Сифилис

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Сифилис[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сифилис — гомуми инфекцион авыру. Бу авыру Европада XV гасырда тарала. Аны Европага Америкадан күчерелгән дип саныйлар. XVI гасыр башында Дж. Фракастро язган поэманың төп герое Сифилус исемле авыру дуңгыз көтүчесе булган. Бу авыруның исеме шуннан килеп чыккан дип санала. Ләкин борынгы кабиләләрнең кайбер язмалары, борынгы рәсем сәнгате сурәтләре һәм борынгы кешеләрнең сөяк калдыкларында билгеләнгән үзгәрешләр бу авыруның бик борынгы заманнардан ук булуы турында уйларга мөмкинлек бирә.

Сифилисны китереп чыгаручы — төссез трепонема. Авыру күпчелек очракта җенси юл белән күчә. Ләкин көнкүреш юлы белән: авыру кешенең шәхси әйберләрен (стакан, кашык, сигарет, мунчала, теш щеткасы, иннек һ.б.) кулланганда (көнкүреш сифилисы), авыру анадан балага (тумыштан килгән сифилис), сирәк очракта кан салганда да (гемотрансфузион сифилис) күчәргә мөмкин. Төссез трепонема тереклеге өчен оптималь шартлар булып, юеш тирәлек һәм 37 °С температура тора. Ул икегә бүленеп, бик тиз үрчи һәм 4 төрле формада: спиральсыман, бөртексыман, циста һәм L формасында булырга мөмкин. Төссез трепонеманың кислородка сизгер булуы аның кан һәм лимфа тамырлары буйлап тиз хәрәкәтләнүенә китерә. Фагоцитоз вакытында төссез трепонема күп катлы тышча белән капланып, озак вакытлар сакланырга мөмкин. Мондый вируска антитәнчекләр һәм антибиотиклар тәэсир итә алмый. Шушы халәттә алар инкубацион периодның тагын да озынаюына китерәләр.

Сифилисны йоктыруга сәбәпче булып тән тиресендә һәм органнарның лайлалы тышчаларында яралар булу тора. Шулай ук сифилис үбешкәндә, тешләгәндә һәм медицина персоналларының турыдан-туры контакты вакытында да күчәргә мөмкин. Сифилис барышында түбәндәге стадияләрне күрсәтергә була:

  1. инкубацион;
  2. беренчел;
  3. икенчел;
  4. өченчел.

Инкубацион период авыру йокканнан соң 2—5 атна дәвам итә. Авыруны кабат йоктырганда бу период кыскара. Бу вакыт эчендә лайлалы тышчага эләккән төссез трепонема бик тиз үрчи һәм тәннең башка участокларына тарала, ләкин бу вакытта авыру билгеләре булмый. Аннары төссез трепонема эләккән урында кызыл төстә, тимгелләнеп авыртмый торган бетчә яки күгәрек барлыкка килә. Аны каты шанкр яки беренчел сифилома дип атыйлар. Ул түгәрәк формада, читләре кызыл, ә уртасы зәңгәрләнеп, ялтырап тора. Шанкрның зурлыгы энә очыннан башлап 2 см һәм аннан да зуррак булырга мөмкин. Беренчел шанкр, кагыйдә буларак, аз санда һәм гадәттә ул җенес органнарында була, сирәгрәк иреннәрдә, телдә, авыз куышлыгының лайлалы тышчасында, муен тирәсендә очрарга мөмкин. Җәрәхәт барлыкка килеп, берничә көн үткәч, якын-тирәдәге лимфатик төеннәр нык зураялар. Берничә атнадан сифилислы җәрәхәт, дәваламасаң да, үзеннән-үзе төзәлә. Бу чорда авырту булмагач, сифилис йоккан кеше авыру билгеләрен сизмәскә һәм вакытында врачка мөрәҗәгать итмәскә мөмкин. Сифилис йоктыруга әз генә шик булганда да кан анализы (Вассерман реакциясенә) ясарга кирәк.

