Эчтәлеккә күчү

Сироҗиддин Рауф

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сироҗиддин Рауф latin yazuında])
Сироҗиддин Рауф

Тугач бирелгән исеме: Sirojiddin Rauf
Туу датасы: 26 июнь 1967(1967-06-26) (57 яшь)
Туу урыны: СССР, Үзбәкстан ССР, Кашкадәрья өлкәсе, Каршы
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан
Эшчәнлек төре: журналист, шагыйрь
Иҗат итү еллары: 1992—х. в.
Юнәлеш: поэзия
Жанр: шигырь, сонет
Иҗат итү теле: үзбәк теле
Дебют: «Йиғлаётган ой» (1994)
Бүләкләр: Шөһрәт медале (2002)

Сироҗиддин Рауф (үзб. Sirojiddin Rauf, рус. Сирожиддин Рауф, 1967 елның 26 июне, СССР, Үзбәкстан ССР, Кашкадәрья өлкәсе, Каршы) ― үзбәк шагыйре, публицист, Үзбәкстан Язучылар берлеге әгъзасы. «Sharq yulduzi» (Шәрык йолдызы) һәм «Звезда Востока» журналларының баш мөхәррире, сигез китап авторы.

1967 елның 26 июнендә Үзбәкстан ССР Кашкадәрья өлкәсе (вилаяте) Каршы шәһәрендә туган. 1992 елда Ташкент дәүләт университетының (хәзерге Милли университет[d]) журналистика факультетын, 2002 елда Ташкент дәүләт юридик институтын (2013 елдан университет[d]) тәмамлаган[1].

Хезмәт юлын 1984 елда «Кашкадарья» өлкә газетасында башлаган, «Туркистоон», «Биржа», «Жамият», «Хәят вә канун» газета-журналларында бүлек мөдире, баш мөхәррир һәм Үзбәкстан Язучылар берлегендә җаваплы сәркатип булып эшләгән[2]. 2015 елдан «Sharq yulduzi» һәм «Звезда Востока» журналларының берләштерелгән мөхәрриятенең баш мөхәррире[3].

Лирик шагыйрь Сироҗиддин Рауф сигез китап авторы:

  • «Йиғлаётган ой» (1994),
  • «Кўк гумбаз» (2001)
  • Siz menga keraksiz
  • Galati musobaqa (2015, балаларга багышланган) һ.б.

Рус шагыйрьләре Иван Бунинның һәм Евгений Евтушенконың[d] шигырьләрен үзбәк теленә тәрҗемә иткән[4].

Казанда нәшер ителүче «Безнең мирас» журналының 2024 елның август санында Сироҗиддин Рауфның Ләбиб Лерон тәрҗемәсендә дүртьюллыклары басылган:

Хикмәтле сүзләрем дүрт юлга сыядыр,
Шөбһәсез, әйткәнем җанымда туадыр.
Дүрт юлга тезгәнем ― аңлаган инсанга ―
Гөлләрдән түгелгән нәфис сүз буладыр.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • 2002 ― Shuhrat (Шөһрәт) медале[5]