Солёный (Ишембай районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Солёный (Ишембай районы) latin yazuında])
Солёный
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Петровский сельсовет[d]
Почта индексы 453230
Рәсми веб-сайт ishimbaimr.ru
Карта

Солёный (баш. Солёный, рус. Солёный) ― Башкортстанның Ишембай районындагы торак пункт, хутор. XIX гасырда нигезләнгән. 1981 елда Башкортстан АССР торак пунктлары реестрыннан төшерелгән. 2007 елда тергезелгән. Петровское авыл советы авыл җирлегенә карый.
Почта индексы — 453230, ОКАТО коды — 80231855008.

Географик урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ара

Атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылның атамасы Солёный (тат. Тозлы) якындагы тоз сазлыгы буенча бирелгән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылга XIX гасырда хәзерге Украина һәм Беларусия территориясеннән күченүчеләр нигез салган. [1]

1973 елда янгыннан соң авыл бөтенләй диярлек бушап калган. 1981 елда Башкортстан АССР Югары Советы Президиумының 1981 елның 14 сентябрендәге 6-2/327 номерлы «Кайбер торак пунктларны Башкортстан АССРның административ-территориаль бүленүе буенча исәп-хисап мәгълүматларыннан чыгару турында» указы нигезендә рәсми рәвештә юкка чыгарылган (Ишембай районының Кодаш, Лашмино, Фарейкин торак пунктлары белән бергә). [2]

2007 елда РФ Хөкүмәтенең 2007 елның 10 сентябрендәге 572 номерлы «Адыгея Республикасында, Башкортстан Республикасында, Ленинград, Смоленск һәм Чиләбе өлкәләрендә географик объектларга исемнәр бирү һәм географик объектларның исемнәрен үзгәртү турында» карары нигезендә яңадан рәсми рәвештә тергезелгән. [3]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елның 14 октябренә карата халык саны ― 1 кеше.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Зеркальный карп» крестьян-фермер хуҗалыгы — балык тоту һәм балык үрчетү. Туризм.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]