Скарятинский бакчасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Скарятинский бакчасы latin yazuında])

Бай тарихлы борынгы Чистаебызның үзәген Скарятинский бакчасы бизи. Бакчага 1868 елда, Россиянең дәүләт эшлеклесе, Казан губернаторы Николай Яковлевич Скарятинның Чистайга иген сәүдәсе эшләре белән чираттагы килүеннән соң, нигез салына. Элек бу урында иген мәйданчыгы булган урын, ташландык хәлдә булган һәм шәһәрне бизәп тормаган. Элеге куренешләргә тап булган губернатор, шәһәр властен ачуланган һәм хәлне шәхси контрольдә тотарга вәгъдә итеп, тәртип урнаштырырга мәҗбүр иткән. Танылган шәһәр сәүдәгәрләре Василий Челашев, Егор Чукашев,абыйлы-энеле Андрей һәм Леонтий Маклаковлар, абыйлы-энеле Василий һәм Иван Остолоповскийлар, Андрей Поляков, Журавлевлар гаиләсе һәм башкалар биргәннәр. Губернаторның актив ярдәме белән 1868 елның маенда Екатерининская (хәзерге К.Маркс) һәм Архангельская (Ленин) урамнары арасында гаҗәеп матур аллеялар, павильоннар, җәйге театр, бильярд, олыларга һәм балалларга атыну өчен таганннар куелган җәмәгать бакчасы корыла. 1872 елда патша тарафыннан Чистай шәһәр думасының җәмәгатьчелек бакчасына аңа нигез салучы Николай Скарятин исемен бирү турында үтенеч расланды. Скарятин бакчасы бер дигән ял итү урыны булган.Анда барсы да керә алмаган.Байлар ял көннәрендә күңел ачкан булсалар, гади халыкка һәм һөнәрчелек мәктәпләрендә укучыларга аллеяларда йөрергә рөхсәт ителгән. Көндез бакчага гимназиянең өлкән сыйныф укучыларына керү рөхсәт ителгән. Балалар өчен җиһазландырылган бакчаның көнчыгыш олешенә, кечкенә сабыйлар белән бала багучылар керә алган. Күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен, бакчаның караучысы булган. Биредә агачларның уникаль төрләре, куаклар һәм чәчәкләр үскән, аларны үстерү белән бакчачылардан торган аерым бригадалар шөгыльләнгән. Бакчада тәртип һәм чисталык хөкем сөргән. Октябрь революциясеннән соң, эсерлар партиясе үтенече буенча, Скарятинский бакчасы Карл Маркс исемендәге мәдәният һәм ял итү паркы дип атала башлый.Тиешле тәрбия күрмәгәнлектән, вакыт үтү белән ул элеккеге матурлыгын югалта, агачлар һәм куаклар юк ителә,шуннан соң бакчаның капкалары бирегә килүчеләр өчен бөтенләй ябыла. Бакчаны бары Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан сон гына торгыза башлыйлар. Ул вакытта аның үзәк өлешендә зур чәчәклек булган, чәчәкләр арарсында Карл Маркс бюсты торган. Сәхнә белән бию мәйданчыгы да булган, анда тынлы оркестр уйнаган. Карусельлар һәм атыну өчен таганнар белән аттракционнар да балалар белән олыларны сөендергәннәр. Вакыт үтү белән бакча яңадан ташландык хәлгә килә һәм җитди яңартуны таләп итә. 2010 елдаТР Дәүләт Думасы депутаты Виктор Смыков башлап йөрүендә, биредә зур күләмдә төзекләндерү эшләре башлана.Ул Чистайның 230 еллыгына, 2011 елның 27 августына яңартылып ачыла.Биредә яңа балалар мәйданчыклары, автодром барлыкка килә, карусельләр, яңа гына өйләнешүчеләр өчен ротонда һәм пергола, шулай ук сәхнә барлыкка килә, анда шәһәребезнең иң мөһим вакыйгалары үтә. 2015 елда Скарятинский бакчасында танылган совет язучысы, әдәбият буенча Нобель премиясе лауреаты Борис Пастернакка һәйкәл куела. 2017 елда Виктор Смыков башлап йөрүендә бакчага яңа“Энҗекәй”аттракционы кайтарыла. 2018 елның 9 маенда Скарятинский бакчасында “Ватаннны саклаучыларга” дигән сугышчан дан почмагы ачылды. Биредә сугыш елларындагы артиллерия һәм бронь техникасын карап, илебез тарихын өйрәнергә мәмкин. Бакчаның үзәк өлешенә җырлаучы фонтаннар урнаштырылган. Скарятинский бакчасы чистайлылырның яраткан ял итү урыны һзм ул шәһәрлеләр тормышыннан бик күп хатирәләрне һәм вакыйгаларны саклый.