Смешариклар
| Смешариклар | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | рус. Смешарики ингл. Kikoriki |
| Сайт | http://smeshariki.ru/ |
Смешариклар (рус. Смешарики, ингл. Kikoriki) — Россия мультипликацион сериалы.
«Смешариклар» сериалы — Олы Дөньядан диңгез, чүл, урман һәм тау белән аерылган Смешариклар Илендә яшәүче шарсыман җан ияләренең тормыш маҗаралары хакында сөйли. Смешариклар бергәләшеп, дуслашып яшиләр, төрле көнкүреш эшләр белән шөгыльләнәләр, кайвакыт кызык яки сәер хәлләргә дә эләгәләр.
Төп сериал 450 сериядән тора, алар арасында мавыктыргыч та, җитди һәм фәлсәфи темаларны тасвирлаганнары да бар. Шунлыктан сериалны балалар да, өлкән яшьтәгеләр дә карый. Серияләрнең озынлыгы 6 минут 30 секундтан алып 13 минутка кадәр. Кайбер серияләр 2 кисәктән торалар, «Күбәләк эффекты» — өчтән. Төп сериалга өстәмә булып «Смешариклар. Башлану» һәм берничә белем бирүче юнәлештәге серияләр бар («Пин-код», «Әлифбалар»). Мультфильм нигезендә «Шарарам» күпкулланучылы уены эшләнгән[1].
Мультфильм 60 илдә күрсәтелгән, 15 телгә тәрҗемә ителгән[2].
Төп каһарманнар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Һәр смешарик шар формасында була һәм берәр җанварга охшап тора, шулай ук аның үз тормыш тарихы һәм үз холкы бар. Смешариклар арасында тискәре каһарманнар юк диярлек, булганнары да — берничә сериядә генә күренә.
Даими каһарманнар яше буенча шартлы рәвештә ике төркемгә бүленә: «балалар» (Бәрәш, Нюша, Куяш, Керпе, Биби) һәм «олылар» (Карыч, Ябалак, Копатыч, Пин, Пошаш). «Балалар» нигездә уеннар һәм күңел ачу белән мәшгуль (гәрчә кирәк булганда җитди эшләрдә дә катнаша), а «олылар» — эшлиләр (Пошаш — фәнни тикшерүләр үткәрә, Пин — техника белән, Копатыч — авыл хуҗалыгы өлкәсендә). Өлкән буын шулай итеп «балалар» хакында хәстәрли, белем һәм тәрбия бирә, ә «балалар» исә олыларның абруен таный, әмма үзләрен иркен итеп тота.
Куяш (ингл. Krash, рус. Крош)
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Зур колаклы зәңгәрсу төстәге куян, холерик. Гел яхшы кәефтә булып йөри. Күңелле, актив һәм максатка омтылышлы, әмма шул ук вакытта сөмсез, ыгы-зыгы килүчән һәм әңгәмәдәшне бүлдерүчән. Яңа һәм гадәти булмаган әйберләргә ябышучан, тиз мавыгып китә. Маҗаларга булган тартылуы, җавапсызлыгы, алдан күрә белмәүчәнлеге һәм какшамас оптимизмы аны Керпене ияртеп төрле авантюраларга керергә этәрә. Гипноз астында оча ала («Иллюзионист» сериясе). Аның яхшы хәтере һәм «Радиоэлемтэ инженеры» («Борыңгы хәзинәләр сере» сериясе) дәрәҗәсе бар.
Керпе (ингл. Chiko, рус. Ёжик)
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Куе кызыл төсле керпе, Куяшның иң яхшы дусты, флегматик. Күзлек киеп йөри. Үз дустыннан аермалы Керпе яхшы тәрбияле, акыллы һәм сакланучан. Керпе аз гына акрын, оялчан, барсы да тыныч булганны ярата. Кәнфит тышлыкларын һәм кактусларны туплый, тәртип ярата. Шулай ук бәхәсләшеп беткәннәрне килештерә белә.
Бәрәш (ингл. Wally, рус. Бараш)
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Аксыл шәмәхә төсле бәрән. Меланхолик, шагыйрь. Тирә-яктагы кешеләрдән күп игътибар таләп итә. Еш кына башкалар өчен кайгырып тора. Лунатизм авыруы белән интегә, гәрчә йокламаган вакытта биеклектән курка. Ышандыручан, амулетларның куәтенә ышана. Йокыдан соң уяна, ә кичен төн уртасына кадәр утыра ала. Өендә даими «иҗади тәртипсезлек» күзәтелә. Серле һәм кинәт килеп чыгучы белемнәргә ия: берничә тел («Барсын оныту») һәм бәйли белү («Парлы микърамә»). «Пин-код»та фәннәргә карата тискәре фикер йөртә. Нюшага гашыйк.
Карыч (ингл. Carlin, рус. Кар Карыч)
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Үткәне кызык булган ата карга: ул күп сәяхәт итте, циркта чыгыш ясады. Чит илдән чыгышлы, үз фамилиясе «фон Кар» була. Рәссам, музыка остасы һәм җырчы. Сангвиник. Оптимист. Карыч үз гомерендә булган хәлләр турында сөйләргә ярата. Смешариклар аны хикмәт һәм бай тормыш тәҗрибәсе өчен хөрмәт итәләр, еш кына аңа киңәш өчен мөрәҗәгать итәләр. Тормышындагы иң зур казанышы Гудини күрсәткән трюк кабатлау булды. Гипноз остасы. Аңа бөтенесе үз серләрен ышанып сөйли.
Копатыч (ингл. Berry, рус. Копатыч)
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Соры аю, барлык Смешариклар өчен җимеш һәм яшелчә үстерүче бакчачы абый. Авыр хәлләрдә барсын үз контроль астына ала, күңел ачу һәм бәйрәмнәрне сөйми, әмма бөтен спорт төрләре буенча ярсу фанат булып тора. Кышын йоклап ята, гәрчә гел алай итми. Аның әтисе бакчачылык һәм башка «тыныч» шөгыльләнүләрне «чын аю»га хас түгел дип саный. Шуңа күрә Копатыч әтисенә алар белән мавыгуы хакында белдерми.
Нюша (ингл. Rosa, рус. Нюша)
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Дуңгыз баласы, хатын-кыз затыннан, сангвиник. Гүзәл, зифа һәм мөлаем. Чибәр принцессалар турында әкиятләрне ярата. Киену модасын даими күзәтеп бара. Игътибар үзәгендә булырга ярата, кызыксынучан. Бәрәш белән катлаулы мөнәсәбәттә тора: бер яктан аның белән дуслыкта, икенче яктан — аны үз максатында куллана.
Пошаш (ингл. Dokko, рус. Лосяш)
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Поши — галим, ул җитди рәвештә астрономия, биология, химия, физика белән шөгыльләнә һәм башка фәннәр белән кызыксына. Мөгезләр озынлыгы белән акыл бәйләнеше турындагы тикшерү өчен ул Нобель премиясенә лаек булды. Чынбарлыкка ышанучы. Барсын да фән күзлегеннән аңлатырга тырыша. Смешариклар арасыннан иң акыллысы, китаплар укырга ярата. Сангвиник.
Пин (ингл. Otto, рус. Пин)
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ачышлар ясаучы пингвин, алман акценты белән сөйләшә. Сангвиник. Суыткычта йоклый. «Смешариклар. Башлану» фильмында музей сакчысы булган. Күп роботлар, шул исәптә Тимердән ясалган бала караучысын һәм Бибине, ясаган. Пин өендә тәртипсезлек, әмма Пин аны бетерергә тырыша. Пин хөрмәтенә «Пин-код» сериалы аталган. Аның бер аерым ангар һәм зур файдалы әйберләр чүплеге бар.
Ябалак (ингл. Olga, рус. Совунья)
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шәмәхә төсле ябалак. Элек ул физкультура укытучысы булып эшләгән, спорт һәм саф һава ярата. Сангвиник. Медицина белемнәре бар, Смешарикларда табибә һәм шәфкать туташы булып йөри. Барлык Смешарикларның саулыгын кайгырта, даими рәвештә сәламәт тормыш алып барырга һәм физик күнегүләр ясарга өнди. Хуҗабикә, өен тазалыкта һәм пөхтәлектә тота. Тәмле бәлешләр пешерә, зур тормыш тәҗрибәсенә ия. Йомшак күңелле, пыяла шар ярдәмендә киләчәкне юрый ала. Машина йөртә белә.
Биби (ингл. Robo, рус. Биби)
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Пин ясаган робот, алар аталы-уллы булып санала. Биби кешечә сөйләшә белми, сигналлар белән генә аралаша, әмма шул ук вакытта акыллы һәм укый-яза белә. Вакытның күп өлешен үз эшләре белән шөгыльләнеп галәмдә уздыра, ләкин вакыт-вакыт Смешариклар белән күрешер өчен кайта һәм Пингә фотосурәтләр белән хатлар җибәреп тора.
