мактау Билгесе» ордены кавалеры (1954).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сергей Иван улы Руденко 1885 елның 29 гыйнварында Харьков шәһәрендә туган, Уралда үскән.

19041910 елларда Санкт-Петербург университеты физика-математика факультетының табигый бүлеге студенты. Укуын уңышлы тәмамлагач, аны университетта профессор дәрәҗәсенә әзерләү өчен калдыралар.

1906 һәм 1907 елларда Башкортстан буйлап экспедициядә була, ә 1908 елда Идел буе халыклары (чуаш, мари, мордва) арасында этнографик эзләнү үткәрә, Рус музееның Этнография бүлегенә экспонатлар җыя.

1910 елдан Рус география җәмгыятенең картография комиссиясе эшендә катнаша. Экспедиция барышында Об бассейнындагы хант халкын өйрәнә. Җаек каршында яшәүче башкортларның, шулай ук Көнбатыш Себернең көньягында яшәүче алтай халкының антропологиясен, этнографиясен өйрәнә.

1913-1914 елларда чит илләрдә: Италия, Франция, Төркия, Фәләстыйн һәм Мисырда фәнни фатир була.

1914 елда, туган иленә кайткач, Петербург университетының география һәм антропология кафедрасы профессоры итеп сайлана.

1917 елда Русия һәм аңа чиктәш илләр халыкларының кабилә-нәсәп составын тикшерү комиссиясенә кертелә.

19191921 елларда Томск университетының география факультеты профессоры, физика-математика факультеты деканы.

1921 – 1954 елларда Ленинград университетының антропология кафедрасы профессоры. Бер вакытта Рус дәүләт музее директоры урынбасары булып та эшли, анда этнография бүлеген җитәкли.

19271930 елларда нче елда СССР Фәннәр академиясенең Башкорт экспедициясе җитәкчесе.

1930 елда кулга алына. 1934 елга кадәр Ак диңгез – Балтыйк каналын төзүдә катнаша.

1947 – 1950 елларда пазырык каберлекләрен тапкан Таулы Алтай археология экспедициясен җитәкли.

1969 елда Ленинградта вафат була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Григорьев С. В. Биографический словарь. Естествознание и техника в Карелии. — Петрозаводск: Карелия, 1973. — С. 198. — 269 с. — 1000 экз. (рус.)
  • Этнография народов СССР. Л., 1971 (рус.)
  • С. И. Руденко и башкиры. Уфа, 1998 (рус.)
  • Жизненный путь, творчество, научное наследие С. И. Руденко и деятельность его коллег. Барнаул, 2004 (рус.)
  • Платонова Н. И. Годы репрессий в жизни С. И. Руденко: сравнительный анализ архивных источников // Известия Алтайского государственного университета. Сер. История. 2008. Вып. 4/2. (рус.)