Совет төньяк котып түгәрәге аръягын саклаучыларга

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Совет төньяк котып түгәрәге аръягын саклаучыларга latin yazuında])
Совет төньяк котып түгәрәге аръягын саклаучыларга
рус. Защитникам Советского Заполярья в годы Великой Отечественной войны
Нигезләнү датасы 1974
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Мурманск
Булдыручы Бродский, Исаак Давидович[d]
Архитектор Покровский, Игорь Александрович[d]
Входит в состав списка памятников культурного наследия Q27602136?
Мирас статусы Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d][1][2]
Биеклек / буй 42,5 метр
Ирешү улица Аскольдевцев, сопка Зелёный Мыс
Карта
 Совет төньяк котып түгәрәге аръягын саклаучыларга Викиҗыентыкта

Совет төньяк котып түгәрәге аръягын саклаучыларга (рус. Защитникам Советского Заполярья) яки Алеша - Мурманск шәһәренең Ленин округындагы мемориаль комплекс.

Мемориалда иң төп фигура — җилкәсенә автомат аскан солдат фигурасы. Һәйкәл постаментының биеклеге-7 метр, статуяның биеклеге - 35,5 метр. Монументның биеклеге 42 метр, эче буш скульптураның авырлыгы 5 мең тоннадан артык. «Алеша» сыны Русиядә биеклеге буенча бары тик Волгоград шәһәренең «Ватан-ана» статуясыннан гына калыша. Һәйкәл Русиянең иң биек һәйкәлләренең берсе булып тора.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башта монументны «Биш почмак» мәйданында урнаштыру күздә тотылган, аннары шәһәр һәм Кола култыгы өстеннән 173 метрга калкып торучы Яшел борынны сайлыйлар. Һәйкәлгә нигез 1969 елның 17 октябрендә салынган, ә аны сафка бастыруга 1974 елның маенда керешкәннәр. 1974 елның 19 октябрендә Заполярьеда немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 30 ел тулу уңаеннан монумент ачыла. Һәйкәл төзелешенә акча җыю инициаторы булып «Резец» йөзмә остаханәсенең коллективы тора. Комплекс проектның архитекторы И. А. Покровский һәм скульптор И. Д. Бродский тарафыннан эшләнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Приказ Комитета по культуре и искусству Мурманской области № 95 от 07.07.2006
  2. Постановление Правительства Мурманской области № 478-ПП от 22.10.2010