Эчтәлеккә күчү

Сиртмәкойрык кошлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сиртмәкойрык кошлар latin yazuında])
Сиртмәкойрык кошлар
Халыкара фәнни исем Motacillidae Николас Эйлуорд Вигорс, 1825[1][2][3][…]
Таксономик ранг гаилә[1][2][4][…]
Югарырак таксон Passeroidea[d]

 Сиртмәкойрык кошлар Викиҗыентыкта

Сиртмәкойрык кошлар (лат. Motacillidae) — тешле томшыклы сайрар кошларның чагыштырмача кечкенә семьялыгы. Барлык зоогеографик өлкәләрдә киң таралганнар — алар Тын океан утрауларында гына юк. Сыерчыксыман чуаркайлар ыругына керүче кошлар Африкада гына яши. Семялыкка 5 ыругка бүленгән 70 төр кош керә. Беренче сиртмәкойрыклар миоцен чорында (26-7 миллион ел элек) барлыкка килгән дип санала, бу чорда Җирдәге урманнар саны сизелерлек кими башлаган, һәм алар урынында үләнле иркен мәйданнар ачылган[5] .

Семьялык составы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Семьялык үз эченә ала :

  • Чуаркайлар (Anthus) — 47 төр
  • Алтын чуаркай (Tmetothylacus) — 1 төр
  • Сиртмәкойрыклар (Motacilla) — 13 төр
  • Агач сиртмәкойрыклары (Dendronanthus) — 1 төр
  • Сыерчыксыман чуаркайлар (Macronyx) — 8 төр

Гомуми үзенчәлекләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Гәүдәсенең озынлыгы 16,5-22,2 см, авырлыгы — 14-20 г. Томшыгы юка, безсыман, туры. Канатлары очлы. Койрыгы озын, аска-өскә даими тирбәнеп тора (исеме шуннан). Аяклары нәзек, озын. Сары сиртмәкойрыкның аскы ягы сары, аркасы яшел һәм башы соры төстә. Сары башлы ата сиртмәкойрыкның аркасы яшькелт-сары, канатлары һәм койрыгы коңгырт, койрыгының кырыйлары ак буйлы, башы һәм гәүдәсенең аскы ягы сары. Ана кошның төсе тоныграк, аркасы, башы һәм бүксәсе коңгырт төсмердә. Ак сиртмәкойрыкта ак һәм соры төсләр өстенлек итә; тау чәберчегенең өсте соры, аскы ягы һәм койрык өсте сары, койрыгы бик озын; кара башлы сиртмәкойрыкның башы кара төстә; сары маңгайлы сиртмәкойрыкның аркасы сары.

Антарктида һәм Тын океан утрауларыннан кала бөтен җирдә дә очрый. Кайбер төрләр, мәсәлән, кызыл бүксәле чуаркай (Anthus cervinus) һәм ала чуаркай (Anthus hodgsoni), Арктика тундрасында, ерак төньякта оя коралар, һәм антарктика чуаркае (Anthus antarcticus) Көньяк Георгия утравындагы субантарктикада яши.

Татарстан территориясендә 6 төре бар. Сары сиртмәкойрык (M. flava), сары башлы сиртмәкойрык (M. citriola), ак сиртмәкойрык (M. alba) барлык районнарда да очрый; тау чәберчеге (M. cinerea), кара башлы сиртмәкойрык (M. feldegg), сары маңгайлы сиртмәкойрык (M. lutea) — республикада сирәк төрләр. Оя коручы һәм күчеп йөрүче кошлар. Кырларда, көтүлекләрдә, тугайлы болыннарда, торак пунктларда яшиләр.

Урман чуаркае (Anthus trivialis) Евразиянең уртача зонасында, шул исәптән Россиядә дә оя кора.

Сиртмәкойрык кошлар ояларын җирдә, агач тамырлары, чыбык-чабык өемнәре астында, кайвакыт агач куышларында коралар. Нигездә, апрель-майда, 4-7 чуар йомырка сала. Ел уңай килгәндә, ике тапкыр бала чыгара. Бөҗәкләр, суалчаннар, моллюсклар белән туклана.

Корткыч бөҗәкләрне юк итеп, авыл һәм урман хуҗалыгына файда китерә.[6]

Чуаркай кошчыклары (Anthus novaeseelandiae).
  • Основы палеонтологии : Справочник для палеонтологов и геологов СССР : в 15 т. / гл. ред. Ю. А. Орлов. — М. : Наука, 1964. — Т. 12 : Земноводные, пресмыкающиеся и птицы / под ред. А. К. Рождественского, Л. П. Татаринова. — С. 696. — 724 с. — 3000 экз.