Сибгатулла Алкин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сибгатулла Алкин latin yazuında])
Сибгатулла Алкин
Туган телдә исем Сибгатулла Габделлатыйф улы Алкин
Туган билгесез
Иске Чәчкаб авылы, Зөя өязе, Казан губернасы
Үлгән билгесез
Казан, Казан губернасы
Милләт татар
Һөнәре татар җәмәгать эшлеклесе
Балалар Шәхулла Алкин
Ата-ана
  • Габделлатыйф Алкин (әти)

Сибгатулла Габделлатыйф улы АлкинТау ягында күренекле дин эшлеклесе, Зөя өязе Чәчкаб авылы мулласы.[1]

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сибгатулла Габделлатыйф улы Алкин Казан губернасы Зөя өязе Өлҗән вулысы Иске Чәчкаб авылында туган (бүгенге Татарстанның Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылы).[2] Зөя өязе Чәчкаб авылы мулласы, зирагәтьчесе була.[3]

Габделлатыйф Алкинның Иске Чәчкабта беренче хатыннан туган икенче улы була. Атасы Габделлатыйф Алкин керәшеннәрне ислам диннәренә кире кайтырга үгетләгәне өчен 1856 елда эшеннән азат ителә.[1] Ул көчләп чукындырылган татарларны яңадан ислам диненә кайтару өчен Идел аръягында халык арасында эшли, рус һәм төрек патшаларына хатлар яза, мәчетләр таләп итеп, имзалар җыя.[4][5] Архив документларыннан күренгәнчә, аның 1865-1867 еллардагы эшчәнлеге нәтиҗәсендә 1721 керәшен татары яңадан ислам диненә кайта.[6] Әлбәттә, аның мондый эшчәнлеге праваслау чиркәү әһелләрендә зур ризасызлык уята, алар Габделлатыйф Алкин өстеннән Казан губернаторына шикаять язып, аны 1867 елның маенда судсыз Себергә Енисей губернасына сөрдерүгә ирешәләр.[7][8][9]

1867 елда әтисе Габделлатыйф Алкин кулга алынып Себергә озатылганнан соң, Сибгатулла Алкин Сәмәрканд шәһәренә киткән. XIX гасыр азагында гаиләсе белән Казанга кайтып Иске Татар бистәсенә урнашалар.[10] Казанда яшәгән чорда 1898 елларда Иске Чәчкабта яңа мәчет төзелгәндә оештыру эшләрен башкара (мәчет XXI гасыр башына кадәр сакланган, әмма анда намаз ишелер чиктә укылмаган).[11]

Үлем вакыты билгесез.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сибгатулла Алкин Тау ягында күренекле дин эшлеклесе Габделлатыйф Алкинның икенче хатыныннан улы. Улы - сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, язучы Шәйхулла Алкин,[12] тагын да Әхмәтвазыйх исемле улы булуы билгеле.[2] Хатыны - Бибифатыйма Сираҗетдин Габделгаффар кызы.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Загидуллин И.К. К вопросу об отпадении крещеных татар Казанской губернии в мусульманство 1866 года // Национальный вопрос в Татарии дооктябрьского периода. Казань, 1990.