Синт-Мартенда ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Синт-Мартенда ислам latin yazuında])
Синт-Мартенда ислам
Дәүләт  Нидерланд патшалыгы[d]
Административ-территориаль берәмлек Синт-Мартен[d]
Бу мәкалә Ислам турында
Синт-Мартен картада (утрауның аскы өлешендә)
Нидерланд Антиль утраулары картада (Синт-Мартен кечкенә турыпочмаклык эчендә)

Синт-Мартенда ислам (нид. Islam in Sint Maarten, гарәп. الإسلام في سانت مارتن‎) – азчылык дине. Пью тикшеренү үзәгенең (ингл. Pew Research Center) 2009 ел өчен хисабы буенча, Ислам тарафдарлары Синт-Мартен халкының (41 486 кеше, 2016 елга [1]) 1,1 % ын тәшкил итә. Утрауда Синт-Мартен Ислам үзәге (Sint Maarten Islamic Center) булдырылган.

Синт-Мартен(ингл.)Кариб диңгезе бассейнында, Сен-Мартен утравының көньяк өлешендә урнашкан (төньяк өлешендә Франция биләмәсе булган Сен-Мартен урнашкан), Нидерланд корольлеге составындагы киң автономиягә һәм үзидарәгә ия дәүләт берәмлеге (status aparte). 2010 елның 10 октябрендә, Нидерланд Антиль утраулары(ингл.) составыннан аерылып чыгып, мөстәкыйль рәвештә корольлек составына кергән[2].

Бөтендөнья фактлар белешмәсе (ингл. World Factbook) мәгълүматы буенча, Синт-Мартенда төп дин – христианлык (католиклар 33,1 %, протестантлар, шул исәптән англикан чиркәве тарафдарлары 3,1 %, методистлар 10,0 %, илленчеләр 14,7 %, җиденче көн адвентистлары 6,6 %, баптистлар 4,7 %, Йәһвә шаһитлары 1,7 %), Һинд дине тарафдарлары 5,2 %, башка диннәр (Буддачылык, Сикхчылык, растафарилар) 1,3 %, Ислам 1,1 %, Яһүд дине 1,1 %, атеистлар һәм диннәрен күрсәтмәгәннәр 7,9 % [3].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шикәр камышы үстерү XVIII гасыр ахырында утрауда Африка коллары барлыкка килүгә китерә; коллык утрауда 1848 елга кадәр гамәлдән чыгарылмый.

2017 елның 6 сентябрендә булып узган «Ирма» ураганы(ингл.) вакытында Синт-Мартен биналарының 90 % ы зыян күргән яки җимерелгән. Утраудагы Принцесса Юлиана халыкара аэропортына (ингл. Princess Juliana International Airport) шулай ук зыян килгән [4].

Синт-Мартен икътисады туризмга юнәлтелгән, эшче көчләрнең 85 % ы әлеге секторда эшли. Ел саен утрауга миллионнан артык турист килгән.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]