Скандинавия ярымутравы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Скандинавия ярымутравы latin yazuında])
Скандинавия ярымутравы кыш көне

Скандинавия ярымутравы (норв. Den skandinaviske halvøy, швед. Skandinaviska halvön) — Аурупаның төньяк-көнбатышында урнашкан ярымутрау. Төньяктан, Россия һәм Финляндиядән башлап көньякка Даниягә кадәр 1900 км-га сузыла. Ярымутрау киңлеге 800 км-га җитә, мәйданы якынча 800 мең км² (Аурупаның иң зур ярымутравы). Ярымутрауда Норвегия, Швеция, Финляндия (өлешчә) дәүләтләре урнаша.

Ярымутрау Балтий, Төньяк, Норвег, Баренц диңгезләре белән юыла.

Ярымутрауның иң югары ноктасы — Гальхёпигген тавы (норв. Galdhøpiggen), биеклеге 2469 м.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]