Сидероз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сидероз latin yazuında])
Сидероз
Саклык белгечлеге пульмонология[d]
 Сидероз Викиҗыентыкта

Тимер кисәкләре — иң таралган чит җисемнәр санала. Күз эчендәге метал чит җисем диссоциациягә дучар була, нәтиҗәсендә метал күз эчендәге эпителиаль төзелешләрендә утыра, аеруча ясмык эпителиенда, төсле катлауда, керфексыман җисемдә һәм челтәркатлауның сенсорлы өлешендә (рәс. 23.20а). Метал күзәнәкле ферментлы системага токсик йогынты ясый, бу күзәнәкләр үлеменә китерә.

1.    Билгеләре. Алгы капсула катарактасы, ул алгы капсулада тимернең радиаль утырмасыннан (рәс. 23.20б) һәм төсле катлауның кызгылт көрән буялуыннан гыйбарәт (рәс. 23.20в), бу төсле катлауның гетерохромия сәбәбе була ала (рәс. 23.20г).

2.     Өзлегүләре. Трабекуляр аппарат зарарлану өчен үсеш алган икенчел глаукома һәм күрү буенча фаразны билгеләүче тутлы ретинопатия. Вакыт белән электроретинография көчәюче b-дулкын белән сыйфатлана.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.