Солтанморат Абдусәләмов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Солтанморат Абдусәләмов latin yazuında])
Солтанморат Абдусәләмов
Туган 1870
Ямансары, Бахмутский сельсовет[d], Куергазы районы
Үлгән 16 май 1938(1938-05-16)
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре укытучы

Абдусәләмов Солтанморат Әбделмән улы (1870 елның декабре — 1938 елның 16 мае) — дәүләт эшлеклесе, сәяси золым корбаны[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Солтанморат Әбделмән улы Абдусәләмов 1870 елның декабрендә Ямансары авылында (хәзер — Куергазы районы) крестьян гаиләсендә туган. Милләте — башкорт. Казан укытучылар семинариясен тәмамлаган.

1897-1918 елның маена кадәр — Уса өязе Карый авылында рус-башкорт халык мәктәбендә укытучы булып эшли.

1917 ел — Уса өяз земство идарәлегендә (управасы) Милли Шура әгъзасы.

1917 елның 22 ноябрендә эсерлар партиясеннән Пермь губерна земство управасына әгъза итеп сайлана, ләкин декабрьдә бу вазифадан баш тарта.

1918 елның июненнән — 1919 елның июненә кадәр — Уса башкарма комитеты рәисе урынбасары. Уса өязе территорияседә оештырылган «кызыл террор»да актив катнашкан. Берникадәр вакыт Түбән Новгород губернасындагы Лукоянов шәһәрендә эвакуациядә була, аннары — РКП (б)ның Казан губерна комитеты кулы астында эшли.

1919 елның июль ахырында Уса каласына әйләнеп кайта — Уса өяз халык мәгарифе бүлегенең мөдир урынбасары һәм мөдире булып эшли.

1923-1924 йй. — Сарапул округ башкарма комитеты каршындагы милли азчылык бүлеге мөдире.

1924 елдан алып 1927 елның 1 мартына кадәр — ВКП (б)-ның Бардым район комитетының җаваплы секретаре һәм район башкарма комитеты президиумы әгъзасы.

Советларның 2 — 6 нчы, 9 нчы һәм 10 нчы Бөтенрусия съездлары делегаты.

1930-елларда — Уса районы эшче-авылдаш инспекциясе контроль комиссиясе җитәкчесе.

1932-1934 еллар — Уса районы Эшче-крестьян Инспекциясе Контроль Комиссиясенең партия тикшерүчесе.

1933 елдан төбәк әһәмиятендәге пенсионер, 2-нче төркем инвалиды була.

1937 елда Свердловск Урда (Ордынский) районы Карый авылына күчә.

1938 елның 16 февралендә кулга алына. 13 майда югары җәза — ату турында хөкем чыгарыла һәм 16 майда атып үтерелә.

«Пермь губернасы Уса өязе башкорт авыллары турында этнографик язмалар" дигән хезмәтнең авторы[2].

Делегат булып сайлануы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Советларның Бөтенрусия съездына делегат итеп сайлана:

  • II съездга — 1917 елның октябрендә
  • III съездга — 1918 елның гыйнварында
  • IV съездга — 1918 елның мартында
  • V съездга — 1918 елның мартында
  • VI съездга — 1918 елның ноябрендә
  • IX съездга — 1921 елның декабрендә
  • X съездга — 1922 елның декабрендә
  • Советларның I съезды делегатыЧыганакка җибәрү хатасы: Открывающий тег <ref> — неправильный или содержит некорректное имя.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]