Соры куян юына (уен)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Соры куян юына (уен) latin yazuında])
Соры куян юына

уйнаучы татар баласы
Таралышы

татар халкы арасында

Килеп чыгышы

халык

Уенчылар саны

чикләнмәгән

Уйнаучылар яше

чикләнмәгән

Уйнау озынлыгы

чикләнмәгән

Активлык

югары

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Соры куян юынататар халык уены, кечкенә яшьтәге балалар өчен күңелле уен.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уйнаучыларның берсе «куян» булып билгеләнә. Калганнары түгәрккә басалар. Куян түгәрәк уртасына баса. Түгәрәккә тезелгән балалар тәрбияче белән бергә түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Соры куян юына,

Ул кунакка җыена,

Юды борынын,

Юды авызын,

Юлы колагын,

Сөртте корытып!

Куян барлык хәрәкәтләрне шигырьдәге сүзләргә килештереп башкара, борынын, авызын, колагын юа һәм сөртенә. Аннан соң ул ике аякта сикерә-сикерә түгәрәктә торучы берәр бала янына (кунакка) бара. Ул бала куян урынына түгәрәк уртасына баса, һәм уен кабатлана. 5—б куян алмашынгач, уен тәмамлана.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йор йортлары өчен д-лек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.
  • Сәйфулина Ф.С., Җамалиева Л.Ф. Татар халык авыз иҗаты: уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: Отечество, 2013. – 226 б.
  • Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф. 2005. – 383 б.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. - Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]