Серияләр исемлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]| 1 сезон | ||
|---|---|---|
| № | Серия саны | Чыгарылу елы |
| 2 сезон | ||
|---|---|---|
| № | Серия саны | Чыгарылу елы |
| 3 сезон | ||
|---|---|---|
| № | Серия саны | Чыгарылу елы |
| 4 сезон | ||
|---|---|---|
| № | Серия саны | Чыгарылу елы |
Суд процессы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2019 елның җәендә «Смешарики» мультфильмнарын ясаучылар смешаринның зур партиясен тараткан өчен кулга алына, алар ваклап сату чылбырлары аша конфетлар исеме белән контрабандага китерелә. Кондитер компаниясе, тыелган матдәләр тудыручы җир асты оешмасы белән берлектә, бу конфетлар җитештерү өчен җаваплы иде.
Татарча дубляж
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2020нче елда Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча «Аксу» студиясе сериалны тәрҗемә итү эшенә тотынды. Ел эчендә иллеләп серия тәрҗемә ителде, алар Ютуб каналда урнаштырылды.[6] Барлыгы 100 серия.
Тавышлындыруда Әбри Хәбриев, артист Марсель Мәхмүтов, артистка, тәрҗемәче Зөлфия Шәмсуарова, актер Ирек Хафизов катнаштылар.
Студиянең дубляж режиссеры Әлфия Һадиева сүзләренчә, "Смешариклар" мультфильмы хәзер интернетта актив тарала, "Шаян ТВ"да күрсәтелә.[7]
Әлифбалар (2006—2012)
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Җәмгыятьтә үз-үзеңне ничек тотарга турында сөйләгән берничә белем бирү проектлары. Серияләр озынлыгы 30 секундтан алып 6 минут 30 секундка кадәр.
Шаярулар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]| № | Серия | Сюжет |
|---|---|---|
| 1 | Чемпион | 3D-графикада ясалган Смешариклар хакында беренче рәсми мультфильм. Тау битендә чаңгыда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләре. |
| 2 | Электр энергиясе | Электр энергиянең каян килеп чыкканы. |
| 3 | Тимер юл | Серия тимер юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре хакында сөйли. |
| 4 | Мисыр | Куян, Керпе һәм Пошаш Мисырда экскурсиядә. |
Мультклиплар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]| № | Атамасы | Тасвирлама |
|---|---|---|
| 1 | Ул минем эчемдә яши | «Алйот та баламут» җырының музыкаль клибы |
| 2 | Пластилин | «Без изәбез, без изәбез» җырының музыкаль клибы |
| 3 | Кәеф | «Яхшы кәеф» җырының музыкаль клибы |
| 4 | Винт! | «Винт!» җырының музыкаль клибы |
| 5 | Ел башындагы бишек җыры | «Ел башындагы бишек җыры» җырының музыкаль клибы |
| 6 | Иске ел кая китә? | «Иске ел кая китә?» җырының музыкаль клибы |
| 7 | Эсселектә дә суыкта шар әйләнә | «Эсселектә дә суыкта шар әйләнә» җырының музыкаль клибы |
Яңа маҗаралар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Пин-Код
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Смешариклар. Башлану
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2011 елның 22 декабрендә 3D форматында Смешарикларның Олы Дөнья белән танышу хакындагы «Смешариклар. Башлану» тулыметражлы анимация фильмы дөнья күрде. Бу сериядә Смешариклар телевизордан сериал караганда аны чын хәлгә саныйлар һәм сериал каһарманнарына ярдәм итәргә карар итәләр.
Смешариклар. Алтын аҗдаһа турында риваять
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Смешариклар. Алтын аҗдаһа турында риваять» — 2015 елның 1 октябрендә чыккан 3D форматындагы режиссёр Денис Черновның тулыметражлы анимация фильмы [1], ул «Смешариклар» мультсериалының приквелы булып тора.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Рәсми сайт
- ↑ Шаркылдыклар Кытайда, archived from the original on 2019-04-16, retrieved 2016-04-11
- 1 2 Бу сериядә атамасы күрсәтелмәгән иде.
- ↑ Бу серия 2005 елда Халыкара «China International Cartoon and Digital Art Festival» фестиваленең бүләген алды 2014 елның 14 июль көнендә архивланган
- ↑ Бу сериянең атмасы «Шаркылдыклар. Пин-Код» мультсериалындагы 54-нче серия атамасына тиң.
- ↑ https://www.youtube.com/@СМЕШАРИКЛАР
- ↑ https://www.azatliq.org/a/31671991.html
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рәсми сайт
- Новая газета 2010 елның 4 февраль көнендә архивланган