Берничә атна яки 3—6 ай үткәннән соң сифилисның икенчел стадиясе башлана. Бу вакыт эчендә төссез трепонемалар бик тиз үрчиләр һәм барлык органнарга һәм тукымаларга, канга һәм лимфага үтеп керәләр. Бу чорда организмның трепонемалар бүлеп чыгарган агу белән агулануы (интоксикация) күзәтелә. Әмма күп очракта сифилис белән авыруны дөрес ачыкларга нинди дә булса үзенчәлекле аерым билгеләр булмый. Гадәттә гомуми хәлсезлек, кәеф начарлану, баш авырту, мускуллар, буыннар, сөякләр сызлау, температураның аз гына күтәрелүе күзәтелә. Кайчак авыручы кеше моны гриппка кайтарып калдыра. Сифилисның икенчел стадиясенә хас үзенчәлекле бердәнбер билге — бөтен тәндә таралган алсу кызыл тимгелләр. Алар да тиз генә беленмиләр, хәтта күргәч тә авыру кеше аларны нинди дә булса ризыкка аллергия дип кабул итәргә мөмкин. Шулай да бу стадиядә җенес органнарында һәм аның тирәсендә юешләнеп торучы җәрәхәтләр барлыкка килергә мөмкин.

Мондый җәрәхәтләр һәм тимгелләр бик тә куркыныч. Бу билгеләр я югалып, я барлыкка килеп 3—6 ай буена дәвам итә. Бу стадиядә хатын-кызларның муенында пигментация дә булырга мөмкин. Ул дәвалауга авыр бирелә һәм 1—2 елга кадәр сузылырга мөмкин. Шулай ук чәч коелып, пеләшләнү дә күзәтелергә мөмкин. Сифилисның икенчел стадиясе 2—3 елга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Әгәр дә авыруны бу периодта дәвалый башласаң, барлык билгеләр дә эзсез юкка чыгалар. Сифилисның өченчел стадиясе авыру йокканнан соң дәваламасаң 3—4 нче елларда башлана. Бу стадиядә төссез трепонемалар тупланган урыннарда тукымалар бик нык зарарлана: башта шешенү күзәтелә, аннары тукымалар үлә һәм таркала башлый. Тукыма таркалган урында сифилиска гына хас тирән җәрәхәт, җөй барлыкка килә. Тукымаларның шулай зарарлануы, гуммалар хасил булу тәннең барлык урыннарында да күзәтелергә мөмкин. Гумманың каты аңкауда ясалуы шундагы сөякнең таркалуына китерә. Нәтиҗәдә тавыш сифилиска хас булганча тыңкышлана. Гумма борын өстендә булса, борын сөяге таркалып, борын эчкә батып керә. Шундый зарарланулар нәтиҗәсендә кеше гарипләнеп, инвалидка әйләнә.

Сифилис белән авырганда кан тамырлары, аеруча аорта нык зарарлана, аорта стенасы үзенең ныклыгын, сузылучанлыгын югалта һәм кан басымыннан акрынлап киңәя, сузыла башлый, хәтта өзелергә дә мөмкин. Аортаның шартлавы кешенең кинәт үлеменә китерә. Арка миенең һәм нервларның сифилис белән зарарлануы авыр неврологик авыруларга сәбәп була. Бу очракта тәннең төрле участокларының тою сәләте бозыла, даими рәвештә яки вакыт-вакыт бораулагандай яки «кинәт чәпчеп алучы» авыртулар башлана. Нерв системасының сифилис белән зарарлануы нәтиҗәсендә хәрәкәт координациясе бозыла, йөреш тотрыклыгы бетә, кеше тигезлеген югалта, аунаклап йөри башлый; сөйләм бозылу, хәтер бетү, исәпләү, язу, укуның начарлануы, акылның зәгыйфьләнә баруы — сифилис белән авыручы кеше өчен типик күренешләр.

Сифилисны беренчел һәм икенчел стадияләрдә җиңел дәвалап була. Ләкин үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә кирәк. Сифилисны дәвалау бары тик медицина учреждениеләрендә генә үткәрелергә тиеш. Сифилис белән авырган кеше дәвалап терелгәч тә, 1 елдан 5 елга кадәр медицина учреждениеләренең күзәтүе астында булырга тиеш.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]