Симон Вуэ
Симо́н Вуэ́ (француз телендә: Simon Vouet; 1590 елның 9 январе, Париж, Франция корольлеге — 1649 елның 30 июне, шунда ук) — академик юнәлешле француз живописецы, портретист, аллегорик картиналар остасы һәм интерьер декораторы. 1627 елдан король Людовик XIII-нең — «беренче живописецы»[11][12].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Симон Вуэ 1590 елның 9 январенда Парижда туган булган. Аның әтисе Лоран Вуэ живописец булган һәм аны сәнгать нигезләренә өйрәткән. Симонның ир туганы — Обен Вуэ (1595–1641) шулай ук рәссам булган; Симонның хатыны Вирджиния да Веццо, аларның улы Луи-Рене Вуэ, ике кызларының кияүләре, Мишель Дориньи һәм Франсуа Тортебат, һәм аларның оныгы Людовико Дориньи — шулай ук рәссамнар[13]. Ул вакытта аның әтисе Луврда эшләгән һәм башкалада Король мәйданын барлыкка китерүдә катнашкан; король Генрих IV аны “сарай яны живописецы” дәрәҗәсенә билгеләү өчен лаеклы дип тапкан һәм ул күп декоратив һәм кустарь эшләр башкарган. Симон әтисенә ярдәм иткән һәм осталыкны иртә өйрәнгән. Ундүрт яшендә ул Англиягә барган һәм Лондонда аксөяк хатын-кызның заказлы портретын ясаган. 1611 елда Госманлы империясендә француз илчесе барон де Санси свитасында Симон Вуэ Константинопольдә булган, хәтер буенча солтан Әхмәт I-нең портретын ясаган. Рәссам пейзажларны, Шәрыкъ киемнәрен, тюрбаннарны, кәрваннарны, Кытай ефәкләрен, һинд киҗе-мамык эшләнмәләрен мәңгегә истә калдырган; моның белән бу живописецның декоратив-монументаль эшләренә тезелгән үзлекле үтә күренүләр һәм вуальләр һәм “тукымалар эстетикасы” һәм шулай ук аеруча искитмәле җиңеллек һәм һавалылык бәйле. Константинопольдән 1612 елда ул Венециягә барган, Тициан, Веронезе һәм Тинторетто живописен өйрәнгән. 1614 ел башында ул Римда төпләнә. Унбиш ел буена Вуэ Италиядә торган һәм эшләгән. Аның күпсанлы заказчиклары булган, алар арасында 1623 елда папа Урбан VIII дип сайланачак кардинал Барберини. Римда Вуэ, аның буынының күп рәссамнары кебек үк Караваджоның һәм караваджизмның куәтле йогынтысын кичергән. Ул монументаль росписьлар башкарган. Аларның иң әһәмиятлеләре – Римда, Сан-Лоренцо-ин-Лучина чиркәвендә: Изге Франциск Ассизлы тормышыннан ике драматик күренеш (1624). Римда Изге Пётры Соборы өчен алтарь әһәмиятле эш булган (1625-1626, соңыннан җимерелгән булган, бары тик фрагментлар гына сакланып калган); портретлар, алардан иң мәшһүре “Автопортрет” (1627), аллегорияләр (мәшһүр «Җиңелгән вакыт» (1627) аллегориясе, Прадо музеенда, Мадрид)[14].
Римда Вуэ Франция короленнан пенсион алган, ә аның Барберини гаиләсеннән тыш яклаучылары булып Кассиано даль Поццо, Джордано Орсини һәм Винченцо Джустиниани булган. Ул шулай ук Италиянең башка шәһәрләренә зиярәт кылган: бертуган Карраччилар академиясе белән Болоньяга, Миланга һәм Неапольга. 1620 елдан 1622 елга кадәр ул Генуяда кенәз Дориаларда эшләгән. Римда булганда ул рәссам хатын-кыз Артемизия Джентилески белән дуслашкан һәм 1623 елда аның портретын ясаган[15]. Ул шулай ук Римда эшләгән Никола Пуссен һәм Лотарингиядән Клод Меллан белән һәм күп замандаш Италия рәссамнары белән дустанә мөнәсәбәттә булган.

