Синтетик материаллар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Төрле әйберләр ясау өчен материалларны кеше һәрвакыт табигатьтән алган. Таш, металл, үзагач, каучук ел саен күбрәк кирәк була барган. Әмма табигать хәзинәләре бик тиз ярлылана башлаган. Урманнарны күпләп кисү климат бозылуга, елгалар саегуга, табигый тотрыклылыкның башка төрле бозылуларына китергән. Табигый материалларны алыштыра алырлык ясалма материаллар табу зарурлыгы килеп баса. Табигатьтә бөтенләй очрамый торган материаллар да кирәк булып чыга. Самолет төзүчеләргә бронядан да ныграк, үтә күренмәле материал кирәк. Ракета төзүчеләргә бик югары температурага да, бик түбән температурага да бер үк дәрәҗәдә чыдамлы материал кирәк. Судно төзүчеләргә иң җиңел һәм иң чыдам материаллар таләп ителә. Галим химиклар менә шундый материаллар табу өстендә эшли башлыйлар.

Һәрбер үсемлектә дә гаҗәеп әверелүләр булып тора. Үсемлекләр һавадан һәм туфрактан гади матдәләрне алалар да алардан катлаулы матдәләр барлыкка китерәләр. Галимнәр дә күп «енә гади матдәләрнең молекулаларыннан яңа материаллар «төзергә» өйрәнделәр.

«Төзү эшләре» бөтен кагыйдәләрен җиренә җиткереп алып барыла. Башта материалның проектын эшлиләр, аның булачак үзлекләрен билгелиләр. Аннары шул материалны барлыкка китерергә мөмкин булган матдәне сайлап алалар. Ниһаять, химик реакцияләр ярдәмендә кирәкле матдәне алалар.

Реакция барышында гади молекулаларның катлаулы молекулаларга кушылу процессы бара. Мондый кушылуны химиклар «синтез» сүзе белән атыйлар. Ә синтез нәтиҗәсендә алынган материаллар синтетик материаллар дип атала. Бер үк төрле кирпечләрдән төрле-төрле йортлар төзеп була. Гади молекулалардан табигатьтә билгеле булмаган бик күп төрле катлаулы матдәләр төзергә мөмкин.

Безнең планета миллиардларча ел яши инде. Шул вакыт эчендә табигать нибарысы берничә төрле сүс (ефәк, йон, киҗе-мамык, җитен) һәм бары тик бер төрле генә эластик материал — каучук барлыкка китергән. Химиклар берничә дистә ел эчендә дистәләп синтетик сүс һәм 50 гә якын төрдә синтетик каучук уйлап таптылар. Буяулар, пластмасса, резин, дару, синтетик мехлар һәм сүсләр — болар барысы да синтетик материаллар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кем ул? Нәрсә ул? : балалар энцикл.: 3 т.: кече яшьтәге мәкт. балалары өчен / СССР ПФА; редкол.: А. А. Дорохов, Т. А. Куценко, С. В. Михалков һ. б.; русчадан С. С. Гайфуллина, С. К. Хәкимов, Г. М. Ханов һ. б. тәрҗ. – Казан : Татар. кит. нәшр., Т. 3 : Р – Я. – 1987. – 224 б. – 11800 д.