Сосланбәк Тавасиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сосланбәк Тавасиев latin yazuında])
Сосланбәк Тавасиев
осет. Тауасити Дафай фырт Сослæнбек
Туу датасы:

25 декабрь 1894(1894-12-25)

Туу җире:

Мәскәү, Россия империясе

Үлем датасы:

10 апрель 1974(1974-04-10) (79 яшь)

Үлем җире:

Мәскәү, СССР

Ил:

 Россия империясе
 СССР

Эслүб:

социалистик реализмы

Тавасиев Сосланбәк Дафай улы (осет. осет. Тауасити Дафай фырт Сослæнбек, 1894 елның 25 декабре1974 елның 10 апреле ) — совет монументаль сын остасы, Төньяк Осетин АССРының (1955) һәм Башкорт АССРының (1967) халык рәссамы, ССРБ Рәссамнар Берлеге әгъзасы (1939). Уфадагы Салават Юлаев һәйкәленең авторы.

И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сын, архитектура һәм рәсем сәнгате академиясы институтын тәмамлаган.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дафа Тавасиев һәм Хангуасса Койбаева гаиләсендә Төньяк Осетиянең Дигориядәге Фаснал авылында дөньяга килгән. Милләте буенча осетин-дигор. Гаиләдә сигез бала була: биш улан — Хәджирәт, Женя (Бездук), Хажи, Ага (Кышкы сарайны штурмлаучы) Сосланбәк һәм өч кыз.

Дафа балаларына яхшы белем бирергә тырыша, шуңа күрә аның балалары башта Алагирдәге мәктәпкә, ә аннары — Владикавказ гимназиясенең әзерлек сыйныфына укырга йөриләр.

Сосланбәк тә 1914 елны армиягә осетин батальонына алынганга кадәр гимназияда укый.

Октябрь инкыйлабыннан соң 1917 елда башланган Ватандашлар сугышларында большевиклар ягында була. Шкуро һәм Бичехаров җитәкчелегендәге казак отрядларына каршы сугыша һәм Осетиядә беренчеләрдән булып хәрби Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

1924 елда Владикавказда урындагы рәссамнар күргәзмәсендә катнаша. Күргәзмәдән соң аны М. Г. Авсагаров Ленинградка Югары сынлы сәнгать-техник институтына (элекке Сынлы сәнгать академиясе) укырга юнәлтмә бирә. Сын факультетын Сосланбек Тавасиев 1927 елда отличие белән тәмамлый (педагогы А. К. Матвеев).

1927 елда Сосланбәк Дафа улы институтның матди мәдәнияте кафедрасында ассистент булып эшли. 1928 елда Мәскәүгә күчә. АХРРның (Революцион Россия рәссамнары ассоциациясенең), Эшче-крестьян Кызыл Армиясенең 10 еллыгына багышланган күргәзмәләрендә катнаша. 1939 елда ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы булып китә[1].

Бөек Ватан сугышы елларында Тавасиевлар гаиләсе Башкортстанның Стәрлебаш районына эвакуацияләнә. Шуннан алар Уфага күчәләр, белгечләр йортында яшиләр, аннары хәзерге вакыттагы Ленин урамы, 74нче йортта көн күрәләр. Сосланбәк 1941-1942 елларда Рәссамнар берлеге Уфа бүлекчәсенең җаваплы сәркәтибе була[1].

Салават Юлаев һәйкәлен иҗат итү идеясе Тавасиевка нәкъ Башкортстанда яшәгән 1941-1946 елларда килә.

Салават Юлаев һәйкәленең тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның җәендә Стәрлебаш авылында Сосланбәк Тавасиев тәүге тапкыр Салават исемен ишетеп кала. Фронтка новобранецларны озаткан чакта бер олы яшьтәге башкорт, җиңү өчен Салават кебек батыр булырга кирәк, дип әйтә. Шул вакыйгадан алып Сосланбәк Салават белән кызыксына башлый, аның турында булган әдәбиятне укый, архив материалларын һәм башкорт фольклорын өйрәнә[1].

1773 елның көзендә Салаватны отрядлары белән Хөкүмәт гаскәрләренә ярдәмгә җибәрәләр, әммә яшь каһарман Пугачевка кушылырга карар итә. Тап бу җаваплы мәлне Тавасиев ташта сынландыра. Өзәнгеләрендә чак кына күтәрелеп, көчле кулы белән тезгенне шакарып тартып, биек ярда үзе кебек ярсу атын кинәт туктаткан. Тәвәккәл, гайрәтле, ихтиярлы йөз, алга өндәүче хәрәкәттә уң кулында камчы күтәрелгән. Салават үзенең иптәшләрен Пугачевка кушылырга өнди кебек[1].

