Сихерле саннар (физика)
Сихерле саннар - төш физикасында төшнең сүрүен тулысынча тутыручы атом төшендәге нуклоннар саннары - җөп натураль саннар рәте була.
2012 елга шундый 7 сан билгеле: 2, 8, 20, 28, 50, 82, 126 (соңгысы тик нейтроннар өчен).
Нейтроннарның сихерле саныннан һәм/яки протоннарның сихерле саныннан торган атом төшләре зуррак бәйләнеш энергиясенә хас, шуңа күрә нуклидлар җәдвәлендәге күршеләргә караганда шактый тотрыклырак булалар.
Ике тапкыр сихерле төшләрдә протоннар саны һәм нейтроннар саны сихерле санга тигез, табигатьтә түбәндәгечә ике тапкыр сихерле төшләр бар:
42He2, 168O8, 4020Ca20, 4820Ca28, 20882Pb126
Һәм кыска вакытта яшәүче ясалма ике тапкыр сихерле нуклидлар бар:
102He8, 288O20, 4828Ni20, 5628Ni28, 7828Ni50, 10050Sn50, 13250Sn82.
Сихерле төшләрнең гадәти булмаган тотрыклылыгы трансуран элементларын булдыру мөмкинлеген бирә дип фараз ителә. Гадәттә шушы авыр элементлар стабиль түгел, тиз таркала. Ләкин нуклоннарның сихерле саннары белән авыр изотопларны шартлы аталган тотрыклылык утравында табу көтелә. Әмма теоретик исәпләүләр буенча шушы элементларның төшләре сферик булмаслар, шуңа күрә барлык сферик сихерле саннар табылган дип карашы бар.
Кургаш - иң авыр ике тапкыр сихерле төш (димәк иң авыр стабиль элемент) булганга күрә, аннан радиоактив нурланышка каршы саклау экраннары ясала.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Shell Model of Nucleus. HyperPhysics.
- Магические ядра. Энциклопедия «Физика космоса».