Сиримаво Бандаранаике

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сиримаво Бандаранаике latin yazuında])
Сиримаво Бандаранаике
Шри-Ланка байрагы 15нче Шри-Ланка премьер-министры
Вазыйфада
1994 – 2000
Аңа кадәр Чандрика Кумаратунга
Дәвамчысы Ратнасири Викреманаяке
Туган 17 апрель 1916(1916-04-17)
Балангода, Ратнапура[d], Сабарагамува[d], Британский Цейлон[d], Бөекбритания
Үлгән 10 октябрь 2000(2000-10-10) (84 яшь)
Коломбо, Шри-Ланка
Җефет Соломон Бандаранаике[d]
Белем St Bridget's Convent, Colombo[d]

Сирима́во Бандарана́ике, Сирима́во Ди́ас Бандарана́ике (кыз фамилиясе Ратва́тте), синг. සිරිමාවෝ රත්වත්තේ ඩයස් බණ්ඩාරනායක, там. சிறிமாவோ ரத்வத்த டயஸ் பண்டாரநாயக்க, ингл. Bandaranaike, Sirimavo (1916 елның 17 апреле, Ратнапура — 2000 елның 10 октябре, Коломбо) — Шри-Ланка (1970 елга кадәр Цейлон) премьер-министры (19601965, 19701977, 19942000 елларда), дөньяда премьер-министр булып сайланган беренче хатын-кыз [1]. Хәрби блокларга катнашмау, нейтральлек саклау һәм янәшә тыныч яшәү сәясәте алып бара. Һинд океанында хәрби базаларны бетерү өчен көрәшә.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Цейлонны азат итү фиркасе эмблемасы
Цейлонны азат итү фиркасе эмблемасы
Алексей Косыгин (у) белән
Сирима́во Бандарана́ике

1916 елның 17 апрелендә Цейлон доминионының Ратнапура шәһәре тирәсендәге Балангод авылында эре җир биләүче гаиләсендә туган. Милләте — сингал, дине — буддачылык. Коломбода Изге Бригитта католик кәшишханәсе мәктәбендә белем ала.

Сәяси эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1940 елда Бөекбритания колониясе администрациясендә эшләүче Соломон Бандаранаикега (1951 елдан Цейлонны азат итү фиркасе рәисе, 1956 елдан Цейлон премьер-министры) кияүгә чыга. Ире һөҗүм итү нәтиҗәсендә үтерелгәч (1959), Цейлонны азат итү фиркасенең (ЦАИФ, соңрак Шри-Ланканы азат итү фиркасе, ШЛАИФ) (en) әйдәүчесе, 1960 елдан фирка рәисе. Аның кул астында фирка 1960 елның июлендә узган сайлауларда җиңә.

1960-1965 елларда беренче мөддәткә премьер-министр (саклану министры, чит ил эшләре министры да) итеп сайлана. Шулай итеп, яңа заманда дөньяда хөкүмәт башлыгы итеп сайланган беренче хатын-кыз була. Аның кул астында хөкүмәт ил икътисадында дәүләт секторы үсешенә өстенлек бирү, чит илләр кулында булган нефть компанияләрен һәм чәй плантацияләрен дәүләт кулына кире кайтару, эре җир биләүчеләр биләгән җир кишәрлекләренең күләмен сизелерлек киметү сәясәтен тормышка ашыра. Сингал милләтчелегенә өстенлек бирү, буддачылыкка дәүләт дине дәрәҗәсе бирү яклы була.

1963 елда инглиз теле урынына сингал теле дәүләт теле итеп игълан ителә (моның белән илдәге тамил милли азчылыгы килешми). Сирима́во Бандарана́ике хөкүмәт башында чагында (1972 елда) илнең яңа конституциясе кабул ителә, Бөекбритания милләтләр бердәмлеге доминионыннан бәйсез Шри-Ланка демократик социалистик (буддачыл) җөмһүриятенә әйләнә.

1965 елгы сайлауларда ЦАИФ Берләшкән милли фиркагә (en) (БМФ) җиңелә, Сирима́во Бандарана́ике оппозиция лидеры була.

1970 елда Берләшкән фронт (БФ) коалициясе (ЦАИФ, коммунистлар фиркасе, Сама Самайя фиркасе) башында янәдән хакимияткә килә. Чил ил банклары, диңгез портлары, чәй җитештерү сәнәгате дәүләт кулына алына. Һиндстан һәм Пакистан белән якын мөнәсәбәтләр саклана. ССРБ, Кытай белән якыная. Бер якка да кушылмау халыкара хәрәкәте рәисе итеп сайлана. АКШ тынычлык корпусы гаскәриләрен илдән китәргә мәҗбүр итә.

1973 елда башланган нефть кризисы сәбәпле, илдәге реформалар тулысынча тормышка ашырыла алмый, шуңа күрә 1977 елда узган сайлауларда Сирима́во Бандарана́ике җитәкләгән БФ коалициясе Берләшкән милли фиркагә (БМФ) җиңелә.

1980 елда илнең Югары суды, «хакимияттән явызларча файдаланган» дигән гаеп тагып, 7 елга гражданлык хокукларыннан мәхрүм итә, парламенттан да куыла.

1983 елда дәүләттә тамиллар белән Ватандашлар сугышы башлана, тамиллар аерылып чыгуга кадәр мохтарият таләп итәләр.

1986 ел ахырында хокуклары кире кайтарылып, янәдән сәясәткә килә: парламент депутаты була.

1988 елгы Шри-Ланка президентын сайлауларда БМФ кандидаты Ранасингхе Премадасега җиңелә.

1994 елда кызы Чандрика Кумаратунга ил президенты итеп сайлангач, премьер-министр вазифасына билгеләнә. Берничә тапкыр үтерү максаты белән һөҗүм итәләр[2].

2000 елның августында 84 яшендә (сәламәтлегенә бәйле рәвештә) хөкүмәт башлыгы вазифасыннан китә. 2000 елның 10 октябрендә, сайлау округыннан кайткан вакытта, йөрәк өянәгеннән вафат була[3].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Соломон Бандаранаике (1899-1959), Шри-Ланка премьер-министры (1956-1959).

  • кызы Чандрика Кумаратунга (29.06.1945), Шри-Ланка премьер-министры (1994), Шри-Ланка президенты (1994-2005).
  • улы Анура Бандаранаике (1949-2008), Шри-Ланка парламенты рәисе (2000-2001), чит ил эшләре министры (2005).
  • кызы Сунехра (1943), фонд җитәкчесе.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шри-Ланка башкаласы Коломбо халыкара һава аланына Бандараике исеме бирелгән[4].

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сиримаво Бандаранаике — хөкүмәт башлыгы булып сайланган беренче хатын-кыз һәм шулай ук хөкүмәт башлыгы булып иң озак эшләгән (3 срок, 18 ел) хатын-кыз булып тора[5].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. Том 2 (А-Б). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 5-85270-330-3

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]