Сибирия (газета)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сибирия (газета) latin yazuında])
(Сибирия (гәҗит) битеннән юнәлтелде)
«Сибирия»
Tөр

милли газета

Формат

урта кулда, 4 битлек


Нәшер итүче

Вәгыйз Нәүрузов
Фатыймаи-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова[1]

Мөхәрир

Вәгыйз Нәүрузов
Фатыймаи-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова[2]

Нигезләнгән

18.02.1912

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

1913, 31 август

Төп офис

Том,

«Сибирия»1912-1913 елларда Том каласында чыккан татар милли газетасы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ирле-хатынлы Фатыймаи-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова һәм Вәгыйз Нәүрузов тарафыннан нигезләнгән, Себердә татар газетасын ачуга рөхсәт алырга тырышканнар берничә уңышсыз омтылыштан соң.[3] Газетаны ачу өчен акчаны Фатыйманың Әтисе тегермәнен Чистайда сатканнан алганнар.[4] Беренче номер 1912 елның 18 февралендә чыга.[5] Программасыннан аңлашылганча, ул Себердә чыккан беренче татар сәяси, иҗтимагый, икътисади, әдәби һәм милли газета була. Ул Себернең икътисади һәм гомуми хәлләреннән хәбәрләре белән таныштырырга, уку-укыту эшләренә әһәмият бирергә ниятли. Шулай ук, «Хатын-кыз дөньясы» дигән махсус рубрика ачылып, анда хатын-кыз проблемалары хәл ителергә тиеш була. Хатын-кызлар мәсьәләсен актуальләштерү баштан ук Нурузовларның ир белән хатынның максаты булган.[6]

Газета урта кулда 4 битлек булып, атнасына 2-3 тапкыр нәшер ителә. 145 нче саны чыкканнан соң, 1913 елның августында мөхәрияте Уфага күчерелә. Беренче мөхәрире һәм нашире Вәгыйз Нәүрузов була. Уфага күчерелгәч, «Тормыш» дигән исем белән дәвам итәчәк, дип белдерелсә дә, ул газетаның мөхәрире инде башка кеше, Закир Кадыйри була.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. «Сибирия» // Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание / Сост. и науч. ред. Р.А.Айнутдинов, З.З.Гилазев. – Казань: Изд-во Академии наук РТ, 2017.– 200 с. ISBN 978-5-902375-22-7 б.100
  2. Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание / Сост. и науч. ред. Р.А.Айнутдинов, З.З.Гилазев. – Казань: Изд-во Академии наук РТ, 2017.– 200 с. ISBN 978-5-902375-22-7 б.100
  3. http://tatar-congress.org/yanalyklar/tomskida-fatyymai-feride-ezlere/ Томскида Фатыймаи-Фәридә эзләре]
  4. Тәэминә Биктимирова. Татар мәгарифенең гүзәл энҗесе - Фатыйма-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова.
  5. Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание / Сост. и науч. ред. Р.А.Айнутдинов, З.З.Гилазев. – Казань: Изд-во Академии наук РТ, 2017.– 200 с. ISBN 978-5-902375-22-7 б.100
  6. Тәэминә Биктимирова. Татар мәгарифенең гүзәл энҗесе - Фатыйма-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова.