Сканда

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сканда latin yazuında])
Сканда
Сурәт
Җенес ир-ат
Ата Шива
Ана Парвати
Кардәш Ганеша
Ире яки хатыны Девасена[d] һәм Valli[d]
Илаһ карый Каумарам һәм Thirupparamkunram Murugan Temple[d]
Коралланыш Брахмастра[d], gada[d] һәм Vel[d]
Менеп йөри торган хайваны P. muticus[d]
 Сканда Викиҗыентыкта
Тамил-Надуда Чидамбарам гыйбадәтханәсендә Сканда.

Ска́нда (Санскрит телендә: स्कन्द}} — «коелган»), Кумара, Карттикея[1], Муруган (Тамил телендә: முருகன்}}, Малаялам телендә: മുരുകന്‍) — Һинд динендә Ходайлар гаскәре җитәкчесе, сугыш Ходае. Еш алты башлы, унике куллы һәм аяклы яшүсмер итеп сурәтләнә. Башка исемнәре:Шаравана, Махасена, Гуха, Субрахманья. Аның атрибутлары - җәя, сөңге һәм әтәч сурәте белән байрак. Аның ваханасы (атлана торган хайваны) - тавис. Шулай ук Сканда гаскәриләргә генә түгел, ә каракларга да ярдәм итә торган итеп санала.
Исемнең килеп чыгышына тууы турындагы риваятьләрнең берсенә рәхмәтле. Бу риваять буенча Агни Ходае җиде олы фикер иясе хатыннары белән кушылырга теләгән, ә Сваха Агнига дәрте уянып, чират буенча аларның образын алган (иренә аеруча тугъры булган берсенең ул ала алмаган). Кушылудан соң һәр вакыт, ул Агниның орлыгын алган, кош булып әверелгән, югары тауга менгән һәм алтын савытка салган. Берникадәр вакыт узгач алты башлы Сканда туган.
Башка риваять буенча Сканда Шива һәм Парватиның улы булган, ул Брахма сүзләре буенча Шива улы тарафыннан гына үтерелә алган Тарака шәйтанын үтерү өчен туган булган. Яратылу вакытында Шиваның орлыгы утка төшкән, әмма ут Ходае Агни аны тота алган һәм күк елгасы Гангага ыргыткан. Шуннан соң Ганга орлыкны Химават тавына алып барган, анда туган малайны Криттиклар тәрбияләгән - Плеядалар йолдызлыгы чагылышы. Аның башка исеме - Карттикея. Вакыт узу белән Сканда күк гаскәрен җитәкләгән, Тараканы һәм башка шәйтаннарны үтергән.
Махсус Каумара агымы формасындагы Сканда культы Көньяк Һиндстанда киң таралган, анда аның образы Дравид сугыш Ходае Муруган белән тәңгәлләштерелә.

Карттикея сурәте белән тәңкә, безнең эрага кадәр I гасыр.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Булич С. К. Картикея // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Zvelebil K.V. Tiru Murugan. — Madras: Ulakat Tamilaraycci Niruvanam, 1981.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Картикея // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.