Симонов урамы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Симонов урамы (Казан) latin yazuında])
Симонов урамы
Карта
Озынлык 1260 метр
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Район Казан
Почта индексы 420037

Симонов урамы, Михаил Симонов урамы (рус. улица Симонова, улица Михаила Симонова) — Казанның Авиатөзелеш районындагы урам. Шатура урамының Челюскин урамы белән киселешеннән башлана, Годовиков урамы белән киселештә тәмамлана. Ленинград, Лукин, Кече Печёра, Чапаев урамнары белән кисешә. Советлар Берлеге каһарманы очучы-сынаучы Михаил Симонов (1913-2004) исемен йөртә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элек Шатура урамының бер өлеше булган. 2005 елда Казан шәһәр администрациясе башлыгы карары белән Казанның Авиатөзелеш районындагы Шатура урамының Годовиков һәм Челюскин урамнары арасындагы өлешенә Советлар Берлеге каһарманы, Хәрби-Һава көчләре полковнигы, сугыштан соң очучы-сынаучы, С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендәге очучылар отряды командиры булып эшләгән Михаил Васильевич Симонов (1913-2004) истәлегенә Симонов урамы исеме бирелә[1].

Игътибарга лаек объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 5нче йорт — 62нче урта мәктәп
  • 17нче йорт — 33нче урта мәктәп[2]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]