Солтан ибн Салман әс-Согуд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Солтан ибн Салман әс-Согуд latin yazuında])
Илтамга
Сурәт
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  Согуд Гарәбстаны
Титул шаһзадә һәм Королевское высочество[d]
Туу датасы 27 июнь 1956(1956-06-27)[2] (67 яшь)
Туу урыны Әр-Рияд[d], Согуд Гарәбстаны
Ата Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд[1]
Ана Султана бинт Турки Аль Сауд[d][1]
Кардәш Ахмед ибн Салман ибн Абдул-Азиз Аль Сауд[d], Абдул-Азиз ибн Салман Аль Сауд[d], Фахд ибн Салман ибн Абдул-Азиз Аль Сауд[d], Фейсал ибн Салман ибн Абдул-Азиз Аль Сауд[d], Мухаммед ибн Салман Аль Сауд[d], Турки ибн Салман Аль Сауд[d] һәм Хасса бинт Салман Аль Сауд[d]
Ыруг Согуд династиясе[d]
Туган тел гарәп теле
Һөнәр төре галәмгизәр, сәясәтче
Башкарган вазыйфа CEO[d]
Әлма-матер Сиракуз университеты[d] һәм Денвер университеты[d]
Летал на STS-51G[d]
Время в космосе 10 178 минут
Хәрби дәрәҗә полковник
Бүләкләр
Шәрәфле легион ордены кавалеры орден короля Абдель-Азиза медаль освобождения Кувейта медаль Освобождения орден Кувейта Орден Бахрейна Орден «Нишан-е-Имтияз» орден Независимости орден Трона орден Республики орден Военных заслуг
 Солтан ибн Салман әс-Согуд Викиҗыентыкта
Солтан ибн Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд — согуд хәрби очучысы, астронавт; гарәпләрдән, мөселманнардан, Согуд Гарәбстаны ватандашларыннан һәм корольлар нәселеннән космоста булып кайткан беренче кеше

Корользадә Солта́н ибн Салма́н ибн Габдел-Гази́з әс-Согу́д (гарәпчә سلطان بن سلمان بن عبد العزيز آل سعود‎; 27 июнь, 1956, Әр-Рияд, Согуд Гарәбстаны) — согуд хәрби очучысы, астронавт, иҗтимагый һәм сәяси эшлекле. Гарәпләрдән, мөселманнардан, Согуд Гарәбстаны ватандашларыннан һәм корольлар нәселеннән космоста булып кайткан беренче кеше.

Нәсел-нәсәбе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Корользадә Солтан — Әс-Согуд корольлары династиясеннән, король Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согудның улы Согуд Гарәбстанына нигез салган король Габдел-Газиз ибн Согудның оныгы. Димәк, корользадә Солтан биш согуд корольының (Согуд, Фәйсал, Халид, Фәһед һәм Габдулла әс-Согудларның) туганы булып тора.

Белеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әр-Риядта урта мәктәп тәмамлаган.
  • АКШның Сиракуза университетында укып, сәяси фәннәр магистры дәрәҗәсен алган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Корользадә Солтан галәм корабында, астронавт Patrick Baudry белән

1982 елда Согуд Гарәбстаны мәгълүмат министрлыгында халыкара мөгамәләләр бүлеге тикшеренүчесе итеп билгеләнгән. Согуд Гарәбстанының тышкы дөнья белән мәгълүмат алмашынуы өчен ясалма иярченнәрдән файдалану мәсьәләләрен хәл иткән.

1984 елда Лос-Анджелес Олимпиадасында Согуд Гарәбстаны делегациясе җитәкчесенең урынбасары булган. Шул ук елны Согуд Гарәбстанының мәгълүмат министрлыгы карамагында булдырылган реклама бүлегенең башкарма директоры итеп билгеләнгән. Согуд Гарәбстанында кәсәбәчелек телевизиясен үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнгән.

1985 елның 17-26 июнендә "Дискавери" галәм корабында STS-51G миссиясе програмы буенча гамәли йөк белгече буларак космоска очышта катнашкан. Ул биредә Arabsat космос оешмасы вәкиле рәвешендә Arabsat-1B иярченен Җир орбитасына чыгару буенча җаваплы кеше булган. Космоста очышы 7 тәүлек 1 сәгать 38 минут 52 секундка сузылган. Шул ук елны үз иленең хәрби-һава көчләре подполковнигы дәрәҗәсен, хәрби һәм гражданлык авиациясенең берничә төр очкычы пилоты квалификациясен алган.

1989 елда (һәм шулай ук 1992 елда да) Согуд Гарәбстанының инвалид балалар хәйрия ассоциациясендә идарә рәисе һәм әтисе, Әр-Рияд әмире Салманның инвалидлар мәсьләләре буенча иҗтимагый-тикшеренү үзәгендә хәйриячеләр шурасы башлыгы булып торган.

1991 елда Согуд санакчылык җәмгыятенең шәрәфле рәисе итеп билгеләнгән. 1993 елда Әл-Умран ассоциацисенең (архитектура һәм торак төзелеше белгечләре берләшмәсенең) шәрәфле рәисе итеп сайланган. 2000 елдан бирле Согуд Гарәбстанының туристлык министрлыгын (Югары комиссиясен) дә җитәкли.

Хәрби дәрәҗәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Согуд Гарәбстаны хәрби-һава гаскәренең отставкага чыккан полковнигы.

Очучылык квалификациясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

АКШ гражданлык авиациясе очучысы сертификатын (1976), реактив авиация очучысы квалификациясен алган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Lundy D. R. The Peerage
  2. http://www.scta.gov.sa/en/AboutSCTA/HRHCV/Pages/PrinceHomePage.aspx