Серго исемендәге завод
Элеккеге исемнәр |
Паратск чуен кою заводы |
---|---|
Нигезләнгән | 1898 ел |
Штаб-фатир | 422546, ТР Яшел Үзән, Вокзал яны ур., 4нче йорт |
Төп затлар |
Радик Хәсәнов, генераль директор |
Продукциясе |
суыту техникасы һ.б. |
Сайт | pozis.ru |
Серго исемендәге завод, «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» ачык акционерлык җәмгыяте[1] (рус. Открытое акционерное общество «Производственное объединение «Завод имени Серго», кыскача ОАО «ПОЗиС», шулай ук POZIS) — Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан сәнәгать ширкәте (компания). РФнең эре машина төзү ширкәте. «Ростех» дәүләт корпорациясенә керә. Татарстанда көнкүреш суыту техникасы һәм югары технологияле медицина суыту җайланмалары җитештерүче бердәнбер сәнәгать оешмасы.
Генераль директор (1998-2009; 2010 елдан) — Р. Хәсәнов.
Адресы — 422546, ТР Яшел Үзән, Вокзал яны ур., 4нче йорт.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1898 елда Казан губернасы Паратск затонында (Паратск, хәзерге Яшел Үзән) француз акция тотучылары тарафыннан чуен кою заводы корыла башлый.
1917 елда предприятиене, мина һәм яктыртучы ракеталар чыгаруны оештыру максаты белән, француз сәнәгатькәре Н. Бенуа сатып ала.
1917 елның ноябрендә завод дәүләт файдасына алына, Санкт-Петербург янындагы Колпино шәһәреннән күченгән Ижора заводына гильза чыгаруны җайга салу өчен бирелә.
1918 елда Идел-Ижора металлургия заводы оеша (1919 елдан Паратск металлургия заводына, 1922 елдан Паратск сәнәгать комбинатына кушыла).
1930 елда туплар өчен гильза чыгару максатында заводны яңартып кору турында хөкүмәт карары чыга.
1931 елның сентябрендә Паратск заводына Серго (Орджоникидзе) исеме бирелә. Инглиз «Гочкисс» һәм «Виккерс» системалары артиллерия снарядлары өчен гильза чыгару башлана.
1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы фронтларындагы кече калибрлы артиллерия өчен чыгарылган снарядның һәр өченчесе Серго исемендәге заводта әзерләнә.
1959 елда ССРБда беренчеләрдән булып, көнкүреш суыткычы ДХ-120 (сәүдә маркасы — «Мир») җитештерүгә керешә.
1971 елдан «Свияга» маркалы суыткыч чыгарыла башлый.
1991 елдан җиңел автомобилләр өчен амортизаторлар чыгарыла.
1993 елдан ау мылтыклары өчен патроннар ясала.
1997 елдан РФдә җитештерелүче йөк машиналары өчен изотермик фургоннар әзерләнә.
2003 елдан Premier суыткычлары чыгарыла.
2004 елда медицина суыткычлары җитештерү буенча РФдә беренче урынга чыга. Classic суыткычы ясаучы конвейер тасмасы файдалануга тапшырыла.
2005 елдан изобутан (R600a) кулланып, ОЕМ-суыткычлар чыгарыла.
2007 елда заводта 10 000 000нчы суыткыч чыгарыла. Медицина суыткычлары 2014 елгы Олимпиада башкаласы Сочига җибәрелә.
2009 елда Compact линиясендә суыткычлар әзерләнә башлый.
2010 елда Hannfrost премиум-сегмент суыткычлары чыгарыла. Газ һәм электр духовкалары (шкафлары) җитештерү башлана.
2013 елдан SHIVAKI (Япония) маркалы суыту техникасы чыгарыла.
Мәгълүмат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1997 елның 1 сентябренә заводта 9 мең эшче эшләгән. 2008 елда 700 эшче кыскартылган[2].
POZIS тауарлары РФ, Казакъстан, Төрекмәнстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Украина, Беларусь, Кыргызстан, Әрмәнстан, Таҗикстан, Абхазия, Молдовада сатыла (2011).
Завод өчен кирәкле белгечләр Яшел Үзән механика көллиятендә һәм А.Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтының (хәзерге А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты) Яшел Үзән филиалында (Яшел Үзән машина төзелеше һәм мәгълүмати технологияләр институты) әзерләнә.
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ленин ордены
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
- 2023 ― Россия Федерациясенең «Хезмәттәге уңышлары өчен» мактау билгесе[d][3] [4] ― җитештерү эшчәнлегендә югары күрсәткечләр өчен[5]
- 2024 ― Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге (техник үсеш буенча генераль директор урынбасары―баш инженеры Игорь Драгунскихка; баш конструктор-инновацион-техник үзәге башлыгы Ирек Мифтаховка; ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге баш табибы Рамил Тураевка; заводның медицина техникасын сату һәм маркетинг департаменты башлыгы Тимур Фәхретдиновка; заводның стратегик маркетинг буенча генераль директоры урынбасары Булат Хәсәновка) ― «Россия Федерациясенең медицина, биологик һәм дару куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан комплекслы фәнни-техник карарлар эшләү һәм массакүләм җитештерүгә махсус медицина җиһазларын кертү» проекты өчен[6].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Федераль салым хезмәте биргән таныклык буенча рәсми исеме, archived from the original on 2017-08-11, retrieved 2017-05-21
- ↑ Бизнес-онлайн, 14.11.2008(үле сылтама)
- ↑ Путин Татарстан предприятиесен “Хезмәттәге уңышлары өчен” мактау билгесе белән бүләкләде. Татар-информ, 1.05.2023
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 1 мая 2023 года № 320 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
- ↑ POZIS награжден почетным знаком «За успехи в труде». 2023 елның 29 август көнендә архивланган. Татар-информ, 29.08.2023
- ↑ Указ Раиса Республики Татарстан № 925 от 30.11.2024
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «ПОЗиС» ААҖның рәсми сайты 2017 елның 23 май көнендә архивланган.