Софья Кузьминых
Софья Кузьминых | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Софья Даниловна Кузьминых |
Туган | 19 декабрь 1927 (97 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Россия дәүләт туризм һәм сервис университеты[d] |
Һөнәре | рәссам |
Балалар | кызы Светлана Гарбузова |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() ![]() ![]() Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1980) Бакый Урманче исемендәге премия (2001) |
Софья Кузьминых, Софья Даниловна Кузьминых (рус. Софья Даниловна Кузьминых, 1927 елның 19 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― гамәли бизәү сәнгате рәссамы, татар декоратив-гамәли сәнгате һәм татар орнаменты буенча әйдәп баручы белгеч. Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1980), Татарстанның халык (1998), Россиянең атказанган рәссамы, ТР Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге (2001), Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт (2013) премияләре лауреаты, СССР (1976), Россия һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлекләре әгъзасы, республика, зона, бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашучы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1927 елның 19 декабрендә Казанда халык сәнгате рухы хөкем сөргән гаиләдә туган. Әнисе профессиональ чигүче, әтисе агачтан кисеп бизәк ясаучы оста булган [1].
Рязань өлкәсенең Кадом[d] шәһәрендә нәфис чигү белгечлеге буенча тегү техникумында һөнәри белем ала. Мәскәү дәүләт текстиль университетының[d] келәм-текстиль бүлеген «рәссам-технолог» белгечлеге буенча тәмамлаган (1963)[2].
Арча милли аяк киеме фабрикасында рәссам-модельер, аннары Казан күн галантерея фабрикасының баш рәссам-модельеры булып эшләгән[3].
Иҗатында Камал театрында Марсель Сәлимҗанов куйган «Зәңгәр шәл» спектакле (К. Тинчурин ― С. Сәйдәшев) өстендә эшләве аерым урын алып тора. Рәссам тарафыннан эшләнгән зәңгәр шәл спектакльдә әһәмиятле роль уйный[4].
Казан халык сәнгате һөнәрчелеге техникумы (элекке 40нчы һөнәри техник училище) базасында күн мозаикасын укыту бүлеген булдыруда, декоратив-гамәли юнәлешне үстерүдә зур роль уйный. Татар күн мозаикасы сәнгате традицияләрен, алтын җеп белән тегү, тукучылыкны яңарту һәм келәмнәр ясау, нәзек тукымаларның декоратив рәсемнәрен торгызуда керткән өлеше зур. Эксклюзив эшләре техникумның музеенда саклана[5].
Рәссам күн мозаикасы, күн буенча тиснение, чигү, алтын җеп белән тегү, батик һ. б. декоратив-гамәли сәнгать жанрларында эшли.
Үзенең әсәрләре белән С. Д. Кузьминых халыкка аның борынгы сәнгатен кайтара, ул яңа мотивлар, сюжетлар, орнаменталь композицияләр, нәфис колорит белән баетыла.
Күргәзмәләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]София Кузьминых Россиядә һәм чит илләрдә күпсанлы күргәзмәләрдә катнаша: «Зур Идел» зона күргәзмәләре (1969―1998), Санкт-Петербургта декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе (1990), шәхси күргәзмәләре (1978―2022), 1969 елда күн мозаикасы техникасында башкарылган милли аяк киеме комплектлары коллекциясе өчен «Аяк киеме-69» халыкара күргәзмәсе дипломын ала, 1980 елда Германиянең Лейпциг шәһәрендә халыкара күргәзмә-ярминкәдә алтын медаль ала. 2002 елда ул Франциянең Дижон шәһәрендә Бөтендөнья күргәзмә-ярминкәсендә катнаша[6]
- 2007 елның 19 декабрендә «Хәзинә» милли сәнгать галереясында оештырылган күргәзмәсе авторның тууына 80 ел тулуга багышлана һәм аның иҗатының төп казанышларын чагылдыра[7].
- 2012 елның 20 декабрендә «Хәзинә» галереясында «Софья Кузьминыхның 85 яшенә» юбилей күргәзмәсе ачыла.
- 2018 елның 17 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында рәссамның тууына 90 ел тулуга багышланган декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре күргәзмәсе ачыла [8] [9].
- 2022 елда «Хәзинә» галереясында «Рәссамның 95 еллыгына» (рус. «К 95-летию художника») күргәзмәсе эшли[10].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1980),
- Татарстан Республикасының Халык рәссамы (1998),
- Россиянең атказанган рәссамы,
- ТР Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге премиясе (2001) ― «Алтын гасыр» комплекты өчен (итекләр һәм сумкалар)[3]
- Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2003) ― Г. Тукай истәлегенә багышланган, күн мозаикасы техникасында башкарылган әсәрләр циклы өчен[11]
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ире табиб Юрий Михайлович. Бер елдан аерылышканнар[4]. Кызы Светлана Гарбузова, рәсссам, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Тысяча и одна голубая шаль. «Республика Татарстан»
- ↑ София Даниловна Кузьминых. Артхив
- ↑ 3,0 3,1 Зиля Валеева: «Софья Кузьминых – замечательный мастер декоративно-прикладного искусства». Татар-информ, 19.12.2007(рус.)
- ↑ 4,0 4,1 Светлвна Бессчетнова. Тысяча и одна шаль. 1000kzn.ru(рус.)
- ↑ История техникума. 2021 елның 12 сентябрь көнендә архивланган. Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Казанский техникум народных художественных промыслов»(рус.)
- ↑ Татарские мотивы. e-Kazan.ru,8.12.2012(рус.)
- ↑ С. Д. Кузьминых. Казанский Кремль и Казань(рус.)
- ↑ Юбилейная выставка Софьи Кузьминых. Государственный музей изобразительных искусств РТ(рус.)
- ↑ Анна Тарлецкая. В Казани открылась выставка к 90-летию Софьи Кузьминых. Татар-информ, 18.01.2018(рус.)
- ↑ Выставка Софии Даниловны Кузьминых «К 95-летию художника». culture.ru(рус.)
- ↑ 2013 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен бирү турында (PDF), archived from the original (PDF) on 2016-03-13, retrieved 2020-05-04
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- София Даниловна Кузьминых. Артхив(рус.)
- Светлана Бессчетнова. Тысяча и одна шаль. 1000kzn.ru(рус.)
- Выставка Софьи Кузьминых открылась в национальной художественной галерее «Хазинэ». YouTube, 2:54
2010 — 2020 елларда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары |
|
---|---|
2011 ел | |
2012 ел |
Кол Шәриф мәчете архитекторлары: Зөфәр Галиуллин • Андрей Головин • Альбина Даишева • Рөстәм Зәбиров • Зөфәр Садыйков • Айвар Саттаров • Искәндәр Сәйфуллин • Сергей Шәкүров |
2013 ел | |
2014 ел | |
2015 ел | |
2016 ел | |
2017 ел | |
2018 ел | |
2019 ел | |
2020 ел |
Лирон Хәмидуллин • Денис Осокин • Идрис Газиев • Иҗади төркем (Гөлнара Гатина • Юрий Александров • Виктор Герасименко • Ренат Салаватов) |
1950 – 1960 | 1970 – 1980 | 1990 – 2000 | 2010-еллар |
- 19 декабрь көнне туганнар
- 1927 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Казанда туганнар
- Тукай премиясе лауреатлары
- Мәскәү дәүләт текстиль университетын тәмамлаучылар
- Татарстан рәссамнары
- Татарстанның халык рәссамнары
- РФ атказанган рәссамнары
- ТАССР атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Бакый Урманче премиясе лауреатлары
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр