София Исламова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/София Исламова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
София Исламова
Туган 26 июль 1948(1948-07-26) (72 яшь)
Ташлы районы, Ырынбур өлкәсе, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт аграр университеты
Һөнәре зоотехник
Гыйльми дәрәҗә: Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (2004), биология фәннәре кандидаты (1993)
Гыйльми исем: профессор

  София Исламова (26 июль 1948(19480726)) — СССР һәм Русия зоотехнигы. Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (2004), биология фәннәре кандидаты (1993), профессор. Башкортстан Республикасының фән эшлеклесе (2011), Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (2005), Хезмәт ветераны (2003).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исламова София Гыйззәт кызы 1948 елның 26 июлендә Чкалов өлкәсе Тук районы (хәзерге Ырынбур өлкәсе Ташлы районы) Бәшир авылында туган.

1971 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган.

1971 елдан Стәрлетамак зооветеринария техникумында укытучы булып эшли.

1973 елдан Башкорт АССРның Баймак районы Куянтау авылы урта мәктәбендә укыта.

1978 елдан Башкортстан авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институтының Баймак тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгында эшли.

1986 елдан Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында (1993 елдан — Башкорт дәүләт аграр университеты) укыта. 2004 елда «Селекция крупного рогатого скота различных генотипов по молекулярно-генетическим и имунобиологическим показателям» темасы буенча докторлык диссертациясе яклый. 2004-2010 елларда университетның авыл хуҗалыгы малларын үрчетү кафедрасы мөдире вазифасын башкара.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

София Исламованың фәнни хезмәтләре авыл хуҗалыгы малларының продуктлылыгын һәм аларның авыруларга каршы торучанлыгын арттыруның селекцион‑генетик ысулларын камилләштерүгә багышланган. София Гыйззәт кызы — 180 дән артык фәнни хезмәт авторы.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Пути интенсификации овцеводства в Башкирии / Ф. А. Исламов, Ф. Б. Шакиров, С. Г. Исламова. — Уфа : Башк. кн. изд-во, 1983. — 87 с.
  • Оценка генетического потенциала быков-производителей разных пород по комплексу признаков : диссертация ... кандидата биологических наук : 06.02.01. — Уфа, 1993. — 322 с.
  • Селекция крупного рогатого скота различных генотипов по молекулярно-генетическим и имунобиологическим показателям : автореферат дис. ... доктора сельскохозяйственных наук : 06.02.01 / Башкир. гос. аграр. ун-к. — Уфа, 2004. — 39 с.
  • Иммунный статус и продуктивные показатели крупного рогатого скота / С. Г. Исламова, А. Г. Маннапов. — Уфа : Изд-во БГАУ, 2004. — 187 с.
  • Содержание коз / Ф. А. Исламов, С. Г. Исламова. — Уфа : Гыйлем, 2007. — 183 с.
  • Интенсификация производства продукции овцеводства в Республике Башкортстан / Ф. А. Исламов [и др.]; [под общ. ред. С. Г. Исламовой]. — Уфа : Башкирский гос. аграрный ун-к, 2009. — 171 с.
  • Разведение молочных коз : рекомендации. — Уфа : Башкирский ГАУ, 2018. — 39 с.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]