Эчтәлеккә күчү

Сергей Рыжиков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Рыжиков latin yazuında])
Сергей Рыжиков
Туган телендәге исеме рус. Рыжиков Сергей Николаевич
Туган 19 август 1974(1974-08-19) (51 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР Бөгелмә
Милләт рус
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Кача югары хәрби авиация укуханәсе[d]
Һөнәре хәрби очучы, космонавт
Балалар улы Иван
Бүләк һәм премияләре Россия Федерациясе Каһарманының Алтын йолдыз медале
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале (2021)«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2019)
Хәрби дәрәҗә подполковник[d]

 Сергей Рыжиков Викиҗыентыкта

Сергей Рыжиков, Сергей Николай улы Рыжиков (рус. Рыжиков Сергей Николаевич; 1974 елның 19 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә) — Роскосмос космонавт-тикшерүчесе (2006 елдан), 2нче класслы хәрби очучы. Дөньяның 551нче, РФ (Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе) ның 121нче космонавты. Запастагы (2012 елдан) хәрби-һава көчләре подполковнигы.

2016 елның 19 октябреннән 2017 елның 10 апреленә кадәр «Союз МС-02» карабының командиры буларак космоста була. Космоста булу вакытының озынлыгы — 173 тәүлек.

1974 елның 19 августында Татарстан АССР Бөгелмә шәһәрендә туган. Түбән Варта шәһәрендә урта мәктәпне һәм яшь авиаторлар мәктәбен тәмамлаган (1991).

1991 елның августыннан 1992 елның сентябренә кадәр Ырынбурда югары хәрби авиация училещесындә, 1992 елның сентябренннән 1996 елның октябренә кадәр Кача югары хәрби авиация училещесындә (ru) укый, укуны тәмамлагач, «очучы-инженер» квалификациясе ала.

1996 елның октябреннән 1997 елның февраленә кадәр 37нче һава армиясендә (Сарытау өлкәсе) Хәрби-һава көчләре хәрби округы очучысы булып хезмәт итә.

1997 елның февраленнән июленә кадәр Махсус билгеләнештәге командованиенең (Тверь өлкәсе) хәрби-һава көчләре хәрби округынең өлкән очучысы булып хезмәт итә.

1997 елның июленнән космонавтлар отрядына теркәлгәнче Себер хәрби округында (Чита өлкәсе) 14нче һава армиясендә хәрби-һава көчләре хәрби округы өлкән очучысы, звено командиры, штаб башлыгы – эскадрилья командиры урынбасары, авиазвено командиры булып хезмәт итә.

Л-39 (287 сәгать очыш) һәм МИГ-29 (150 сәгать очыш) очкычлары белән идарә итүне үзләштерә. 110 мәртәбә парашют белән сикергән, парашютчы-инструктор.

2012 елның май-июлендә РФ саклану министры приказы белән запаска җибәрелә.

2007 елның 26 февраленнән 2 еллык космонавтлар отрядына гомуми әзерлек курсын башлый.

2009 елның 2 июнендә әзерлекне тәмамлый, имтиханнарны «бик яхшы»га бирә, «космонавт-тикшерүче» квалификациясе һәм 204нче санлы космонавт таныклыгы ала.

Сергей Рыжиков Йолдызлы шәһәрчектә Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү үзәгендә

2016 елның 19 октябрендә «Союз МС-02» карабының командиры буларак, Роскосмос космонавты Андрей Борисенко һәм НАСА астронавты Роберт Шейн Кимброу белән берлектә космоска оча.
21 октябрьдә халыкара космик станция («Поиск» модуле) белән стыковка тормышка ашырыла.
2017 елның 10 апрелендә экипаж тулы составта Җиргә әйләнеп кайта. Экипажның космоста (халыкара космик станциядә) булу озынлыгы — 173 тәүлек[1].

Икенче очуы 2020 елның октябрендә – 2021 елның апрелендә (64нче озак экспедиция) булган.

2025 елның 5 августыннан 7 декабрьгә кадәр Халыкара космик станция командиры буларак, 245 көн Җирдән читтә булган. 9 декабрьдә Мәскәү вакыты буенча 8:04 сәгатьтә «Союз МС-27» корабленең Роскосмос космонавтлары Сергей Рыжиков һәм Алексей Зубрицкий һәм NASA астронавты Джонатан Ким утырган аппараты Казакъстанның Җизказган шәһәре районында җиргә төшкән [2][3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Россия Федерациясе Героеның Алтын Йолдызын тапшыру, 2018 елның 27 ноябре

Гаиләле. Беренче хатыны белән аерылышкан, улы Иван Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган.
Икенче хатыны Мария[9].

  1. Экипаж 50-й экспедиции на МКС вернулс я на Землю. Interfax, 11.04.2017
  2. Татарстан космонавты Сергей Рыжиков Җиргә кайтты. Татар-информ, 9.12.2025
  3. Встречаем героев на Земле! Роскосмос, 9.12.2025
  4. Указ Президента Российской Федерации от 13 ноября 2018 г. № 656 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  5. Звание «Почётный гражданин Бугульминского муниципального района» присвоено космонавту-испытателю Сергею Рыжикову (2018-12-17). әлеге чыганактан 2019-03-25 архивланган. 2025-12-09 тикшерелгән.
  6. Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (2019-08-10).
  7. Рустам Минниханов в преддверии Дня Республики вручил государственные награды России и Татарстана. Президент Республики Татарстан (2021-08-28).
  8. Указ Президента Российской Федерации от 15 июля 2022 года № 456 «О награждении государственными наградами Российской Федерации».
  9. Людмила Галимова. Космонавт из Бугульмы Сергей Рыжиков отпраздновал свадьбу. Бугульминская газета, 19.09.2024