Сойкино ярымутравы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сойкино ярымутравы latin yazuında])
Сойкино ярымутравы
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Кингисепп районы
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Фин култыгы
Карта
 Сойкино ярымутравы Викиҗыентыкта

Сойкино ярымутравы халкы, XIXXX гасырлар

Сойкино ярымутравы, шулай ук Сойкинский ярымутравыФин култыгының көньяк ярындагы, Ленинград өлкәсенең Кингисепп районына карый торган ярымутрау. Исем ижорчадан килеп чыккан һәм «Soikkola» — ярымутрау дигәнне аңлата.

Көнбатыштан Сойкино ярымутравы Луга култыгы, көнчыгыштан — Копорская култыгы сулары белән юыла. Ярымутрауның иң төньяк ноктасы - Колганпя борыны. Үзәк өлешендә Сойкино калкулыгы урнашкан, иң биек ноктасы - диңгез дәрәҗәсеннән 136 метр.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ярымутрауда борынгы заманнардан ук кеше яшәгән, моңа Соловецкий утрауларында «лабиринтлар» белән чагыштырылган мегалитик корылмалар дәлил булып тора.

Безнең эраның, ким дигәндә беренче меңьеллыгыннан башлап ярымутрау фин-угыр кабиләләре күчеше аренасына, ә икенче меңъеллык башында Новгород йогынтысы өлкәсенә керә. XVI гасырда ярымутрауның җирлекләре Водская пятина Копорск өязенең Каргаль постына керүче писцовый китапларда телгә алына. XVII гасырның бөтен дәвамында диярлек ярымутрауның бер өлеш Швециянең Ингерманландия провинциясе булган, бу вакытта аның җирләренә эвремейслар күчерү башлана. Россия составына күчкәннән соң ярымутрау Ямбург өязенең Сойкино волостена карый башлый.

XX гасырның 30 нчы елларында ярымутрауда «Кронштадт-2» яки «Ручьи» исеме хәрби-диңгез базасы төзелә һәм аның бетон корылмаларының калдыкларын хәзер дә Сойкино урманнарында очратырга мөмкин. Бөек Ватан сугышы вакытында биредә авыр сугышлар уза, шуның нәтиҗәсендә ярымутрауның күп кенә борынгы авыллары җимерелә һәм яңадан торгызылмый. Алар арасында кайчандыр иң зурысы булган Сойкино авылы да бар, аның элеккеге яшәеше турында Сойкино ярымутравының иң биек ноктасында урнашкан Николай Чудотворц чиркәве һәм ташландык зират хәтерләтә.

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы заманнардан бирле Сойкино ярымутравы халкын фин-угыр төркеме халыклары — водь һәм ижор тәшкил иткән. Әлегәчә анда этник төркемнәрнең аз санлы калдыклары компактлы рәвештә яши бирә. Соңрак руслар һәм ингерманланд финнары килеп утыра.

Хәзерге вакытта ярымутрау территориясендә Вистино, Вистино, Глинки, Горки, Дубки, Залесье, Кошкино, Красная Горка, Логи, Логи, Логи, Яңа Гаркол, Пахомовка, Ручьи, Слободка, Сменково, Иске Гаркол, Югантово, Косколово авыллары урнашкан. Ярымутрауда барлыгы 2000гә якын кеше яши.

Мәдәнияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сойкино ярымутравындагы ижора ызбасы, 1926 ел.

Халыкның мәдәни мирасын саклау өчен Вистино авылында туган якны өйрәнү музее булдырыла. Анда ижор көнкүреше әйберләре, кием-салым һәм җиһазлар куелган, экспозициянең бер өлеше традицион һәм заманча балыкчылыкка багышланган. Горки авылында ижор телендә җырлар һәм такмаклар башкаручы фольклор ансамбль, Вистинода яшьләр фольклор төркеме ижор җырларын башкара.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сидоренко А.В. том I // геология СССР. — М: Недра, 1970. — P. 28. — 548 p.
  • Александр ВЕРТЯЧИХ. Любовь к отеческим камням // Санкт-Петербургские ведомости, №219 от 21.11.2008.
  • Шаскольский И. П. Была ли Россия после Ливонской войны отрезана от Балтийского моря? (рус.) // АН СССР. Исторические записки, том 35. — 1950.