Совет Армиясе маршы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Совет Армиясе маршы latin yazuında])
«Совет Армиясе маршы»
Җыр
Язылган 1928
Көй авторы Салих Сәйдәшев

«Совет Армиясе маршы» (1941 елга кадәр «Кызыл Армия маршы») — күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшев (19001954) 1928 елда тынлы оркестр өчен иҗат иткән марш.

Салих Сәйдәшев (с) Ф. Туишев белән

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыл Октябрь исемендәге Татар дәүләт театры (соңрак Камал театры) музыка бүлеге мөдире Салих Сәйдәшев «Кызыл Армия маршы»н Казанда урнашкан укчы дивизия командиры Якуб Чанышев (18921987) соравы буенча, 1928 елда Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренең 11 еллыгына багышлап яза башлый. Сәйдәшев 1920-елларда Ырынбурда яшәгән вакытта ук Кызыл гаскәр өчен милли колоритлы поход маршы язарга керешкән була.

Премьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

С.Сәйдәшевнең язулы бүләкләү кесә сәгатенең капкачы (Салих Сәйдәшев музее, Казан)

Беренче тапкыр бу әсәр 1929 елның 23 февралендә, Казан гарнизонының Кызыл Армия туган көнгә багышланган тантаналы җыелышында хәрбиләр алдында башкарыла. Маршны 1нче татар полкы оркестры башкара. Хәрбиләргә музыка шулкадәр нык охшый, аларның соравы буенча оркестр маршны өч мәртәбә кабатлый. Авторга «почетлы кызылармеец» исеме бирәләр, гаскәриләрнең хәрби киемен бүләк итәләр[1]. Моңа җавап итеп, оркестр Сәйдәшевнең яңа язылган «Каршылау» маршын[2] уйный. 29 яшьлек С. Сәйдәшев ихтирам өчен сугышчыларга рәхмәт әйтә, иҗаты белән аңа күрсәтелгән хөрмәтне аклаячагына ышандыра.

1934 елда «Кызыл Армия маршы» беренче мәртәбә Мәскәүдә Кызыл мәйданда узучы хәрби парадта яңгырый. ССРБ саклану хәрби комиссары К. Е. Ворошилов (18811969) композиторга алтын сәгать бүләк итә[3].

«Сәйдәш»

Сәйдәш рухы йөрде фронтларда,
Окопларда, алгы сызыкта.
Туплар булып яңгырады «Марш»
Фашизмга каршы, коллыкка!
Равил Фәйзуллин

Бөек Ватан сугышы фронтларына Казан тимер юл вокзалыннан китүче гаскәрләрне «Совет Армиясе маршы»н уйнап озаталар. Салих Сәйдәшев дирижерлык иткән симфоник концертлардан кергән акча Совет Армиясе фондына җибәрелә.

Марш 1945 елның маенда Берлин урамында, Җиңү көнендә Мәскәүдә яңгырый.

Яңа тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан җөмһүриятенең суверенитет символларын булдырганда, «Совет Армиясе маршы» Татарстан гимны өчен тәкъдим ителгән музыкаль әсәрләр исемлегенә кертелгән.

Казан тимер юл вокзалыннан Мәскәүгә китүче «Татарстан» фирма поезды кузгалганда, «Совет армиясе маршы» яңгырый.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рафис Могыйнов. Җиңүләргә рухландыручы марш. «Мәйдан», 2005 ел, май, 6-7нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Вил Казыйханов. Мәңге яшәр аның моңнары. «Кызыл таң», 26.11.2010
  2. Совет Армиясе маршы(үле сылтама) (аудио, 5:35)
  3. Совет Армиясе маршы (видео, 5:38)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]