Сергей Шәкүров (1957)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Шәкүров (1957) latin yazuında])
Сергей Шәкүров
Туган телдә исем Сергей Пётр улы Шәкүров
Туган 4 гыйнвар 1957(1957-01-04) (67 яшь)
Украина, Илбау өлкәсе, Дрогобыч
Милләт рус
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре проектлаучы, реставратор
Җефет Татьяна Максимюк
Балалар уллары Роман, Дмитрий, Максим, Александр, Роман
Ата-ана
  • Пётр Андриян улы Шәкүров, рәссам (әти)
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2012)

Сергей Шәкүров, Сергей Пётр улы Шәкүров, рус. Шакуров Сергей Петрович (1957 елның 4 гыйнвары, Украина ССР, Илбау өлкәсе, Дрогобыч) — архитектор, дизайнер, реставратор. РФ дизайнерлар (1991), ТР архитекторлар (2006) берлекләре әгъзасы. Казанның меңьеллыгына биналарны реставрацияләүдә, Кол Шәриф мәчетен, Болгардагы Ак мәчетне һ.б. төзүдә катнаша. Тукай премиясе лауреаты (2012).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1957 елның 4 гыйнварында Украина ССР Илбау өлкәсе Дрогобыч шәһәрендә туган. 1960 елда гаилә Казанга күчә. Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисе Пётр Андриян улы Казанның Офицерлар йортында (хәзер Казан ратушасы) рәссам булып эшли. Сергей балачактан рәсем ясый. 8нче сыйныфны тәмамлагач, техник укуханәдә «4нче разрядлы токарь-универсал» белгечлеге ала. Алманиядә Совет гаскәрләре төркемендә хәрби хезмәт үтә. Армиядән соң Казанның «Серп и молот» заводында, соңрак төзелештә эшли.

Казанның Александр пассажын төзекләндерүдә, Казан кирмәнендә Туп утары (рус. Пушечный двор) комплексын яңадан коручы төркем (Ф. Зәбирова җитәкчелегендә) эшендә катнаша.

1993 елда ТР архитекторлар берлеге химаячелегендә «АССАРТ» (Татарстан Республикасы архитекторлар берлегенә ярдәм итү берлеге, рус. Ассоциация содействия Союзу архитекторов Республики Татарстан) проектлау-төзелеш ширкәте оештыра (2014 елда ябыла) [1].

2005 елда С. Шәкүров һәм аның хатыны Т. Максимюк катнашында яңадан корылган «Совет» кунакханәсе (хәзер Palase Hotel Шаляпин) Казанның меңьеллыгына реставрацияләнгән объектлар[2] арасында беренче урынны ала.

2010 елда Минтимер Шәймиев Болгардагы Ак мәчет комплексын проектлауны С.П. Шәкүровка тапшыра.

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Болгардагы Ак мәчет


« Ерактан караганда ул (Ак мәчет) бик мәһабәт булып күренә, якыннан исә - кечкенә генә һәм бик уңайлы икән[3]
В.В. Путин Ак мәчет турында
»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Дм. Иваненко. Самородок. Творческий портрет Сергея Шакурова. «Казань», 2017 ел, гыйнвар саны.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]