Солтан Гомәр Гали Сәйфетдин мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Солтан Гомәр Гали Сәйфетдин мәчете latin yazuında])
Мәчет
Солтан Гомәр Гали Сәйфетдин мәчете
мал. Masjid Omar Ali Saifuddien,
Jawi: مسجد عمر علي سيف الدين
Ил Бруней
шәһәр Бәндәр-Сери-Бегаван
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Төп даталар:
1958 ( төзелеш тәмамланган)
1967 (лагунада мәчет янында урнашкан ясалма көймәне төзү тәмамланган).
Халәте гамәлдә

Солтан Гомәр Гали Сәйфетдин мәчете (мал. Masjid Omar Ali Saifuddien, Jawi: مسجد عمر علي سيف الدين)) — Бруней башкаласы Бәндәр-Сери-Бегаван шәһәрендә урнашкан мәчет — илдә ислам дине һәм мөселман мәдәниятенең символы. Аны еш кына АзияТын океан төбәгендә иң матур мәчетләрнең берсе дип саныйлар. Бу мәчет — мөселман җәмгыяте өчен табыну урыны һәм Брунейның танылган туристлык үзәге.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет Брунейның 28нче солтаны Гомәр Гали Сәйфетдин III хөрмәтенә аталган. Мәчет Брунейда ислам дине символы булып тора.

1949 елда милли мәчет төзү мөмкинлеген өйрәнү өчен комитет төзелә.

1952 елның декабрендә яңа мәчетне урнаштыру өчен тәкъдим ителгән беренче урын — Паданг.

Бина 1958 елда төзелгән һәм хәзерге заман ислам архитектурасының матур үрнәге булып тора.

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет архитектурасында ислам һәм Италия стильләренең йогынтысы сизелә. Мәчет архитектурасы Могол архитектурасы һәм Малайя стилен берләштерә. Бина Италия архитекторы һәм скульпторы Рудольфо Нолли тарафыннан проектланган. Төзелеш өчен чыгымнар якынча 7,7 — 9,2 миллион долларга бәяләнгән.

Мәчет елга яр буе янында ясалма лагунада төзелгән. Мәрмәр манаралары һәм алтын гөмбәзләре бар. Мәчет комплексына, эчке ишегаллары һәм фонтаннар белән тулган бакчалар керә.

Төп гөмбәзе чиста алтын белән капланган. Мәчетнең биеклеге 52 метрга җитә. Ул Бәндәр-Сери-Бегаванда ориентир булып хезмәт итә ала. Төп манарасы — мәчетнең үзенчәлеге. Анда Ренессанс стиле һәм Италия архитектура стиле гәүдәләндерелгән.

Намаз залы интерьеры пыяла мозаикага бай, анда шулай ук аркалар һәм мәрмәр баганалар күп. Бина төзелешендә кулланылган бөтен материал диярлек башка илләрдән кайтарылган. Мәсәлән, Италиядән мәрмәр, Шанхайдан гранит, Англиядән бәллүр люстрлар һәм Согуд Гарәбстаныннан келәмнәр кайткан.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]