1624 елда Симон Вуэ Римда Изге Лука Академиясенең принцепсы (рәисе) итеп сайланган булган. 1626 елның 21 апрелендә ул “матурлыгы өчен мәшһүр рәссам кыз”, яшь римлы Вирджиния Веццигә (фр. Virginia Vezzi) өйләнә[16], ул аның өйрәнчеге һәм “Мадонналары” өчен модель, ә соңрак – биш баласы анасы булган. Вирджиния Вуэ Франциядә 1638 елда үлгән. Ике елдан соң Вуэ Радегонда Беранжега өйләнгән булган, аннан аның тагын өч баласы туган. 1620-нче елларда Вуэ антиклык, Рим империясе чоры, аның мәдәнияте һәм йолалары белән кызыксына башлый. Бу чорга Россиядә И. П. Пожалостин исемендәге Рязань өлкә дәүләт сәнгать музеенда сакланган “Римлы хатын-кызның әтисен яратуы” картинасы карый. 1627 елда король Людовик XIII рәссамны Франциягә чакырган, анда ул «корольнең беренче живописецы» (Premier peintre du Roi) дип билгеләнгән булган. Людовик XIII рәссамына парад портретларына, Лувр, Люксембург сарае һәм Сен-Жермен-ан-Ле кальгасы өчен картиналарга заказ биргән. 1632 елда ул Пале-Рояль сараенда һәм Мальмезон кальгасында кардинал Ришельё өчен эшләгән. 1631 елда ул Шессида де Фурси кальгасын, Буйон отелен, Шийида маршал д’Эффиа кальгасын, герцог д’Омон отелен, канцлер Сегье капелласын һәм Видевиль кальгасы галереясен бизәгән. Вуэ Сент-Эсташ (1635) һәм Сент-Поль-Сент-Луи («Гайсәнең храмда таныштырылуы», 1640—1641 еллар, 383х132 см. Хәзерге вакытта ул монументаль эш Луврда саклана) кебек Париж чиркәүләре өчен алтарь картиналарын башкарган. Симон Вуэ король шпалералары остаханәсен җитәкләгән һәм тукылган келәмнәр өчен үзе картоннар ясаган. Парижда да, шәһәрдән читтә дә резиденцияләрдә кальга, чиркәү, шәхси йортлар оформлениесе, росписьларына күп заказлар булган. Бу росписьлар хәзерге вакытка кадәр барып җитмәгән; фрагментлар Фонтенбло кальгаларында һәм Парижда Пале Рояльда сакланып калган.

Симон Вуэның Париж остаханәсе киләсе буын француз рәссамнарының тулы бер мәктәбен барлыкка китергән. Аның иң әһәмиятле өйрәнчеге Зур Версаль сараенда барлык декоратив эшләрне җитәкләгән һәм Франциядә Людовик XIV сарае янында рәсми “Зур стильне” диктовать иткән, әмма Вуэны 1648 елда Король академиясеннән көнче килеп чыгарган Шарль Лебрен булган. Вуэның башка өйрәнчекләре арасында караваджист Валантен де Булонь, Франсуа Перье, Николя Шаперон, Мишель Корнель Олысы, Шарль Пёрсон, Пьер Даре, Шарль Альфонс дю Френуа, Пьер Миньяр, Эсташ Лесюэр, Клод Меллан, фламанд рәссамы Абрахам Виллартс, Никола Дориньи һәм Франсуа Тортебат булган. Соңгы икесе аның кызларының кияүләре булган. Версаль бакчаларын барлыкка китерүче ландшафт архитекторы Андре Ленотр шулай ук Вуэның өйрәнчеге булган. Шулай ук Вуэ түгәрәгендә аның итальян еллары дусты Клод Виньон булган. Вуэ Фронда чоры камалган Парижында 1649 елда үлгән. Аның даны вакыт узу белән сүрелгән. Симон чагыштырмача беленмәүгә төшкән һәм XIX гасырда онытылган диярлек булган, 1962 елда Уильям Р. Крелли монографиясе чыкканчы һәм аннан соң 1990-1991 елларда Парижда Гран-паледа Вуэ эшләренең зур ретроспектив күргәзмәсенә кадәр [17].
