Сеянтус

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сеянтус latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сеянтус
География
Ил Россия

Сеянтус, Сиянтүз[1] (баш. Һөйәнтөҙ[2], Һөйәнтүз[3], Һөйәнтүҫ[4][5]) - риваятьләрдә сөйләнә торган авыл исеме. Авылның татарча яки башкортча атамасы сакланмаган. Әлеге авыл турында Петр Рычков истәлекләренә күрә билгеле. П.И. Рычковның китабы бу мәсьәләдә төп чыганак булып тора, китапның электрон вариантын "Ураловед" сайтыннан [6] сылтама буенча яздырып алып укырга мөмкин, анда саннар нәкъ менә Рычков китабына таянып, Википедияның төрле телләрдәге вариантларында гына түгел, башка басмаларда да төгәл итеп бирелгән.

Билгеле булганча, 1735-36 елларда Танып ярының уң ягында җирле башкортлар, типтәрләр һәм чирмешләр рус хөкүмәтенә каршы баш күтәрәләр. Баш күтәрүчеләргә каршы Котлымөхәммәт Мәмәш улы Тәфкилев отряды җибәрелә. Рычков хәбәре буенча, 1736 елның 24 гыйнварында хакимияткә тугры башкорт-мишәрләр Балыкчы волостеның Сеянтус авылын бер төн эчендә көлгә әйләндерә (Башкортстанның Аскын районы биләмәсенә туры килә дип санала). 1000 кеше һәлак була.

Рычков Сеянтус турында[7]:

Башкирцы, жители означенной деревни Сеянтусы, уведав, что злое их намерение явно учинилось, тотчас на противность отважились. Учинили было на вышних квартирах на их людей убивственно нападать, и несколько человек ножами поранили, а другие за ружья ухватились и бежать в лес вознамерелись, чтоб ведомость подать бывшему на Аю воровскому их собранию; но потому тотчас во всей команде учинилась тревога и все они осаждены были командою, и по кратком от них стрелами сопротивлении захвачены и близ тысячи человек с жёнами и детьми их в оной деревне перестрелено и от драгун штыками, а от верных башкирцев и мещеряков копьями переколото; сверх того сто пять человек собраны были в один амбар и тут огнём сожжены

Критика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Югарыда күрсәтелгән саннарның чынлыгына бүген шик белдерелә.[1]

Сеянтус вакыйгасы бик нык арттырылып татар милләтенә каршы юнәлтелгән хәзерге Башкортстан сәясәте пропагандасында актив кулланыла дигән фикерләр бар[1].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Башкортстандагы Солтанбәк авылына 1996 елда кара багана куелды
  2. Күсемханова Р. Һөйәнтөҙгә ҡанлы күҙ йәштәре һеңгән. Йәшлек. 15 май, 2010 (башк.)
  3. Юлан А. «Ташҡайҙарға соҡоп ҡарғыш яҙҙым, ейәндәрем уҡыр бер саҡта…» : һөйәнтүз фажиғәһенә — 270 йыл / А. Юлан // Йәшлек. — 2006. — 19 ғин. (башк.)
  4. «Башҡортостан. Ҡыҫҡаса энциклопедия». Диск выпущенный научным издательством «Башкирская энциклопедия». 2005 г.
  5. Сеянтус — трагедия народная. Материалы научно-практической конференции, состоявшейся 27 ноября 1996 года в Аскинском районе. (Издано в Башкирском государственном университете — Уфа, 1997-48стр.)
  6. Ураловед
  7. Рычков П. И. История Оренбургская: 1730—1750. Ырымбур, 1896.