Синҗа үзәне

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Синҗа үзәне latin yazuında])
Мугуга юлда Синҗа Үзәненең манзарасы.

Синҗа Үзәне (सिञ्जा उपत्यका) Непалның Карнали Провинциясенең Җумла районында урнашкан.

Урын тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзәндә 12-нче гасырдан 14-нче гасырга кадәр төбәктә хөкем иткән Кһасаларның борынгы башкаласы урнашкан. Кембридж университетының Археологик Департаменты казулары вакытында сарайлар, гыйбадәтханәләр һәм борынгы яшәү урыннары табылган булган. Урыннан төп табылдыклар булып җир асты катлаулы су үткәрү торбалары зур системасы һәм торак урыны тирәли массив монолитик таш баганалар боҗрасы тора. Үзән кырыенда кыяларда Непали теленең иң иртә язма мисаллары табылган.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кһаса патшалыгы 14-енче гасырда егерме ике шәхси патшалыкка аерылган, бу шулай булып 18-енче гасырда Непал берләшкәнчегә кадәр булган. Синҗа үзәненең нигезләүчесе Наградж булган.
Хима Елгасы буенда ант итеп ясалган мәгарәләрдә Буддачылык чайтьялары һәм кыя язмалары бар. Хәттә хәзерге көндә дә таш Девалларда яки гыйбадәтханәләрдә Масто (Шаманнарның) борынгы ритуаллары практикалана.
Синҗа Үзәненнән Непали теле килеп чыккан һәм кыяларда һәм якында Дуллуда 13-енче гасырдан Деванагари язмасының иң иртә язмалары табылган булган.

Дөнья Мирасы статусы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урын Мәдәният төркеменә 2008 елның 30 январендә ЮНЕСКО Дөнья Мирасы тәҗрибә исемлегенә кертелгән булган.