Художество стиле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Дональд Познер билгеләмәсе буенча “Вуэ 1627 елда Парижга кайтканда француз сәнгате бик провинциаль булган һәм итальян чамалары буенча вакытыннан чирек гасырга артта калган булган. Вуэ яңа моданы тәкъдим иткән, сәләтле яшь рәссамнар төркемен – һәм тамашачыларны да – тәрбияләгән һәм алар Парижны яңартканнар[18]. Вуэ Стиле яңа, әмма ачык итальян булган, Франциягә итальян бароккосын керткән. “Барокко” төшенчәсен белмәгән француз замандашы шулай дип әйткән: “Аның вактында биредә живопись сәнгате кайчан да булса элеккегегә караганда затлырак һәм матуррак практикалана башлаган»[19]. Вуэ картиналары архитектура детальләренең зур төгәллеге һәм төплелеге белән аерылып тора; гадәттә ул аерым фигураларның яки төркемнәрнең хәрәкәте экспрессиясенә игътибар биреп тирән булмаган пространствоны ошата. 1627 елга аның палитрасы яктыра һәм живописе иркенрәк һәм ачыграк була башлый. 1634—1637 еллар — аның иҗатының иң уңышлы периоды, аны “Байлык” һәм “Мәрхәмәтлелек” кебек картина-аллегорияләр сыйфатлый (хәзер Париж Луврында). Күпмедер вакытка Вуэның даны сүрелгән, әмма аның күп санлы заказлары булган. Ул «Дидона Үлеме» (1642) һәм «Венера һәм Адонис» (музей Гетти в Малибуда (Гетти музее) кебек Тәүрат һәм мифология сюжетларына рәт әһәмиятле картина ясаган. Соң чорында Вуэ заказлар белән шулкадәр мәшгуль булган ки, бу аның живопись сыйфатында чагыла башлаган. Ул еш схематизмга авыша башлаган, ә аның төсләре элеккеге көчен югалткан, бу заказлар башкарганда аның остаханәсендә ярдәмчеләрнең үскән катнашуы белән аңлатылган булган. Соң Вуэның иң күренекле әсәрләренең берсе - «Өмет, Матурлык һәм Мәхәббәт тарафыннан җиңелгән Сатурн, побеждённый Надеждой, Красотой и Любовью», 1645-46 еллар (187х142 см, Буржта Берри музее (фр.) – җиңелгән вакыт аллегориясе. Вуэның биш картинасы һәм аның остаханәсенең бер картинасы Санкт-Петербург Эрмитажы тупланмасында бар, алар арасында «Минерва образында Анна Австрияленең аллегорик портреты» аерылып тора [20]. Күп тәнкыйтьчеләр аңа хас натурализм, төс сизүенең һәм колористик чишелешенең кимчелекләре, эчтәлекнең купшылыгы һәм печкәнлеге өчен бу “күңелсез рәссам”ның иҗатын шактый тыйнак бәяләгәннәр[21]. А. Н. Бенуа үзенең “Император Эрмитажы картина галереясе буенча йөртү кенәгәсе”ндә үзенең абруйлы, әмма ачык тәнкыйди фикерен чагылдырган:
Натуралистлар һәм академиклар арасында урта торышны эффектлы, әмма бик тулы булмаган Симон Вуэ җитәкчелегендә рәт сәләтле рәссам алып тора. Вуэ замандашларында (туган ягында гына түгел, ә Италиядә дә) колоссаль уңышка ия булган, бу аның сәнгатендә уңышсыз якка чагылган. Вуэның Эрмитаждагы “Лукреция үлеме” кебек баштагы картиналарын кырыслык һәм Корреджо формулаларыннан бәйлелеген күрсәтә. Әмма аннан соң Вуэ шул стильдән китә һәм Гвидо Рени һәм Ланфранко кебек яшь итальяннар артыннан кабатлый башлый, колорит төслерәк, яктылык ватыграк, рәсем һәм композиция аларның җиңел элегантлык эзләүләрендә пөхтә түгел була башлый. Әмма андый картиналарда да шәп живопись кисәкләре очрый …[22]
Вуэ һәм Пуссен
