Совет архитектура модернизмы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Совет архитектура модернизмы latin yazuında])

Совет архитектура модернизмы (фр. modernisme, фр. moderne — өр-яңа, заманча; «ингл. modern» — хәзерге, яңа) — конструктивизм һәм сталин классицизмы белән бергә чын совет мигъмари стильләренең берсе. XXI гасырның башында тәнкыйтьчеләр тарафыннан аерым юнәлешкә аерып чыгарылды. 1955 елдан башлап 1991 елга кадәрге чорны үз эченә ала. Сугыштан соң сталин ампирыннан хрущев модернизмына күчү 1955 елның 4 ноябрендә кабул ителгән СБКФ ҮК һәм ССРБ Министрлар Шурасы "Проектлаштыруда һәм төзелештә артыклыкларны юк итү турында"[1] карарыннан башлана.

Гомуми сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Барлыкка килү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мигьмари модернизм Советлар Берлегенә Көнбатыштан килеп, совет модернизмына әйләнде. "Хрущев җепшеге" вакытында ССРБдә мигъмарчылар өчен күпләп рөхсәт ителгән профессиональ журналлар барлыкка килә башлады, чит ил: ләх, кубалы и маҗар мигъмарчылары белән тәҗрибә уртаклашу башланды. Модернизмның халыкара булуы иң әһәмиятле үзенчәлеге. Совет модернизмы Ле Корбюзье эшләрендә башлана. XX гасыр 50-елларында ул совет конструктивизмы нигезләрен яңа, үзенең архитектура стиленә эшкәртте.

Атама тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Совет архитектура модернизмы» атамасы 2010-еллар башында гына кертелде, ул вакытка хәтле ул юк иде диярлек. Совет архитектура модернизмының төгәл критейлары әлегә юк, төгәл чоры гына билгеләнде. Бу стильне ачыклауда Фредерик Шубин атлы франсыз фотографы зур роль уйнады[2]. Ул 2000-еллар башында элекеге совет берлеге җирләренә сәфәр кылып, күп кенә биналарны фотога төшерде. Ул вакытта алар брутализм стилендә төзелгән дип исәпләнгән иде.

Брутализм белән охшашлык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күпчелек тикшеренүчеләр фикеренчә, брутализм совет модернизмы нигезе булып тора. Шунлыктан, аңа туры килүче сыйфатлар хас, ягъни: авыр формаларның һәм корылышларның функциональлеге; биналарның урбанистик күренеше. Тәвәккәл һәм әкәмәтле композицион карарлар, булдыручылар фикеренчә, совет тормышының катлаулы булуын күрсәтә. Брутализмда кебек, төп кулланылган төзелеш материалы — тимер-бетон, архитектура заказны үтәүгә караш — комплекслы.

Стиль үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вәләкин совет модернизмы һәм брутализм бер үк нәрсә түгел. Мәсәлән, мәрмәр, комташ, кабырчык токым, керамика һәм башка каплау материалларын куллану совет модернизмының үзенчәлеге булып тора. ского модернизма является, к примеру, использование облицовочных материалов. Шулай ук, бу архитектура стильгә бизәүлелек хас. Мәсәлән, мозаикалы паннолар һәм башка модернистик бизәү элементлары. Тагын бер үзенчәлек — өлешчә конструктивизмны хәтерләтә торган бина өсләрен күпләп пыялалау.

Тикшеренүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стильне ачыклауда Фредерик Шубин атлы франсыз фотографының тикшеренүе (альбомы) һәм Ян Кемпенаэрс атлы нидерланд фотографының «Споменики» фотосурәтләр сериясе зур роль уйнады[3]. Мәскәүле Tatlin нәшриятының «Совет модернизмы: 1955—1985» тикшеренүе дә игътибарга лаек[4]. Шул ук нәшриятның әрмән мигъмарчылары сәнгате турында «Совет модернизмы архитектурасы»[5] хезмәтен искә төшереп китәргә кирәк.

Стиль үрнәкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләт Кремль сарае[6], Поклонная тавында урнашкан Җиңү Паркы ансамбле[7], Останкино телеманарасы[8] һәм башкалар.

Тәнкыйтьләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сталин «бизәлешләре»ннән соң тик функционалга буйсындырылган модернизм тыйнаклыгы (хрущев вакытыннан башлап) мигъмарчыларны иҗат иркенлегеннән мәхрүм итте. ССРБнең гади ватандашларына «тартма шикелле йортлар» ошамаган, алар аны мәдәни һәм сәнгать якларыннан әһәмиятсез дип санаганнар. Моннан тыш, ул вакыттагы сәнгать һәм архитектура бигрәк формаль булган һәм идеологик куелышларга буйсындырылган иде.

Мәсәлән, Михаил Сусловка ачык хатта Э. М. Белютин рәссамнар төркеме сәнгатькә формаль карашны һәм дәүләт заказы кысаларында сәнгать әсәрләрен булдыруны тәнкыйтьләделәр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рыков А.В. Модернизм сәнгате һәм алгарыш фикере // Вестник Санкт-Петербургского университета. Сер. 2. 2014. 3 чыгарылыш. 73-82 б.
  • Феликс Новиков, Владимир Белоголовский. Совет модернизмы: 1955—1985 // Tatlin, ISBN 978-5-903433-43-8
  • Карен Бальян. Совет модернизмы архитектурасы. Мастер | Артур Тарханян, Спартак Хачикян, Грачья Погосян. // Tatlin, ISBN 978-5-903433-77-3
  • Совет модернизмы пионерлары. архитектура һәм шәһәр төзелеше / авт.‑төзүче. И. В. Чепкунова, П. Ю. Стрельцова, К. А. Кокорина, М. Р. Аметова; К. А. Кокоринаның инг. тел. тәрҗ. — М.: Кучково поле Музеон, 2020. — 240 б.: ил. ISBN 978‑5‑907174‑11‑5

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]