Социалистик урамы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Социалистик урамы (Казан) latin yazuında])
Социалистик урамы
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Озынлык 741 метр
Почта индексы 420036
Карта
 Социалистик урамы Викиҗыентыкта

Социалистик урамы — Казанның Авиатөзелеш (элекке Ленин) районындагы Соцшәһәр микрорайонындагы урам.

Көнчыгыштан көнбатышка таба Индустриаль урамына янәшә Копылов урамыннан алып Челюскин урамына кадәр бара, Тар урамыннан алып яңадан торгызыла һәм Челюскин һәм Станиславский урамнары кисешкән урында тәмамлана.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урамның барлыкка килүе 1930 елларда авиация комбинаты төзелеше белән бәйле рәвештә барлыкка килгән «Орджоникидзе бистәсе» һәм аның янәшәсендә урнашкан «Грабарский бистәсе» үсеше белән бәйле.

Социалистик урамда 1930 еллар азагы — 1950 еллар башында төзелгән тарихи төзелешләрнең күп өлеше сакланып кала.

Заманча[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урамның гомуми озынлыгы 741 метр тәшкил итә[1].

Социалистик урамында түбәндәге номерлы йортлар бар: 2 (1946 елда төзелгән)[2], 2А, 3 (1951 елда төзелгән)[3], 4, 5 (1939 елда төзелгән)[4], 6, 7 (1949 елда төзелгән)[5], 8, 9 (1948 елда төзелгән)[6], 11/14 (1950 елда төзелгән)[7], 12/16, 16, 18 һәм 20[1].

Социалистик урамның Копылов урамы белән бер өлеше янында 2013 елда ачылган «Авиатөзелеш» метро станциясеннән чыгу юллары урнашкан.

Истәлекле урыннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2782 нче эвакуация госпитале (филиалы)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның июлендә Казанда 2782 нче эвакуация госпитале төзелә, ул Соцшәһәрнең ике адресы буенча урнашкан: 100 нче номерлы мәктәп бинасында (Социалистик ур., 5) һәм 37 нче номерлы мәктәп бинасында (хәзерге вакытта 36 нчы Гимназия — Лядов ур., 7). Госпитальнең 100 нче номерлы мәктәп бинасы 1941 елның 18 августыннан 1944 елның 30 гыйнварына кадәр эшли (начальниклар: И. Я. Тарнопольский — 1942 елның 27 апреленә кадәр, 2 хәрби табиб ранг Р. К. Әхмәдуллина — 1942 елның 27 апреленнән 1943 елның 19 августына кадәр, медицина хезмәте капитаны Е. Ф. Хорошева 1943 елның 19 августыннан 1945 елның 31 декабренә кадәр)[8]

Госпиталь расположен в Соцгороде Ленинского района в пос. им. С. Орджоникидзе в б. школах № 100 и № 37 в непосредственной близости к оборонным заводам. От города Казани госпиталь находится в 12 километрах, от ближайшей трамвайной остановки 0,5 километра... Основное здание госпиталя (школа № 100) 4-х этажное на 470 хирургических коек, пущено в эксплуатацию 18 августа 1941 года, филиал госпиталя расположен в 400 метрах в 2-х этажном здании на 280 коек, развернул свою работу 1 октября 1941 года».

— Филиал ЦАМО РФ (военно-медицинских документов, г. Санкт-Петербург). Ф. 1487. Оп. 10217. Д. 1. Л. 1; Оп. 15763. Д. 1. Л. 1.[9]

Объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Социалистик урамы, нигездә, торак йортлар белән төзелгән.

Социалистик һәм Челюскин урамнарының бер-берсенә тоташу тирәсендә Казан православие руханилары семинариясе комплексының бер өлеше урнашкан (Челюскин ур., 31А, 31А 1 корпус).

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Социалистик ур., 5 йорт адресы буенча (1939 елда архитектор Цыганков проекты буенча төзелгән)[4] урнашкан:

  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты (өстәмә корпус)[10];
  • 1991 елда гамәлгә куелган «Республика психологик-медицина-педагогик консультациясе»[11];
  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2014 елда гамәлгә куелган «Республика олимпиада үзәге»[12];
  • 2002 елда гамәлгә куелган «Уллыка алу, опека һәм попечительлек республика үзәге»[13].

Башта бинада 100 нче номерлы мәктәп урнашкан иде, 1941—1944 елларда — 2782 нче эвакуация госпитале (филиал), аннары — һөнәр училищесы, соңрак - Республика балалар һәм яшүсмерләр техник иҗаты һәм мәгълүмати технологияләр үзәге. 2010 елда бина реконструкцияләнде, шуның нәтиҗәсендә башлангыч архитектура элементларының күбесе юкка чыгарылды һәм тышлау астында калды[4].

39 нчы балалар китапханәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Социалистик ур., 3 йорт адресы буенча урнашкан торак йортта 39-нчы номерлы балалар китапханәсе (Казан Үзәк китапханәсе филиалы) урнашкан[14].

Дәвалау оешмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Социалистик, Дәвалау һәм Челюскин урамнары арасында Казан шәһәренең 12нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе (Дәвалау ур., 7) урнашкан[15].
  • Социалистик ур., 12/6 йорт адресы буенча «Санэта» стоматология клиникасы урнашкан[16].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Социалистическая улица в Казани
  2. Социалистическая улица, 2 в Казани
  3. Социалистическая улица, 3 в Казани
  4. 4,0 4,1 4,2 Здания эвакогоспиталей в Татарстане (1941 — 1945): Фотоальбом / Авторы-составители: Р. Р. Салахиев, М. Ю. Салахиева, А. А. Александров. — Казань: Издательство «Отечество», 2015. — С. 79. (PDF), archived from the original (PDF) on 2021-01-11, retrieved 2021-01-09 
  5. Социалистическая улица, 7 в Казани
  6. Социалистическая улица, 9 в Казани
  7. Социалистическая улица, 11 в Казани
  8. Здания эвакогоспиталей в Татарстане (1941 — 1945): Фотоальбом / Авторы-составители: Р. Р. Салахиев, М. Ю. Салахиева, А. А. Александров. — Казань: Издательство «Отечество», 2015. — С. 78 — 79. (PDF), archived from the original (PDF) on 2021-01-11, retrieved 2021-01-09 
  9. Здания эвакогоспиталей в Татарстане (1941 — 1945): Фотоальбом / Авторы-составители: Р. Р. Салахиев, М. Ю. Салахиева, А. А. Александров. — Казань: Издательство «Отечество», 2015. — С. 80. (PDF), archived from the original (PDF) on 2021-01-11, retrieved 2021-01-09 
  10. Основные сведения
  11. Государственное казенное учреждение «Республиканская психолого-медико-педагогическая консультация»(үле сылтама)
  12. Государственное автономное учреждение «Республиканский олимпиадный центр» Министерства образования и науки Республики Татарстан, archived from the original on 2016-06-30, retrieved 2021-01-09 
  13. Государственное казенное учреждение «Республиканский центр усыновления, опеки и попечительства», archived from the original on 2020-08-11, retrieved 2021-01-09 
  14. Филиал № 39, archived from the original on 2017-09-06, retrieved 2021-01-09 
  15. Городская клиническая больница № 12
  16. Контакты клиники «Санэта»