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Көнбатыш Европа сәнгате тарихында әһәмиятле урынны XVII гасырның ике күренекле француз рәссамының читтән торып көндәшлеге әһәмиятле урын алып тора. А. Фелибьен мәгълүматы буенча Пуссен 1630-ынчы елларның икенче яртысында Парижга шактый күп картина җибәргән. 1640-ынчы елда король Людовик XIII Италиядә ат казанган живописецка ия булырга хыялланып Никола Пуссенны “Менә, Вуэ тотылдың!” фразасын әйтеп Франциягә чакыра. Ул Париж сарае янында әйдәп баручы урынны вәгъдә итеп ике рәссамны юри каршылыкка этәргән. Вуэ Пуссен белән дустанә мөнәсәбәттә булган, әмма башка сәяси һәм эстетик карашлы булган, һәм, мөгаен, даһи рәссамга каршы үзенең ягындагыларның памфлетларын юри туктатмаган. Пуссен Италиядән китәргә теләмәгән, әмма аны, бөтен кешене кебек король заказлары мөмкинчелекләре вәсвәсә иткән һәм ул шөһрәт яратучан булган. Ул 1639 елның апрелендә юл чыгымнарына вексель алганнан соң да вакытны сузган. Дусларына ул яшермичә юләрлек кылган дип язган. 1639 елның 15 декабрендә Пуссен хәтта Сюбле де Нойены Парижга барырга вәгъдәсеннән азат итүен сораган, моның белән сюринтендантның көчле ачуын чыгарган. Язышу 1640 елның 8 маенда, Поль Фреар де Шантелу Римга Пуссенны Парижга китерер өчен җибәрелгәч туктаган. Эшкә кардинал Мазаринины катнаштырганнар. Августта ачык янаулардан соң 1640 елның 28 октябрендә Пуссен Шантелу һәм туганы белән Римнан чыгып киткән. Үзе белән ул каен туганы Жан Дюгены алган, әмма хатынын Мәңге Шәһәрдә калдырган. Ахыр чиктә Пуссен яраткан Италиясенә кайткан, сарай яны живописецы аннан килеп чыкмаган, ә Симон Вуэ вакант урынны алган[23].
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Король Людовик XIII. Киндер тукыма, май. Лувр, Париж
-
Мәхәббәт, Венера һәм Өмет тарафыннан җиңелгән Вакыт. 1645. Киндер тукыма, май. Декоратив сәнгать музее, Бурже
-
Венера һәм Адонис. Як. 1642. Киндер тукыма, май. Гетти Үзәге, Лос-Анджелес
-
Диана. 1637. Киндер тукыма, май. Хэмптон-корт, Лондон
-
Анна Австрияленең Минерва образында аллегорик портреты. 1643 һәм 1650 арасында. Киндер тукыма, май. Дәүләт Эрмитажы, Санкт-Петербург
-
Гайсәнең храмда таныштырылуы. 1640 һәм 1641 арасында. Киндер тукыма, май. Лувр, Париж
-
Мария Магдалина буларак рәссамның хатыны Вирджиния Вецци. Як. 1627. Киндер тукыма, май. Лос-Анджелес округының сәнгать Музее, АКШ
-
Дәртләр сөңгесе белән фәрештә. 1615 һәм 1625 арасында. Киндер тукыма, май. Каподимонте галереясе, Неаполь
-
Урания һәм Каллиопа музалары. Як. 1634. Агач, май. Милли сәнгать галереясе, Вашингтон
-
Европаны урлау. Як. 1640. Киндер тукыма, май. Тиссен-Борнемиса музее, Мадрид
-
Байлык аллегориясе. 1625 һәм 1650 арасында. Киндер тукыма, май. Лувр, Париж
-
Изге Вероника. Тессе музее, Ле-Ман, Франция
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ KulturNav — 2016.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
- ↑ 3,0 3,1 Benezit Dictionary of Artists — OUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
- ↑ Simon Vouet
- ↑ Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ 6,00 6,01 6,02 6,03 6,04 6,05 6,06 6,07 6,08 6,09 6,10 6,11 6,12 RKDartists
- ↑ Encyclopædia Britannica
- ↑ Метрополитен-музей — 1870.
- ↑ https://www.fine-arts-museum.be/nl/de-collectie/artist/vouet-simon-1
- ↑ https://www.museabrugge.be/collection/work/id/2014_GRO1704_III
- ↑ Neues allgemeines Künstler-Lexicon; oder Nachrichten von dem Leben und den Werken der Maler, Bildhauer, Baumeister, Kupferstecher etc. Bearb. von Dr. G. K. Nagler. — München: E.A. Fleischmann, 1835—1852
- ↑ Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Юрий Осипов. — М., 2004—2017.
