Симбиоз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Симбиоз latin yazuında])
(Симбиозлар битеннән юнәлтелде)
Клоун-балык һәм диңгез анемоны симбионтлар булып торалар.

Симбио́з (от грек. συμ- — «бергә» һәм βίος — «яшәү») - табигатьтә «бергәләп» тереклек итүче организмнар. Аларны симбионтлар дип атыйлар.

Мәсәлән, гөмбәләрак гөмбә, каен гөмбәсе, усак гөмбәсе һәм башкалар билгеле бер агач янында үсәләр. Бу очраклы түгел. Гөмбәләр белән агачлар арасындагы бу бәйләнеш шуның белән аңлатыла: билгеле бер гөмбәнең гөмбәлеге үсемлекнең тамырын урап ала, хәтта тамыр күзәнәкләре эченә дә үтеп керә; агач тамырлары гөмбәдән — өстәмә су һәм минераль тозлар, ә гөмбә агач тамырларыннан органик матдәләр (хлорофилы булмаганлыктан ул үзе аларны барлыкка китерә алмый) ала.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Н.И.Сонин, "Биология", Казан, «Мәгариф» нәшрияты.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]