Сергей Соловьёв

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Соловьёв latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Җенес ир-ат
Ватандашлык Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Туу датасы 12 апрель 1930(1930-04-12)[1]
Туу урыны Нугурыт, Ленинград өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлем датасы 9 март 1994(1994-03-09) (63 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, Россия
Җирләнгән урыны Тын зираты[d]
Һөнәр төре физик
Эш урыны РФА океанбелем институты[d]
Әлма-матер Питырбур дәүләт университетының физика факультеты[d]
Академик дәрәҗә физика-математика фәннәре докторы[d] (1960)
Фәнни җитәкче Евгений Фёдорович Саваренский[d]
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены «Хезмәт ветераны» мидәле Золотая медаль ВДНХ Серебряная медаль ВДНХ

Сергей Леонидович Соловьев (12 апрель 1930 йыл — 9 март 1994 йыл) — совет һәм Рәсәй геофизигы, сейсмолог, Рәсәй Фәннәр академиясы академигы (1991).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елның 12 апрелендә Новгородта туа.

1953 елда Ленинград университетының физика факультетын тәмамлый.

1956 елда СССР Фәннәр академиясенең Геофизика институты аспирантурасын тәмамлый. Бу институт таркатылгач, СССР Фәннәр академиясенең Физика институтында эшли. Е. Ф. Савранский җитәкчелегендә кандидатлык һәм 1970 елда докторлык диссертациясе яклый.

1961 елдан СССР фәннәр академиясенең Сахалин комплекслы гыйльми-тикшеренү институтының сейсмология бүлеген җитәкли (1965 елдан шунда ук директор урынбасары була).

1968 елда Мәскәүгә кайта һәм СССР Фәннәр академиясенең Җир физикасы институты лабораториясендә эшли башлый.

1971 елдан СССР Фәннәр академиясенең Якут гыйльми-тикшеренү институты җитәкчесе.

1978 елдан СССР Фәннәр академиясе Океанология институтының сейсмология лабораториясе мөдире (1985 елдан шулай ук геофизика бүлеге мөдире).

Төп хезмәтләре зилзилә, сейсмологиялык һәм сейсмология районнарына бүлүгә, Курил-Камчатка дугасының һәм якын-тирәдәге акваториянең тирән корылышын, җир асты тетрәүләрнең гидроакустик тулкынын классификацияләүгә багышлана. Ел әйләнәсенә Куриль утрауларында цунами турында күзәтү һәм искәртү хезмәтен, Охот диңгезенең, Сахалин шельфның һәм Курил-Камчатка тирән су улагының комплекслы геологик-геофизик съемкасын оештыручы. Тирән су төбеннән чыгучы сейсмографлар эшләүче, «Атлас землетрясений в СССР» (1962), «Каталог цунами на западном побережье Тихого океана» (1974) һәм «Каталог цунами на восточном побережье Тихого океана» (1975) басмаларын төзүдә катнаша.

1 фән докторы һәм 12 фән кандидаты әзерләгән. 500-ләп фәнни эш, шул исәптән 10 монография, шулай ук 30 уйлап табу авторы. 1994 елның 9 мартында Мәскәүдә вафат була, Дон зиратында җирләнгән[2]..

Наградалары һәм премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ВДНХ-ның алтын медале (1974, 1980)
  • Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1975)[3]
  • ВДНХ-ның көмеш медале (1978)
  • «ССРБ-ның уйлап табучысы» хөрмәт билгесе (1985)
  • «Хезмәт ветераны» медале (1988)
  • Табигать һәлакәтләрен өйрәнү буенча халыкара җәмгыятьнең Адамс премиясе (1988) — за многолетний выдающийся вклад в изучение землетрясений, цунами и систем предупреждения о цунами
  • СССР Фәннәр академиясенең һәм Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы президиумының Мактау кягызы (1990).

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1996 елда Аурупаның Җир турындагы фәннәр берлеге Сергей Соловьев исемендәге мидал булдыра. Аның белән табигать һәлакәтләрен өйрәнүгә өлеш керткән галимнәр бүләкләнә.

Русия Фәннәр академиясенең Ерак Көнчыгыш округы президиумы табигать һәлакәтләре өлкәсендәге казанышлары өчен академик С. Л. Соловьев исемендәге бүләк булдыра.

2011 елның 8 июнендә Русия Фәннәр академиясенең Ерак Көнчыгыш округ Диңгезе геологиясе һәм геофизика институтына С. Л. Соловьевка истәлекле тактаташ куела.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Соловьёв Сергей Леонидович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Соловьёв Сергей Леонидович (1930—1994) (ru). Московские могилы. 2017-12-30 тикшерелде.
  3. Шутько, Махрова, 1994, Основные даты жизни и деятельности академика С. Л. Соловьева, бит. 2—7

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сергей Леонидович Соловьев, 1930—1994 / Сост.: Л. В. Шутько, И. А. Махрова — Наука, 1994. — (Материалы к биобиблиографии ученых СССР : Сер. физики, Вып. 38). — ISBN 5-02-001840-6.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]