Чын зурлыгындагы гипс һәйкәлнең моделе 1963 елда тәмамлана. ССРБның мәдәният министрлыгы коллегиясендә белгечләр тарафыннан карала һәм рәсми рәвештә раслана. Аны Башкорт опера һәм балет театры фойесына куялар. Автор үзе хәтерләвенчә, барысына да һәйкәлнең проекты охшый. Тик бер генә башкорт хатыны, батыр өчен Салават фигурасы артык көчсез, дип әйтә. Сосланбәк Дафа улы бу искәрмәдән соң һәйкәл өстендә эшен дәвам итеп, аны тагын да камиллаштыра[1].

Сын Ленинградтагы «Монументскульптура» заводында бронза ягылган чуеннан коеп ясала. Завод инженерлары һәм эшчеләре зур теләк белән аны эшлиләр һәм ай ярым эчендә һәйкәл әзер була. Бик зур һәм катлаулы атлы скульптурасы өчен махсус корылмалар уйлап табарга кирәк була.

Шул ук вакытта скульптор һәйкәлне Агыйдел елгасының текә ярында куярга теләген белдерә. Республика матбугатында бәхәс башлана, партиянең өлкә комитеты һәйкәлне Горсовет алдына яки Совет мәйданында куярга тәкъдим итә. Тавасиев үз фикерендә нык тора һәм җиңеп чыга[1].

Гомеренең соңгы елларында Тавасиев Мәскәүдә яши. Аның остаханәсе Югары Масловка урамында урнашкан була.

1974 елның 10 апрелендә Мәскәүдә вафат була. Новодевичье зиратында җирләнгән.

Эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Салават Юлаев һәйкәле

Тавасиевның иҗади эшләре арасында Уфа шәһәре символына әверелгән һәм Башкортстан гербына кергән Салават Юлаев һәйкәле аеруча билгеле (Уфа, 1967), Икенче танылу алган монумент — Осетия драма театры каршында куелган Коста Хетагуров һәйкәле (Владикавказ).

Сосланбәк Тавасиевның эшләре В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сынлы сәнгать музеенда (Уфа), Дәүләт Третьяков галереясы, рус музее, Россия һәм чит ил музейлары коллекцияләрендә саклана.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шубина Галина Константиновна (9.09.1902, Воронеж — 20.12.1980, Мәскәү) — беренче хатыны, рәссам, Россия һәм Мәскәү Рәссамнар берлеге әгъзасы. Санкт — Петербург Сынлы сәнгать академиясеннән тәмамлаган. Эшләре Третьяков галереясында, Рус музеенда, А. С. Пушкин исемендәге музейда, Маяковский музеенда, Италияда, Германиядә, Англиядә шәхси коллекцияләрдә саклана.
  • Дмитриева Галина Сосланбековна (10.09.1929, Мәскәү — 18.12.2014, шунда ук) — кызы, рәссам-график, китап иллюстраторы, Россия һәм Мәскәү Рәссамнар берлеге әгъзасы. В. И. Суриков исемендәге институтны тәмамлаган.
  • Дмитриева Анастасия Дмитриевна (14.03.1959, Мәскәү) — оныгы, рәссам-график, дизайнер. Халыкара, Россия һәм Мәскәү Рәссамнар берлеге әгъзасы. В. И. Суриков исемендәге институтны тәмамлаган.
  • Тавасиева (Воскресенская) Марина Федоровна (1916-1989, Мәскәү) — икенче хатыны, бизәү-кулланма сәнгате рәссамы.
  • Тавасиев Ростан Сосланбәк улы (1938-2006, Мәскәү) — улы, бизәү-кулланма сәнгате рәссамы, график. ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы.
  • Тавасиев Ростан Ростан улы (19.03.1976, Мәскәү) — оныгы, рәссам.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2020 елның февралендә Башкортстан Башлыгы Сосланбәк Тавасиевны хәтерен мәңгеләштерү турындагы указга кул куя. Аңа ярашлы Башкортстан Хөкүмәтенең С. Д.Тавасиев исемендәге стипендиясе булдырыла. Шулай ук С. Д. Тавасиевның иҗатына багышланган төбәк-ара гыйльми-гамәли конференция үткәрү, документаль фильм төшерү һәм Өфедә скульпторның иҗади эшләре күргәзмәсен оештыру каралган[2].
  • Башкортстанда Республика Хөкүмәтенең С. Д.Тавасиев исемендәге стипендиясе булдырылган. Бу стипендия яхшы укыган, сынлы сәнгать һәм бизәү-кулланма сәнгате өлкәсендә югары талант өлгесе күрсәткән студентка конкурс нигезендә бер елга биреләчәк[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Салават Юлаев // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 22-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Сидоров В.В. По следам Салавата: ист.-краеведч. очерки. Уфа, 1988;
  • Сосланбек Тавасиев. Жизнь и творчество /авт.сост. В.М.Сорокина. Уфа, 2007.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]