Сирингомиелия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сирингомиелия latin yazuında])
Сирингомиелия
Сурәт
Ачучы яки уйлап табучы Otto Kahler[d] һәм Friedrich Schultze[d]
Саклык белгечлеге неврология
Өстәмә тышкы мәгълүматлар чыганагы nanbyou.or.jp/entry/133(яп.)[1]
ICPC 2 идентификаторы N99
NCI Thesaurus идентификаторы C85179[2]
Commons-logo.svg Сирингомиелия Викиҗыентыкта

Сирингомиелия — арка миенең зарарлануы нәтиҗәсендә куышлыклар барлыкка килү, глия тукымасы үсүдә чагылучы нерв системасы авыруы.

Бу хроник авыру арка миенең муен һәм күкрәк бүлекләрендә куышлык барлыкка килүе, еш кына озынча минең (продолговатый мозг) зарарлануы (сирингобульбия) белән характерлана. Арка мие һәм озынча ми зарар күр­ гәндә, бу авыруны уртак исем—сирингобульбомиелия авыру дип атыйлар.

Авыру балачак елларда барлыкка килеп, озак еллар дәвам итәргә мөмкин.

Аның килеп чыгуы организмда булган аномалиягә яисә ниндидер тышкы тәэсиргә бәйле дип исәпләнә. Күп очракларда арка миенә травма булганнан соң күзәтелә. Нәселдәнлек тә инкяр ителми.

Типик очракларда авырулар уч төбендәге мускуллар атрофиясеннән соң, авыртуны, температураны сизмәүләре турында әйтәләр. Кайбер авыру­ ларда аяклар параличы, умырткалыкта сколиоз (умырткалыкның бөгелүе) күзәтелергә мөмкин. Сирингобульбия белән авырганда, баш әйләнү, тел кечерәю, йомшак аңкау пәрдәсе, йоткылык, бугаз параличлары, нистагм (күз алмасының ирексез хәлдә ике фазада (тиз һәм акрын) ритмик хәрәкәтләнүе) барлыкка килә ала.

Соңгы елларда, диагноз куяр өчен, МРТ (магнит-резонанс томография) уздыралар. Авыруларны дәвалау симптоматик рәвештә алып барыла, ягъ­ ни авыруның төп сәбәпләрен түгел, ә тышкы билгеләрен, симптомнарын дәвалыйлар. Кызганычка каршы, бүгенге көндә медицина бу авыруның гөп сәбәбен дәвалый белми әле.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]