- ↑ Simon Vouet at the Encyclopædia Britannica
- ↑ Schleier E. A Bozzetto by Vouet, Not by Lanfrancо // The Burlington Magazine. — Vol. 109, №. 770 (May, 1967). — Рp. 272, 274—276
- ↑ Universalis, Encyclopædia. «ARTEMISIA GENTILESCHI». Encyclopædia Universalis. — Retrieved 2022-12-11
- ↑ Rykner D. Simon Vouet: The Italian Years 1613/1617 (review of the exhibit). thearttribune.com. Retrieved 2019-10-24 [1](үле сылтама)
- ↑ Thuillier J. Vouet: Galeries nationales du Grand Palais. Paris, 6 novembre 1990-11 février 1991 (catalogue of the exhibition). Paris: Réunion des musées nationaux. 1990
- ↑ Posner D. The Paintings of Simon Vouet (book review) // The Art Bulletin. — Vol. 45, №. 3 (Sept., 1963). — Рp. 286—291
- ↑ Crelly W. R. The Paintings of Simon Vouet. Yale University Press, 1962
- ↑ Государственный Эрмитаж. — Вуэ, Симон. «Аллегорический портрет Анны Австрийской в образе Минервы»
- ↑ Власов В. Г. Вуэ, Симон // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. — Т. 2. — Словарь имён, 1996. — С. 221. — ISBN 5-88737-005-X
- ↑ А. Н. Бенуа. Путеводитель по Картинной галерее Императорского Эрмитажа (1910). — М.: Изобразительное искусство, 1997. — С. 77
- ↑ Золотов Ю. К. Пуссен. — М.: Искусство, 1988. — С. 141—143. — OCLC 20828090
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төп өйрәнүләр
- Crelly W. R. The Paintings of Simon Vouet : Калып:Lg / by William R. Crelly. — London; New Haven, CO : Yale University Press, 1962. — (Yale Publications in the History of Art ; no. 14). — Калып:OCLC.
- Thuillier J. Vouet : Калып:Lg : Galeries nationales du Grand Palais, Paris, 6 novembre 1990-11 février 1991 / Jacques Thuillier, Barbara Bréjon de Lavergnée, Denis Lavalle; Réunion des musées nationaux. — Paris : Editions de la Réunion des musées nationaux, 1990. — 549 p. : ill. en noir et en coul., couv. ill. en coul.. — ISBN 2-7118-2335-0. — Калып:LCCN.
Сүзлекләр һәм энциклопедияләр
- Власов В. Г. Вуэ Симон // Стили в искусстве : Архитектура, графика. Декоративно-прикладное искусство. Живопись, скульптура : словарь : в 3 т. / В. Г. Власов. — СПб. : Кольна, 1996. — Т. 2 : Словарь имён : А—Л. — С. 221–222. — 543 с. : ил.. — ISBN 5-88737-005-X. — Калып:OCLC.
- Восьмеричный путь — Германцы. — М., 2006. — С. 100–101. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 6). — ISBN 5-85270-335-4.
- Кудрикова С. Ф. Франция. XV–XVIII века : биографический словарь / С. Ф. Кудрикова; автор статьи о Пуссене С. М. Даниэль. — СПб. : Азбука-Классика, 2010. — С. 21, 64, 111, 112, 113, 115, 119, 120, 126, 132, 133, 134, 135, 136, 142, 145, 158, 160, 171, 179, 183–188, 242, 251, 252, 259, 260, 261, 265, 274, 289, 299, 301, 302, 303, 322, 326, 336, 512. — 588, [2] с. : ил., цв. ил., портр.. — (Художники Западной Европы). — ISBN 978-5-9985-0610-9.
- Вуэ, Симон // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
Белешмә күрсәткечләре
- Freitag W. M. Art Books : A Basic Bibliography of Monographs on Artists / Wolfgang M. Freitag, ed.. — 2nd ed.. — New York, London : Garland Publishing, 1997. — P. 432. — XXVI, 542 p. — (Garland Reference Library of the Humanities ; vol. 1264). — Nos. 13222–13228. — ISBN 0-8240-3326-4. — Калып:LCCN. — Калып:OCLC.