Симментал сыеры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Симментал сыеры latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Симментал сыеры

Симментал сыеры (алман. Simmental, рус. симментальская) — мөгезле эре терлекнең сөт һәм ит бирә торган токымы. Токым V гасырда Швейцариядә җирле һәм Скандинавиядән китерелгән терлеген яхшырту белән барлыкка килде.

Озак вакыт җирле терлекне Швейцариядәге симментал үгезләре белән үзләштереп кушылдыру аркасында төрле илләрдә симментал терлегенә якын токымнар барлыкка килгәннәр: Алмания һәм Австриядә — флекфи, Франциядә — монбельярд, Венгриядә — венгер ала һ.б. Русиягә симментал токымы XIX гасырның 2 яртысыннан башлап китергәннәр. Үгезләрне җирле терлек (соры украин, полесье, калмык, казакъ һ.б.) белән кушылдырганнар. Советлар Берлегенә симментал терлеген Швейцариядән тыш Алманиядән, Венгриядән һәм Австриядән керткәннәр. Русиядә җирле терлекне симментал үгезләре үзләштереп кушылдыру аркасында симментал сыерның берничә төбәк төрләре барлыкка килгән (сычёвка, дала, украин, идел буе, урал, себер һәм ерак көнчыгыш).

Төсе сары, сары ала, кайвакыт кызыл ала; башы һәм койрыкның очы ак, борыны алсу, мөгезләре һәм төякләре аксыл балавыз төсендә. Үгезләрнең авырлыгы 800–1100 кг, сыерларның — 550–600 кг. Бозауларның авырлыгы, симертү өчен ашаткач, 12 айда 400–420 кг, 18 айда — 500–600 кг. Сугым чыгышы 58–62 %. Уртача еллык савымы 3500–4500 кг, сөтнең майлылыгы 3,8–3,9 %.

1985 елның 1 гыйнварда хуҗалыкларда 15 307 мең баш бар иде. Русия, Украина, Беларусия һәм Казакъстанда үрчетәләр. Токымны сыерларның яңа токымнарны (бестужев, кызыл тамбов, сычёвка) барлыкка китергәндә кулланылганнар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.